Афәрин, Юлия!

карипова2012 елда WorldSkills – дөньядагы иң зур халыкара һөнәри осталык бәйгесенә Россия дә килеп кушылды һәм инде күп кенә уку йортлары студентларны аның стандартлары буенча хәзерли. Самараның социаль педагогика көллияте дә бу хәрәкәттән калмый.

Апрельдә бу уку йорты үзенең укучылары арасында WorldSkillsRussia бәйгесен уз­дырган иде һәм анда мил­ләттәшебез — өченче курс студенты Юлия Карипова җиңү яулады.

- Көллияттә музыка укытучысы һөнәрен үзләштерәм. Бәй­гедә дәрес алып бара белү осталыкларыбызны бәя­ләделәр, практик яктан да белемебезне тикшерделәр. Анда төрле тавыш кораллары (кашык, стакан һәм башка) һәм тән әгъзалары ярдәмендә (бу элемент боди перкуссия дип атала) кул чабып, аякларны тыпырдатып, тел һәм иреннәр белән төрле авазлар чыгарып, музыка сыман тавыш китереп чыгарырга тиеш идек. Көндәшләрем көчле булсалар да, жюри җиңүгә мине лаеклы дип тапты һәм ял итү сәяхәтенә сертификат тапшырды.

YE5RlrBhbLMЧемпионатны кирәкле га­мәл дип саныйм, ул кызлар һәм егетләр арасында үз һө­нәрләренең остазларын ачык­­ларга ярдәм итә, — дип ки­че­решләре белән уртаклашты җи­ңүче.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1421

Комментирование запрещено