Наилә ХӨСӘЕНОВА: «Никахсыз гаилә кору — билгесезлеккә юл төзү»

1Аллаһу Хак Сөбхәнә вә Тәгаләнең олуг нигъмәте Коръән-Кәримдә һәм Шәригать кануннарында ир белән хатын арасындагы бурычларның, мөнәсәбәтләрнең асыл нигезе
булып никах тора.

Никах – ул мөселман булган ир һәм хатын-кызның бер-берләренә мәхәббәт белән килешү нигезендә өйләнешү йоласы. «Аллаһы кушканча яшәрбез», – дип, бөтен кешелек алдында вәгъдә бирүләре.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салааллаһу галәйһи-вәссәләм: «Никах – минем сөннәтемдер. Сөннәтемнән баш тартучы – минем өммәтемнән түгел», – диде.

Ислам дине никахны кешенең хис-тойгыларын канәгатьләндереп, тынычлыкка ирешүнең иң яхшы һәм иң табигый чарасы. Никах кешегә гөнаһсыз тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Никах – нәсел калдыру, ыруны үстерү өчен иң яхшы чара.

Никахта җаваплылык тойгысы һәм балаларны тәрбия итү кирәклеге кешене хезмәт итәргә, үз бурычын үтәргә этәрә.

Никах гаилә тормышын җайга сала һәм бәхетле, бар яктан да камил булган җәмгыятьне тудыра.

Никах кыз белән егетне, ир белән хатынны зинадан, хәрәмнән саклый һәм шулай ук өсләренә зур бурычлар да йөкли. Шуңа күрә сөннәтнең иң авыры булып никах санала.

Никах вакытында кыз: «Риза булып бардым», егет: «Риза булып алдым» диюләре белән «Әтиәниләребезне, догаларын алырлык итеп, карарбыз, балаларыбызны, Аллаһ риза булырлык итеп, тәрбияләрбез, бер-беребезнең хакын хаклап, матур мөгамәләдә тормыш итәрбез», – дип үз өсләренә җаваплылык алалар.

Әгәр алар бу бурычларны үтәргә әзер түгел икән, бу төпле, нигезле, бәхетле гаилә була алмый. Гаиләнең яхшы нигезгә корылганы гына уңышлы була.

Гомеребез юкка үтмәде диясебез килсә, әхлаклы, Аллаһы каршында, әти-әни каршында, Ватан алдында бурычларын аңлаган балалар тәрбияләргә һәм тормыш дилбегәсен аларга ышанып тапшырырга тиеш булабыз.

Никахта туган бала гына ана карынында ук инде тулы хокуклы, бәхетле, көтеп алынганлыгын тоячак. Тугач та, аның янында әти-әнисе, әби-бабаларының, туганнарының җылылыгы булачак.

Бу, әлбәттә, киләчәктә аның холкында чагылыш тапмый калмаячак.

Әгәр дә парлы кешеләр никахсыз яшәп, никахсыз гына ана карынына орлык төшсә, андый бала ана карынында ук үзен гаепле, кимсетелгән, рәнҗетелгән итеп сизәчәк һәм үпкә хисе белән дөньяга киләчәк.

Үзенең ыруын, кавем-кабиләсен, гаилә тарихын белмәгән балага җәмгыятьтә дә үз урынын табу кыен булачак. Аның «әтисез» булып дөньяга килүе балалар туу йортыннан чыкканда ук аның язмышына тап төшерә һәм гомер юлында да аңардан бер калышмый атлый.

Нигә соң мин бу язмамны җентекләп никахны зурлаудан башладым? Әлбәттә, юкка гына түгел. Хәзер күп кешеләрне бер сорау борчый: «Никахсыз, ирекле гаилә кору гөнаһмы?»

Әйе, ул безнең Ислам динендә дә, башка диннәрдә дә катгый тыелган һәм зур гөнаһлардан санала. Никахсыз яшәгән кешеләр – зина кылып яшәгән кешеләр. Аларга Аллаһы Тәгаләнең дә, гомер-гомердән кешеләрнең дә рәхимлеге булмаган. Уйлап кына карарга кирәк, андый очракта син
бит үз-үзеңне алдап, күрергә тиеш әйберләрне күрмичә, күз йомып яшисең. Үз балаңның, үзеңнең киләчәгеңне беркайчан да төгәл итеп белмәячәксең.

Сезнең яныгызда очраклы, үзен сезнең белән ни дә бәйләмәгән ир заты. Бүген – ул сезнең белән, ә иртәгә китүе дә мөмкин. Балаң атасыз, әби-бабасыз, ә үзең ирсез – таянычсыз калуың ихтимал.
Югыйсә, ишетеп, күреп торабыз: озын гомерле булып чыкмый ул ирекле гаилә кору. Бу гаилә дә вакытлыча, хатын да, ир дә вакытлыча. Шулай ук хатын-кыз үзенең горурлыгы турында да онытмасын иде. Сине хөрмәт итеп, әти-әнисе белән таныштырып, никах укытмаган ирдән бала табу ул үзе хатын-кызның җилбәзәк булуын, дөньяга җиңел карашын исбатлый. Аллаһы каршында,
җәмгыять каршында сиңа нидә ышандырмаган ир кешедән алда син нинди җаваплылык көтәсең?!

Хәзер инде кешеләрнең хайваннардан ни белән аерылып торганнарын искә алыйк. Адәм балалары
үз парларын табып, бер-берсен сөешеп, аңлашып, күпмедер вакыт үткәч кенә, Аллаһы һәм кешеләр каршында дини кануннар буенча никах укытып, бергә булалар. Ә хайваннар инде үзләренең нәселләрен арттырыр өчен генә кушылалар һәм озакламый бер-берсен калдырып, китеп баралар. Аларны ни дә бәйләми. Адәм балалары хайван түгел. Аз гына булса да, уйланырга кирәк. Ә инде ирекле гаиләдә туган баланы әйтеп үткән хәлләрдән башка, үзенең туган кардәшләрен белмичә үсүе дә куркыныч. Шуңа күрә, күп еллар узып, аның үзенең туганнары белән гаилә коруы да ихтимал. Бу хәл дини яктан да, медицина ягыннан да рөхсәт ителми. Күп вакытта «ирекле» гаилә коручы кешеләр берничә тапкыр шундый мөнәсәбәтләргә керәләр. Ә күбесе андый хәлнең ахырын аңламый да, уйламый да.

Вакыт үтеп, чын гаилә коргач кына, балаларының әтисе яки әнисенә охшамаганлыгын, яисә элек нәселдә булмаган авыру балалар тууына гаҗәпләнәләр. Бу бит – инде күптән белгечләр тарафыннан исбатланган хәл. Ана кешенең ДНКсында мәңгелеккә беренче җенси мөнәсәбәттә булган ир кешенең билгеләре кала. Шуңа күрә дөньяга килгән бала үз атасына охшамаска мөмкин, ә, бәлки, әнисенең беренче җенси иптәшенә охшый.

Коточкыч хәл. Юкка гына безнең әби-бабайлар үзләренең ыруларын андый хәлләрдән саклау өчен булачак киленнең гыйффәтле кыз (девственница) булуына зур әһәмият биргәннәр. Шулай ук аның кабиләсен тикшереп, онык-оныкчыларының исәнлекләренә зур игътибар белән караганнар. Башкача булырга да тиеш түгел. Алар бит – нәселне дәвам итүчеләр.

Әлеге дөньяда нигә бу кирәкле, җәүһәр Шәригать кануннары онытылып бара? Кем моңа гаепле? Без: «Дөнья шундый», – диябез. Юк, дөньяның гаебе биредә аздыр. Монда үзебезнең гаебебезне танырга кирәк. Үз чорында, вакыт кысан дип, балага тиешле тәрбия бирмәгәч, ул нинди булып үсәргә тиеш соң?! Аның каршында үрнәккә Ислам динендә яшәүче әти-әнисе, әби-бабасы булып, ул аларның нәсыйхәтләрен ишетеп үссә, андый ырусыз, әхлаки яктан зәгыйфь балалар, әлбәттә, әзрәк булыр иде.

Ә инде бәбиләр йортында калдырып киткән сабыйларны, ятимнәр йортында үскән бәләкәчләрне, әллә нинди хәлдә калган урамнарда калган яшүсмерләрнең, алкоголик-наркоманнарның да язмышлары шул ук ирекле сөюдән юл алмыймы? Монысы да мөһим – ата-аналар үз балаларына үрнәк булырлык гомер кичермәсәләр, ничек аларны матур гаилә корып, Ислам кануннары буенча яшәргә өнди алырлар икән? Юк, әлбәттә. Күп вакытта бала гаиләсендә күргән сыйфатларны үз итеп яши бит. Шулай итеп, никахка салкын карау, никахсыз яшәү – ул киләчәк буын алдында җинаятькә тиң. Кем бүген ирекле мәхәббәт турында сүз алып бара, гаиләнең, никахның әһәмиятен киметергә тырыша, ул кеше – милләтнең киләчәгенә балта чабучы.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

«Самар татарлары» журналы, №3 (12). Июнь-сентябрь, 2015 ел.

Просмотров: 1673

Комментирование запрещено