1999 — 2000 елларда туган яшүсмерләр арасында Владимир шәһәрендә Россия үзәк профсоюз оешмасы беренчелегенә грек-рим көрәше буенча ярышлар уздырылды.
Самара өлкәсеннән бу ярышка җыелма команда барган иде. Өлкә ярышларында җиңүләр яулап килүче “Яктылык” татар мәктәбе укучылары Камил Әхмәтвәлиев, Әбдекәрим Шералиев, Руслан Тарасов, Хусанбой Сайдракманов һәм Равил Шәмшетдинов та читтә калмаганнар, тренерлары Руслан Йосыпов җитәкчелегендә Владимирга юл тотканнар.
- Ел саен уздырыла торган бу ярышлар, һәрвакыттагыча, бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде, — дип сөйли Руслан Йосыпов. - Быел Владимирга Россиянең төрле регионнарыннан 400ләп көрәшче килгән иде. Шундый зур бәйгедә безнең “Яктылык” укучылары сынатмадылар. Иң җиңел 35 килограммлы үлчәүдә беренчелекне Камил Әхмәтвәлиев яулады, 58 килограммлы үлчәүдә Әбдекәрим Шералиев өченче урынга чыкты, ә иң авыр үлчәүдә чыгыш ясаган Руслан Тарасов бишенче урынны алды.
“Яктылык” көрәшчеләрен шушы зур җиңүләре белән котлап, тагын да зур үрләр яулауларын телибез.
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
Просмотров: 1725


