Мәскәүне яклаучыларга багышлап…

vM5h9hue39EYh9wqfIu0Zo1NKQ2b__5RDHMerB183ndedcyqnpgYVD53lc8ODuafARk-2BZAnxOM_RoGs4RS2lzM1941 елның 5 декабре — Мәскәү янындагы сугышта совет гаскәрләренең фашистларга каршы контрһөҗүм башлаган көн

Бу көн Россия хәрбиләре Даны көне буларак билгеләп үтелә. Кызыл армиячеләр, ополченецлар, партизаннар һәм подпольщикларның аяусыз батырлыгы нәтиҗәсендә дошман Мәскәү диварлары янына килеп җиткән җиреннән туктала һәм чигенергә мәҗбүр була. Шушы урында «Җиңелмәс вермахт» беренче тапкыр җиңелү әчесен татый. Читать полностью

«Самара энҗесе»

R0-f1mXq22g8 декабрьдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында беренче милләтара шәһәр бәйгесе финалы узды

Гаилә елына багышланган чараны Самара шәһәр округы администрациясе һәм өлкә «Халыклар дуслыгы йорты» ярдәмендә «Ак жол» казах милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы оештырды. 5 яшьтән 10 яшькәчә кызлар арасында узган бәйгедә рус, татар, әрмән, төрекмән, немец һәм казах милләтеннән булган 10 кыз катнашты. Татар халкы мәдәниятен “Яктылык” мәктәбе укучылары Сәгыйдә Мамышева (8 яшь), Әминә Гыйниятова (8 яшь) һәм Мөслимә Ибраева (9 яшь) тәкъдим иттеләр. Шулай ук конкурста гаилә әгъзаларының катнашуы да мәҗбүри шарт иде. Чөнки гаилә үрнәгендә милли гореф-гадәтләр тулырак ачыла. Читать полностью

Кечкенә өйнең олы тарихы

iEQwZ_JhbAwӘниебез Миннияз, әтиебез Ринад Мәхмүтшиннарга һәм әби-бабаларыбызга багышлана

Совет Нурлаты авылында яшәүче Миннияз Хәйрулла кызы Ильмухина белән Ринад Әхмәтҗан улы Мәхмүтшиннарның гаилә корып яши башлауларына быел 60 ел тулган булыр иде. Кызганыч, әтиебез гүр иясе булганга 24 ел вакыт узды инде, урыны җәннәттә булсын. Читать полностью

Газетабызны саклап кала алмасак, хур булмабызмы?

Аняс Мингали 7.12.2024 (24)Татар массакүләм мәгълүмат чараларының укучылар белән очрашуы узды

Чара 7 декабрьдә бик күркәм, җылы атмосферада үтте. Очрашуга Самарадан, өлкәбезнең татарлар күпләп яшәгән район үзәкләреннән мөхтәрәм кунаклар, өлкә һәм шәһәр татар милли оешмалары җитәкчеләре, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры һәм укытучылары, “Бердәмлек”нең штаттан тыш хәбәрчеләре, газета язмышына битараф булмаган укучылары килгән иде. Читать полностью

Гаилә – бәхет ачкычы

zMurf8UKB4s«Ялкынлы яшьлек» ансамбле яңа программа белән чыгыш ясады

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин Указы буенча 2024 ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Быел традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аеруча игътибар бирелә. Менә шәһәребезнең Рәшит Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле дә Гаилә елы кысаларында махсус программа әзерләгән. “Гаилә – бәхет ачкычы” дип аталган концерт 1 декабрьдә Мехзавод бистәсенең “Октябрь” мәдәният йортында узды. Читать полностью

Иман һәм мәрхәмәтлек символы

lmYrLMTopDEСамараның Җәмигъ мәчете чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтте

25 ел элек ул вакытта Европада иң зур булып саналган гыйбадәтханәбез дин тотучы бәндәләр һәм ислам мәдәнияте белән кызыксынучы кешеләр өчен үз ишекләрен ачты. Стара Загора урамындагы бу мәһабәт бина, Самараның архитектура күренешен тагын да ямьләндереп, инде күптән шәһәребездәге күренекле урыннарның берсенә әверелде. Ә иң мөһиме – ул вакытта, 1999 елның 28 ноябрендә, күп меңлек мөселман җәмәгате Аллаһы йортына ия булды, һәм бүгенге көндә Җәмигъ мәчете лаеклы рәвештә өлкә мөселманнарының төп рухи үзәге булып санала. Читать полностью

«Яктылык» мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасы узды

0lq6NRWT9tcКичә «Яктылык» мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан беренче тапкыр өлкә олимпиадасы узды. Самара өлкәсенең «Мәгариф усеше институты» өстәмә белем бирү үзәге инициативасы һәм шәһәр татар милли — мәдәни автономиясе ярдәме белән уткәрелгән чара бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Читать полностью

Каз каурые сибелгән инеш буе юлына…

БезымянныйЯкташларыбыз «Каурый төшә карларга» бөтенроссия каз өмәсе фестивалендә катнаштылар. Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы үткәргән чараның Мөслим районы җирлегендә узуы табигый. Чөнки Татарстанда дан тоткан заманча каз үрчетү оешмалары ил күләмендә Мөслим ягының бренды булып тора. Читать полностью

20 декабря заканчивается основная подписка на областную татарскую газету «Бердэмлек» («Единство»)

kWOW9kdqiC0 

Татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасының язма өлеше оффлайн рәвештә узачак!

d4l1gB0oLr0Берничә дистә елдан артык Самара өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы үткәрелә. 2020 елдан башлап, эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә бөтен дөньяда чара онлайн форматта уздырыла башлады. Читать полностью

Сикәлтәле гомер юллары

-4N6B4Eh12IБерәү аңламас розаларның хуш исен дә,
Икенчесе әче үләннән бал табар.
Кемгәдер тиеннәр бирсәң — гомере онытмас,
Кемдер, гомереңне бирсәң дә, җан атмас.

Нигәдер бу язмамны моннан мең ел элек яшәп иҗат иткән шагыйрь, шул гасырның хөрмәтле һәм дәрәҗәле, бөек галиме Гомәр Хәйямнең дүрт юллык шигыре белән башлап җибәрәсе килде. Уйлап-уйлап утырасың да исең китә — мең ел вакыт узса да, адәм баласы бер дә үзгәрмәгән икән. Аңлаган кеше генә аңлар моны. Читать полностью

Язгы гөлем син, Сәрвиназ! (Хикәя)

35f50d6b6af278ddfaa72ad1d0d148195нче бүлек

Ниндидер хәвеф-хәтәр булганын сизенеп, Сәрвиназ өйгә атылып керде һәм телсез калды. Идән уртасына куелган караватта аның бәгырь җимеше, бердәнбере, газиз йөрәк парәсе, дөньядагы иң кадерле юанычы – кызы Назирә үлеп ята иде… Читать полностью

Язгы гөлем син, Сәрвиназ! (Хикәя)

35f50d6b6af278ddfaa72ad1d0d148194нче бүлек

Кайнана тавышына бала куркып уянды да аңардан да зәһәррәк итеп елап җибәрде. Сәрвиназ, йөгереп килеп сабыен кулына алып, күкрәгенә кысты… Аның күзләреннән бертуктаусыз яшь акты. Ә Гайшә карчык дулады-дулады да, ишекләрне шартлатып ябып, чыгып китте.
Читать полностью