Курыкмыйм үлемнән

s428817054282601821_p22_i1_w640Көтмәгәндә үлем килә,
Җитсә әҗәл сәгатең.
Күләгәсе каплый бара,
Җәеп кара канатын.

Уйлар басып әрнетә,
Сызландыра йөрәкне.
Кара киемдәге әҗәл
Хәтерләтә өрәкне.

Җаным-тәнем сизә ахры
Соңгы көнем җиткәнне.
Күңел хәзинәләреннән
Барлап карыйм үткәнне.

Шатлыкларны, кайгыларны
Сыйдырган ул эченә.
Әҗәл вакыты җитсә, һәр кеше
Үкенә кылган эшенә.

Яшәгәндә төрлесе була,
Дөрес кенә яшәлми…
Язмыш сандыгын ачып,
Әҗәл ниләр эзләми.

Сәбәбен эзләп таба -
Очрашуга чакыра.
Җиң сызганып җан алырга
Килеп баса каршыңа.

Үпкәләмим, рәнҗемим дә,
Язмышыма буйсынам.
Үлем сәгатьләрем суккач,
Җанымны аңа тапшырам.

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1136

Комментирование запрещено