Казань входит в тройку самых популярных городов РФ для летних путешествий с детьми / Балалар белән җәйге сәяхәтләр өчен популяр шәһәрләр арасында Казан — өченче

f_21573675Казань занимает третье место по популярности поездок с детьми в летний сезон. Топ-10 городов России для летнего отдыха с детьми составляют Сочи, Санкт-Петербург, Казань, Москва, Анапа, Нижний Новгород, Севастополь, Геленджик, Ялта и Великий Новгород.

Такие популярные летние туристические направления для путешествий с детьми в этом году определил российский сервис оnline-бронирования отелей Oktogo.ru.

В Казань туристы с детьми бронируют летние поездки в среднем на 4 дня и потратят на проживание около 3,1 тыс. рублей в сутки.

* * *

Казан балалар белән җәйге сәяхәтләр өчен популяр шәһәрләр арасында өченче урынны били. Балалар белән сәяхәтләр өчен популяр җәйге туристлык юнәлешләре рейтингы Oktogo.ru. кунакханәләрне онлайн-броньлау сервисы мәгълүматлары буенча төзелгән.

Рейтинг 1 июньнән 31 августка кадәр балалар белән яшәү өчен кунакханәләрне броньлау мәгълүматларына нигезләнеп әзерләнгән.

Балалар белән җәйге ял өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре исемлегенә Сочи, Санкт-Петербург, Казан, Мәскәү, Анапа, Түбән Новгород, Севастополь, Геленджик, Ялта һәм Бөек Новгород кергән.

Туристлар балалар белән Казанга җәйгә сәяхәткә уртача 4 көнгә барырга җыена һәм яшәү өчен тәүлегенә 3,1 мең сум чамасы сарыф итәчәк.

Россиялеләр, балалар белән бергә ял итү өчен, Россия шәһәрләрендә һәм курортларда кунакхнәләрне 6 көнгә броньга калдыра һәм яшәү өчен 3,5 мең сум сарыф итәчәк, бу чит илдә ял итүдән 40 процентка арзанрак.

Туристлар балалар белән Сочига уртача 10 көнгә бара, ә Санкт-Петербургка – 5 көнгә. Сочида кунакханәдә яшәү өчен тәүлегенә 3 мең сум сарыф ителәчәк, ә Санкт-Петербургта – 3,8 мең сум.

Просмотров: 1130

Комментирование запрещено