.TATAR доменын алучылар бер меңнән артып киткән / За 2015 год в домене .tatar зарегистрировано 1,1 тыс. доменных имен

0_14e008_37a904d8_orig.TATAR доменындагы сайт аның хуҗасы өчен йә милли үзбилгеләнү мөмкинлеге йә географик күрсәткеч була ала.

2015 ел нәтиҗәләренә күрә .TATAR доменын алучылар 1176кә җиткән. Бу хакта «БИЗНЕС Online» хәбәр итә. Аеруча домен исемен 2015 елның март-апрель айларында күп алганнар.

Билгеле булганча, активистлар дистә еллар буена күргән тырышлыклардан соң, ниһаять 2012 елда хакимияттә .TATAR доменын булдыру нияте барлыкка килә. Йөкләмәне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бирә. Бу эш белән шөгыльләнү өчен республикада “Татарстан Республикасы төбәк домены координацион үзәге” булдырыла. Үзәк 2012 елның 12 январендә интернетта исем һәм адресларны теркәүче ICANN (Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) халыкара оешмасына гариза бирә. 2013 елның 21 июнендә ICANN Татарстан гаризасына уңай җавап бирә.

Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов элек әйткәнчә, .TATAR доменнарын теркәү мөмкинлеген булдыру якынча 185 мең долларга төшкән. Ләкин бу доменда сайтлар теркәргә теләүчеләр күп булса, аның кереме дә булачак.

* * *

По итогам 2015 года в домене .tatar зарегистрировано 1176 доменных имен. Всего за год домен .tatar вырос на 1075 доменных имен. Такие данные предоставили газете «БИЗНЕС Online» по запросу в министерстве информатизации и связи РТ. Основная масса доменных имен была зарегистрирована в марте и апреле 2015 года.

Открытая регистрация в домене .tatar стартовала 23 марта 2015 года. В первый день было зарегистрировано 290 доменов и уже 22 мая 2015 года домен .tatar преодолел рубеж в 1 тыс. доменов.

Напомним, идея создания домена верхнего уровня принадлежит властям Татарстана — в 2012 году по поручению президента республики Рустама Минниханова был создан координационный центр, который выступил заявителем на получение домена .tatar. Заявка была подана 12 января 2012 года, а в июне следующего года успешно прошла рассмотрение: координационный центр получил право на заключение соглашения с корпорацией ICANN на администрирование домена верхнего уровня. Техническим оператором реестра, отвечающим за комплексное обслуживание инфраструктуры домена .tatar, назначено ЗАО «Технический центр «Интернет».

«БИЗНЕС Online»

Просмотров: 1315

Комментирование запрещено