Миңнетаһир БАЙБЕКОВ: «Туган телебезне саклау — безнең өстебездә»

2BFF021D-8B0F-4BF5-B2DA-6248761FAAA7_w640_r1_sАЧЫК ХАТ

Сәгыйдә Минсәхи кызы Нуруллинаның “Туган телебезне саклап калыйк!” дип аталган язмасын укыгач, 80 яшьлек бер бабайның әрнеп сөйләгәннәре искә төште…

- Хәзер узган эшләрне кайтарып булмас инде… Ике кыз бала тәрбияләп үстердем. Берсе бик матур татар гаиләсе корды, безнең милләтебездән булган ире белән ике онык үстерделәр, гаиләләрендә туган телебездә аралашалар.  Аларның яраткан каналлары — “ТНВ-Планета”, җырлары — татар телендә. Оныкларымның берсенә инде 30 яшь тулды, ә икенчесенә 18нче китте. Казаннан Самарга килгән артистларның берсен дә калдырмыйлар алар.

Икенче кызым бик чибәр иде, ике институт тәмамлады, ләкин үз тиңдәшен милләттәшләребез арасыннан таба алмады. Кызганычка, рус егетенә кияүгә чыкты, гаиләдә, билгеле, татар телендә сөйләшү юк. Ир бала үстерделәр, ул инде татар телен чит итә. Авырап яткан вакытта, телем бәйләнгән чакта оныгым мине аңламый. Мин су сорыйм икән, ул гаҗәпләнеп карап тора һәм: «Деда, что тебе надо?» дип җавап кайтара, — дип сөйләде карт.

Минемчә, телебезнең югалуы-югалмавы бездән тора. Ә безнең туган телебез бик сөйкемле, бик ягымлы. Татар теле — ул Габдулла Тукай, Һади Такташ, Шәриф Камалларыбызның теле. Без — Габдулла Тукай оныклары — үз телебездә аралашыйк, татар булып яшик.

Балалар әни-әтисенең телен белергә тиеш! Үзеңнең туган телеңне белмәү — ул үзеңнең тарихыңны белмәү дигән сүз. Тарихны белмәгән баланың, кешенең киләчәге юк, әлбәттә!

Милләтәшләребез, туганнарыбыз, әти-әниләр, бабайлар һәм әбиләр! Зинһар өчен, балаларыгызны, оныкларыгызны туган телебездән мәхрүм итмәгез, алар үсеп җиткәч сезгә мең рәхмәтле булырлар.

Өем янындагы Сбербанкта татар кызлары эшли. Бик чибәрләр, сөйкемлеләр инде үзләре… Берсе татар кызы була торып, бейджигына урыс исеме язып куйган бит боларның. Сораша торгач, әти-әнисе шундый исем биргәне ачыкланды. Тора-бара ул бала әти-әнисенә: ”Ник мине маржа ясадыгыз?» — дип сорау бирер әле…

Миңнетаһир Шакир улы БАЙБЕКОВ.

samtatnews.ru

КОНТЕКСТ:

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ: «Хәзер күпләребезнең йөрәгендәге милли горурлык сүнгән, үлгән»

 * * *

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Кәмил улы НАДИРОВ: «Авыл капкасыннан чыккач, татар теле кемгә дә кирәкми», — дип ялгышучы әти-әниләр балаларына карата начарлык эшлиләр, хыянәт итәләр

* * *

Cәгыйдә НУРУЛЛИНА: «Туган телебезне саклыйк!»

Просмотров: 1420

Комментирование запрещено