22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел тулып үтте. Бу уңайдан өлкәбез авыллары һәм шәһәрләрендә сугыш корбаннарына куелган һәйкәлләр янына чәчәкләр китерелде, төрледән-төрле кайгы һәм искә алу чаралары үткәрелде. Самараның Дан мәйданындагы мәңгелек утка һәм “Кайгылы Ватан-Ана” горельефына өлкә җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре веноклар һәм тере чәчәкләр куйдылар. Бу тантаналы чарада төрле милли иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә катнашты. Читать полностью
Яшьләр өчен “Melomania” конкурсы һәм футбол / В День Молодежи в Самаре в парке Гагарина пройдут праздничные мероприятия
Быелгы Россия Яшьләре көне 27 июньгә, сишәмбегә, туры килә. Шуңа күрә оештыручылар бәйрәмне якшәмбегә, 25 июньгә, күчерергә кирәк дип тапканнар. Бу көнне Самараның Гагарин паркында иртәнге сәгать уннан кичкә кадәр яшьләр өчен күпсанлы чаралар уздырылачак. Читать полностью
Дошман әсирлегендә дә кеше булып калган ул
…Камышлыда Сабан туен бәйрәм итәләр. Мәйдан иртәдән үк гөрләп тора. Барсы да шат, бәхетле бүген. Әле күптән түгел генә армиядә хезмәт итеп, туган авылына әйләнеп кайткан Әбделхакның шатлыгы эченә сыймый — дөнья шундый матур, шундый киң аңа… Тик кинәт кенә мәйдан тынып кала. Сугыш башлануы турында хәбәр килгән. Чарасызлыктан ирләр берни дәшми башларын аска иеп, тирән уйга чумган. Ә хатын-кызлар, сабый балалар кычкырып елашалар.
Шул ук көнне башкалар белән бергә Әбделхакка да сугышка барырга чакыру кәгазе килеп ирешә. Бу вакытта берәү дә сугышның кайчанга кадәр баруын белми әле. Читать полностью
Рамазан – сабырлык ае
Иман нурларына төреп,
Бар мөселман дөньясын,
Рамазан Шәриф — изге ай,
Килде җәеп колачын.
Коръән иңгән Кадер киче,
Бу ай шуңа хөрмәтле.
Үзенә якынайткан өчен,
Без Аллаһка рәхмәтле.
Читать полностью
Әбиләрнең кайсы хаклы
Кояшлы көннәрнең берсендә өйдә боегып утырасым килмичә, үз хутым белән генә бакчабызга киттем. Автобустан төшкәч, берникадәр араны җәяү үтәсе бар. Бәхетемә, юлдашлар очрады. Анна түтәй белән Екатерина әбекәй юл буена бакчаны пычкы чүбе белән мүлчәләргә ярыймы-юкмы дип, шул хакта бәхәсләшеп бардылар. Читать полностью
Надеждино авылы өстендә манара балкый
Мәчетебезнең 30 июньгә билгеләнгән 20 еллык юбилеен каршылап
Кошки районы Надеждино авылының тарихы әби-патша заманында башлана. Башта ул Александрталь дип атала. Екатерина II Идел буйларындагы буш уңдырышлы җирләрне Россиягә килеп эшләүче немецларга бүлеп бирә. Чит илдән килгән халык җир эшкәртү, мал-туар асрау һәм башка шундый эшләр белән шөгыльләнә башлый. Алар якын тирәдә яшәүче крестьяннарны да эшкә алалар. Араларында татарлар да күп була. Читать полностью
Бәлки соңгы сөюдер бу, соңгы ялкын…
Үткән гасырның алтмышынчы еллары башында Камышлы районының “Югары уңыш өчен” татар газетасында Минвәгыйз Зәйнетдинов исемле яшь хәбәрченең йөгерек каләме белән язылган мәкаләләре дөнья күрә башлый. Әле генә Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлап, юллама буенча Камышлы район газетасы редакциясенә эшкә килгән хыялый егет “Югары уңыш өчен” газетасы каршында шигърият түгәрәге дә ачып җибәрә һәм басмада җирле шагыйрьләрнең һәм үзенең иҗат җимешләрен бастырып чыгара. Читать полностью
Шигырьләр укыйсым килә
Тольяттига Башкортостаннан күчеп килгәнче, “Бердәмлек” татар газетасы турында белгәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Улым өйләнгәч, сезнең редакциядә эшләүче Гөлнур киленем миңа аны өемә яздыра башлады. Шуннан бирле “Бердәмлегем”не көтеп алып, аның һәр санын беренче битеннән башлап, ахырга кадәр укып барам. Читать полностью
Саулыгым – байлыгым
Июнь аеның өченче якшәмбесендә
Медицина хезмәткәре көне билгеләп
Саулыгым – байлыгым, дип юкка гына әйтми халык. Ялгыш бармагыңны киссәң дә, кечкенә генә яра күпме борчу тудыра. Ә инде эчке әгъзаларың авырта башласа, кәеф бөтенләй төшә. Сызланасың, сукранасың, тәмам йокыңны югалтасың… Шунда ук табибка йөгереп барырга да бит – шикләндерә. Ә менә күтәренке кәеф белән Медицина хезмәткәрләре көне белән котлау өчен хастаханәгә бару, киресенчә, бик тә шатлыклы гамәл. Бүгенге әңгәмәдәшем — өлкә кардиология үзәгенең 5нче бүлеге мөдире Алия Атлас кызы ТӨХБӘТОВА. Читать полностью
Бәйрәмгә килегез!
Кошки районының Надеждино авылы мәчете 30 июньдә 20 еллык юбилеен үткәрә! Тантана иртәнге сәгать 9да башлана. Авылдашларыбызны, күрше Булатовка, Иркен авылларында, читтә яшәүчеләрне бәйрәмгә чакырабыз! Читать полностью
Әгәр зур кайгы килсә…
Самара шәһәрендә мөселманнарны татар зиратында үзебезнең мөселман татар гадәтләре һәм йолалары, дин кануннары буенча күмү белән шөгыльләнүче оешма, предприятие, кеше бармы икән? Аларның исемен, телефоннарын беләсе иде. Читать полностью
Празднование Дня России в Самаре сплотило тысячи людей / Мин яратам сине, Россия!
12 июня в Самаре, в рамках Межрегионального фестиваля набережных «ВолгаФест», прошли праздничные мероприятия, приуроченные ко Дню России. В этом году местом организации торжества стала вторая очередь набережной. Масштабное мероприятие собрало более 180 тысяч человек, среди которых жители и гости Самары. Читать полностью
“Ак калфак” – осталар мәктәбе
Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы тирәсендә кызыксынучан, һәрберсе үзе сайлап алган өлкәдә талантлы хатын-кызлар эшли. Үзләре белгәнне башкаларга да бик теләп өйрәтәләр алар. Читать полностью