Минтимер Шәймиев Кыргызстан Президентын «Яңарыш» фондының эшчәнлеге белән таныштырды / Шаймиев презентовал президенту Киргизии итоги семилетней деятельности фонда «Возрождение»

view_2739007_2276904Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика «Яңарыш» Фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, Алмазбәк Атамбаев Татарстанга Россия Федерациясенә рәсми сәфәре кысаларында килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы Президентын «Яңарыш» фондының 7 еллык эшчәнлеге кысаларында тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук ул фондның яңа проектларыннан булган Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Изге Ана иконасы Соборын торгызу хакында бәян итте.

Алмазбек Атамбаев Татарстанның тарихи мирасны саклау өлкәсендәге тәҗрибәсенә зур кызыксыну белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Кыргызстан Республикасы өчен дә тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау проблемасы  - көн үзәгендәге мәсьәлә. Ул Минтимер Шәймиевның борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә чакыруын кабул итте һәм агымдагы елның көзендә Татарстанга тагын бер тапкыр килергә вәгъдә бирде.

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе һәм Кыргыз Республикасы арасындагы элемтәләрне үстерү кысаларында ике республика арасындагы хезмәттәшлекне җәелдерү мәсьәләләре дә кузгатылды.

Очрашуда Кыргызстан Республикасының тышкы эшләр министры Эрлан Абдылдаев, Кыргызстан Республикасы Президенты Аппаратының тышкы сәясәт бүлеге мөдире Айзадә Субакожоева, Кыргызстан Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Болот Отунбаев, Россиянең Кыргызстандагы гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Андрей Крутько, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» Республика Фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, РФнең тышкы эшләр министрының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов катнашты.

«Татар-информ».

* * *

Госсоветник РТ Минтимер Шаймиев презентовал президенту Киргизии Алмазбеку Атамбаеву итоги семилетней деятельности республиканского фонда «Возрождение». Встреча их прошла в казанском Кремле, сообщает пресс-служба президента РФ.

Шаймиев рассказал Атамбаеву о новом проекте, реализующемся при содействии фонда — строительстве Болгарской исламской академии и воссоздании собора Казанской иконы Божией Матери и пригласил его посетить Болгар и Свияжск. Атамбаев, в свою очередь, заинтересовался опытом Татарстана в сфере сохранения исторического наследия, отметив, эта проблема актуальна и для Киргизии. Он принял приглашение Шаймиева и пообещал приехать в Татарстан еще раз осенью этого года.

Шаймиев также отметил, что после того как РФ приняла конвенцию ЮНЕСКО о нематериальном наследии, Татарстан будет заниматься и объектами нематериального наследия.

«У вас очень древняя история, и на киргизской земле находится серьезное материальное и нематериальное наследие, имеющее мировое значение. Поскольку уже семь лет занимаемся этим делом, теперь на проблемы исторического наследия смотрим шире», — сообщил Шаймиев.

Также вместе с Атамбаевым Шаймиев обсудил дальнейшее сотрудничество Киргизии и Татарстана.

Напомним, Казань Атамбаев посетил в рамках государственного визита в Российскую Федерацию. Президент Киргизии провел встречу с президентом Татарстана Рустамом Миннихановым, которая, по словам Атамбаева, стала «прорывной».

business-gazeta.ru

Просмотров: 702

Комментирование запрещено