Парлы ялгызлар

869226cb60e5f929fb3663d08c4f5303Көзләр җитте, алтын көзләр, яна учаклар,

Һәркемгә дә насыйп булсын кайнар кочаклар.

Бик авыр ул дөньяларда ялгыз булуы,

Йөрәгеңә тиң парыңны эзләп табуы.

Учаклардай ялкынланып яна гомерләр,

Кара күмергә калмасын ләкин күңелләр.

Көз салкыны араларда өзә үзәкне,

Парлы яшәп ялгыз булу телә йөрәкне.

Парлы ялгызларга, Раббым, бирче сабырлык,

Тормышында бәхетләрен яши алырлык.

Дөнья матур, уфтанмыйча язсын үтәргә,

Гомер көзләренә кадәр барып җитәргә.

Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы,

 Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1201

Комментирование запрещено