23 октября в столице Татарстана у Казанского Кремля состоялось официальное открытие велосипедного маршрута «Удивительная Казань». В церемонии приняли участие Президент Татарстана Рустам Минниханов, министр культуры РФ Владимир Мединский, Премьер-министр РТ Ильдар Халиков, а также многочисленные представители городских велоклубов.
Данный проект был реализован благодаря денежному гранту, предоставленному Министерством культуры России в рамках Всероссийского конкурса проектов по организации культурно-познавательных пешеходных и велосипедных маршрутов.
Искәртеп узабыз: «Гаҗәеп Казан» велосипед маршруты РФ Мәдәният министрлыгының велосипедлы һәм җәяүле маршрутлар оештыру буенча Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Әлеге проектны тормышка ашыруга федераль бюджеттан 15 млн сум күләмендә грант бүлеп бирелде. Конкурска федерациянең 65 субъектыннан 178 проект тәкъдим ителгән. «Гаҗәеп Казан» шәһәр маршруты Карелия, Адыгия республикалары, Кырым, Калуга һәм Кемерово өлкәләре проектлары белән беррәттән, алты җиңүченең берсе булды.
Евгения Лодвигова сүзләренчә, грант кысаларында бүленгән акчалар август аенда килә башлаган. «Ике айдан кимрәк вакыт эчендә без грантка бирелгән «Гаҗәеп Казан» төп веломаршрутының кече боҗрасын тормышка ашырдык. Әлеге маршрутны без велосипед юллары һәм микроскверлар белән тулыландырачакбыз. Маршрутның гомуми озынлыгы 28 чакрым тәшкил итәчәк», — дип билгеләп үтте.
Е.Лодвигова шулай ук грант бүленгән вакытта төп таләпләр арасында маршрутның боҗра рәвешендә булуы, шәһәрнең тарихи объектлары, шәһәр парклары аша узарга тиешлегенә игътибарны юнәлтте. Казан башлыгы урынбасары тулы экскурсиянең toptriptip кушымтасына кертелүен дә әйтте. «Кушымта аша аудиогидны өч телдә тыңларга мөмкин», — дип билгеләп үтте ул.
Кече веломаршрут буенча шәһәрнең Казан Кремленең Спас манарасы, ТР Милли музее, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, Казан ратушасы, «Казан» милли-мәдәни үзәге белән танышып була.
Велосипед юлларының билгеләре пластиктан эшләнгән.
«РФ Транспорт министрлыгы велоюллар буенча стандартлар эшләде. Безнең маршрут әлеге яңа стандартларга туры килә. Без аларны үзләрендә эшләгән Мәскәү белгечләрен чакырдык. Велоюлның билгеле киңлеге бар, билгеләр урнаштырылган, туристик карталарга әлеге маршрут кертелгән инде», — дип өстәде Е.Лодвигова.
«Бүген без илдәге җәяүле һәм велотуризмны тарихи истәлекле урыннар белән бергә үстерү яңа программа буенча беренче велосипед-җәяүле мәдәни маршрутны ачабыз», — дип билгеләп үтте үз чиратында Россия мәдәният министры Владимир Мединский. Аның сүзләренчә, велосипедта йөрү спорт яки уңайлы хәрәкәт итү алымы гына булырга тиеш түгел, велосипед һәм җәяүлеләр маршрутлары тарихи һәйкәлләр белән янәшә узарга тиеш.
«Бөтенроссия конкурсында беренчеләрдән булып җиңгән Казан башкарган эшләр үрнәк булырлык», — дип ассызыклады ул. «Хәзер без әлеге маршрутның беренче өлешен ачабыз. Аның буенча сәяхәт кешене сәламәт итәр һәм аны мәдәни яктан да баетыр», — диде федераль министр. «Казан һәм конкурсның беренче алты җиңүчесе тәҗрибәсе бөтен илгә таралыр дип өметләнәм», — дип өстәде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада күптәннән веломаршрутлардан файдалану мәсьәләсе хакында фикер алышулар булган, әмма акча җитмәгән. «Бүген бу тормышка ашты, Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә, — диде ул. — Бу Казан гына түгел - бездә башка зур проектлар да күп: Болгар, Зөя, кичә Чистайда булдык».
«Без шәхси үрнәгебез белән шәһәрдә ничек йөрергә кирәген күрсәтербез дип өметләнәм», — дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Просмотров: 1782