Габдулла хәзрәт советка сайланды

555 051Башкалабыз Казанда Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы җыелышы узды. Анда Рәсәй киңлекләрендә сибелеп яшәгән татарларның тарихын ачыклау турындагы мәсьәләләр каралды. Конгресс эшчәнлегендә Самар өлкәсеннән килгән вәкилләр дә катнаштылар.

Аллаһыга шөкер, хәзер асыл тарихыбызны торгызу өчен төрле юллар ачыла бара. Менә бу конгресс утырышы да төбәкләр тарихын өйрәнүчеләрнең җанлы бер киңәшмәсе рәвешендә узды.

Татар тарихы – бай һәм тирән. Ул — чиксез диңгездәй. Аны күпме күбрәк белсәң, шулкадәр сораулар арта. Ул төпкә, тирәнгә тарта бара.

Үз тарихыңны өйрәнү, аны белергә теләү – ватанпәрвәрлек билгесе. Ә ватанны сөю – ул Иманның нигезе диелгән хәдисләрдә.

Конгресс эшчәнлегендә Самар өлкәсеннән килгән вәкилләр дә катнаштылар. Шуларның берсе — Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримов чыгыш ясады. Ул үз төбәге тарихы турындагы мәгьлүматларны халыкка җиткерде. Утырышта аңа мактау кәгазе тапшырылды.

Төбәкләр тарихын өйрәнү буенча 26 кешедән торган совет оештырылды. Габдулла хәзрәт шуның әгъзасы итеп сайланды. Конгресс эшчәнлеге конструктив һәм оешкан төстә барды. Ул милли җанланыш һәм рухи үсешкә омтылу рәвешендә узды. Күп кенә кыйммәтле фикерләр әйтелде, изге максатлар куелды.

Конгресста төбәкләр тарихын өйрәнү юллары һәм бу хакта китаплар язу турында төрле фикерләр әйтелде. Бу хәрәкәтнең киң җәелеш алачагы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан моңа зур игътибар биреләчәге турында билгеле булды.

Анда татарлар күмәк яшәгән төбәкләр тарихы турындагы 500ләп китап тупланган күргәзмә дә оештырылган иде.

Тән саулыгы һәм тотрыклылыгы аның умыртка баганасы ныклыгына бәйләнгән. Милләтнең чынбарлык тарихы да аның умыртка сөягенә тиң бит!

Милләтне саклау һәм тарихыбызны ачыклау өлкәсендә Самар татар җәмгыятендә дә зур эшләр башкарыла. Гомәр Батыршин һәм Илйас Шәкүров кебек милләтпәрвәрләрнең хезмәтләрен генә алсаң да, алар төбәгебез тарихына алтын хәрефләр белән язарлык.

Тик ул төрлечә бозылган, изелгән, тапталган. Аны ныгытып аклау, ачыклау өчен галимнәргә дә бик зур хезмәт куярга кирәк шул әле.

Татар тарихының затлы һәм шактый өйрәнелгән бер тармагы – ул булгар тарихы. Аны әле тагын да үстерүгә күп көч куела. Булгар тарихы аркылы татар милләте үзенең затлылыгын бөтен дөньяга танытты. Бу турыда “Булгарская цивилизация на Волге» исемле китапта тәфсилләп язылды.

Бу китапта моңа кадәр билгеле булмаган кыйммәтле хәбәрләр дә бар. Алар әлегәчә кулланырга киңәш ителмәгән чыганактан – Алтын Урда чорындагы тарих галиме Имам Бахши язмаларыннан алынды.

“Булгарская цивилизация на Волге» китабының басылуы Ширяево авылы янында Булгар иле чиген хәтерләткән һәйкәл куюга юл ачты. Шулай ук Самар төбәгендәге урыс галимнәренең: “Татарларның булгарларга катнашы юк”, — дигән “фәнни” бәхәскә нокта куйды.

Хуш, инде татарлар арасында да бу китапны һәм шулай ук булгар бабаларыбыз истәлегенә багышланган зур-зур чараларны татарларга каршы булган, зыянлы хәрәкәт, дип раслучылар табылды.

Ни хәл итәсең, менә бу да — татарларның тарихтан гыйбрәт ала белмәвенең ачык бер күрсәткече бит.

Татарларның дәһшәтле империяләрен, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы кебек дәүләтләрен югалтулары да бары тик үзара аңлашучанлык, татулык булмавының нәтиҗәсе бит.

Казан ханлыгын кире кайтару хәрәкәтенең иң соңгы мизгелендә Алдар һәм Күчем тарханнарның Казан шәһәре бусагасында хан тәхете өчен үзара сугыш башлавы үзе генә дә ни тора!

Татар тарихында гыйбрәтле хәлләр күп. Алар арасында яхшысы да, үкенечлесе дә җитәрлек. Аңа кагылышлы бер риваять тә бар.

Сәмруг (феникс) кошы бик тырышып үзенә торак кора. Аны бизәр өчен матур асылташ урнаштыра. Тик ул кайвакыт ялкын чәчеп яна башлый. Янгын чыгып, Сәмруг кошының өе яна һәм үзе дә, янып, көлгә әйләнә. Ә асылташка зыян тими. Сәмруг көл хәленнән яңадан ярала, тереләнә. Тагын өй кора һәм асылташны урнаштыра. Тагын яна. Бу гел шулай кабатланып тора. Монда татар язмышына кагылышлы охшашлык бар түгелме соң?!

Ә булгар тарихын зурлау һәм үстерү – ул әле затлы татар тарихын ныгытып ачыклауның башы гына. Кыйммәтле мәгълүматларның күбесе хәзергәчә төрле илләрдә сакланалар һәм үзләрен ачыклауны көтеп яталар.

Татарстан дәүләтенең милләтебез тарихын ныклап өйрәнүгә юнәлгән омтылышы – шатлыклы күренеш. Тик бу -бик авыр һәм катлаулы мәсьәлә. Әлбәттә, бу эштә галимнәр һәм халык бергәләп эшкә алынганда гына, әлегеюнәлештә уңышларга ирешеп булачак.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында мондый эш инде берничә ел элек башланды, һәм ул тәмамланып килә. Бу эшнең максаты – туган ягыбызның тарихын ачыклау һәм саклап калу.

Авылның үз тарихы турында гына язылса, ул китап тар даирәле һәм ярлы булыр иде. Ул бит киң һәм серле татар тарихының бары тик кечкенә бер күзәнәге генә.

Туган төбәк тарихын тирәнрәк, үтемлерәк итеп тасвирлау өчен милләтебез тарихына кагылышлы күп кенә чыганакларга да кагылырга туры килде. Ул ил һәм милләт тарихына нигезләнеп язылды. Бу мәшәкатьне мин үз өстемә алдым.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам».

КОНТЕКСТ:

Туган авылың тарихын беләсеңме?

* * *

Татар тарихчылары Мәскәү сүзенә каршы торырлык оешмага берләшмәкче

Просмотров: 1938

Один комментарий

  1. СубханАллаh!