Хәзерге заман алгарышлары Шенталы районы үзәгендәге мәчет тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Миңа мәхәлләдә унбиш ел имам булып эшләүче Габделхак хәзрәт Харисов һәм бирегә гамәл кылырга йөрүче абыстайлар Әлфия Суфиянова һәм Нәсимә Сафина белән сөйләшеп алырга туры килде.
Беренче соравымны Габделхак хәзрәткә бирәм.
- Хәзрәт, шушы мәчетнең тарихы, үзегезнең ничек мулла булып китүегез турында сөйләп үтмәссезме икән?
- 1989 елда мәчетебезгә беренче нигез ташы салынган вакыт минем Үзбәкстаннан күчеп кайткан чакка туры килде. Мәчет төзелеп бетеп, аның манарасыннан яңгыраган моңлы азан тавышы мине бирегә алып килде дә инде. Шул көннән намаз укырга йөри башладым, — дип сөйләп китте ул. — Аннан мине ревизия комиссиясе рәисе, соңрак мулла итеп сайлап куйдылар.
Дистә елдан артык вакыт узгач, мәчетебезгә ремонт кирәк булды. Без мәхәллә рәисе Әгътәс Төхвәтуллин (хәзер мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын) белән район администрациясенә ярдәм сорап барырга булдык. Аллаһының рәхмәте, җитәкчеләр булышлыгы белән 2003 елда мәчетебезгә капиталь ремонт ясалып, өр-яңа манара күтәрелеп, янкорма өстәлде. Анда ислам нигезләрен өйрәнү өчен мәдрәсә бинасы һәм җылы тәһарәтнамә булдырылды.
Мәдрәсәдә укыту эшен Сафиулла Гарифуллин белән Сания Мөрсәлимова башлаган булсалар, хәзерге вакытта Әнвәр Суфиянов дәвам итә. Анда Шенталыдан гына түгел, күрше Исаклыдан килеп укучылар да бар. Дөрес, күпчелеге хатын-кызлар, ә менә ирләр азрак шул әле. Балаларны да бу эшкә җәлеп итүе кыен.
- Хәзрәт, сездән соң Шенталыда ислам динен дәвам итәрдәй кешеләр булырмы икән соң?
- Аллаһыга мең шөкер, дәвамчыларыбыз бар безнең. Бүгенге көндә Минсабир Хөснетдинов — минем ярдәмчем, Шәүкәт Фәйзуллин хисапчы булып эшли. Соңгысы читтән торып Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала. Әсгать Гәрәев мөәзин вазифасын башкара. Ә Гомәр Гарифуллинны мәхәллә рәисе итеп сайлап куйдык.
Гает көннәрендә читтә яшәүче авылдашларыбыз да кайта. Алар мәчетебездә намаз укыйлар, зиратка барып, якыннары, әти-әниләре рухына догалар кылып, тиешле гамәлләрен үтәп китәләр. Бу көннәрдә мәчетебез тулы була.
- Соңгы елда мәхәлләдә нинди эшләр алып барыла? — дип кызыксынам Нәфисә ханым Сафинадан.
- Үткән елдан бирле биредә Коръән, ифтар, Мәүлет мәҗлесләре үткәрелә. Бу бигрәк тә авыру, ялгыз, шушы хәерле гамәлләрне өйләрендә үткәрә алмаучы өлкәннәр өчен бик кулай.
Бу уңайдан: “Хатын-кызларга мәчеткә килеп гамәл кылырга, дини мәҗлесләр үткәрергә ярыймы?” - дигән сорау да туа. Моңа җавапны мөфти Талип хәзрәт Ярулинның үзеннән алдык.
- Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в) яшәгән чорда ук хатын-кызлар мәчеткә намаз укырга йөргәннәр. Тик ирләр белән ике арада чаршау эленгән булырга тиеш. Ә мәҗлес үткәрүгә килгәндә, аларны үз нигезеңдә үткәрү яхшы булса да, мәчеттә үткәрү дә саваплы, изге эшләрдән санала, — диде ул. — Беренчеләрдән булып мәчеттә мәҗлес үткәрүне мин башлап җибәргән булсам, хәзер андыйлар шактый күп инде.
- Мәчет бинасын юу, пакьләү эшләрен кем эшли? - дигән сорауга Әлфия ханым Суфиянова:
- Әлхәмдүлилләһи шөкер, авылыбызда бик эшчән, уңган хатын-кызларыбыз күп. Алар ярдәме белән мәчетебездә чисталык хөкем сөрә. Бинаның тузаннарын даими сөртеп, тәрәзә пәрдәләрен юып, идәнгә җәелгән паласларны тузаннан арындырып торабыз. Күптән түгел генә Мәрьям ханым Латыйпова җитәкчелегендә хатын-кызларыбыз мәчетнең манарасын да юдылар. Мәчет йортында аллы-гөлле чәчәкләр дә үстерәбез, — дип җавап бирде.
Әңгәмәдәш — Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1676