Кичә, 9 июльдә, Россия почтасы хезмәткәрләре көнен билгеләп үттек
Почта хәзерге интернет заманында да коммуникацияләрнең иң гади һәм популяр чарасы буларак, үз билгеләнешен югалтмый. “Бердәмлек” газетасы почта хезмәтеннән башка өйләребезгә килеп тора алыр иде микән? Хат ташучылар, газета-журналарны санап, бүлеп торучылар, машина йөртүчеләр һәм башка почта хезмәткәрләре укучы белән матбугат чарасы арасында тоташтыручы җепләр булып торалар.
Самараның Победа урамында урнашкан 9 санлы почта бүлеге, редакциябез янәшәсендә генә булганга күрә, без аның хезмәткәрләре белән көн саен диярлек аралашып торабыз. Оператор кызлар укучыларыбызны газетага яздырырга, төрле оешмаларга заказлы хатлар җибәрергә ярдәм итәләр. Кайчан кермә, нинди сорау белән генә мөрәҗәгать итмә — барысы да безне елмаеп каршы ала, бик теләп булыша. Хәер, алар почта бүлегенә килүче һәркемгә карата шулай игътибарлы, ихтирамлы.
- Почта белгечләрен әзерләүче уку үзәгендә үк безне: “Клиентның фикере һәрвакыт дөрес. Нинди генә хәл булмасын, кеше белән елмаеп сөйләшегез, үз-үзегезне кулда тота белегез”, — дип өйрәттеләр. Эшебезнең сыйфатына карап, кешедә почта бүлеге турында фикер туа, — дип һөнәри серләре белән уртаклашты бүлек операторы Раилә Алтынбаева.
Милләттәшебез биредә әле күптән түгел генә эшли башласа да, үзен бик тырыш, сәләтле белгеч итеп танытырга, хезмәттәшләренең хөрмәтен яуларга өлгергән.
- Безнең тармакта яңа гына эшли башлаган белгечкә почта хезмәте эшенә төшенү өчен бер айга якын вакыт кирәк. Ә Раилә ике атна эчендә барысын да үзләштерде һәм остазыннан башка, үзе генә эшли башлады, — дип мактады аны җитәкчесе Ольга Дерюгина.
Раиләдән дә һөнәре, вазифалары турында сораштык.
- Бүген һәр почта хезмәткәре универсал булырга, төрле эшләр башкара белергә тиеш. Миңа хатлар һәм посылка (йөк ташучылар булмау сәбәпле, аларны әле үзебез ташыйбыз да) җибәрергә дә, акча күчерергә дә, коммуналь түләүләр үткәрергә дә туры килә.
Югары белемле экономист буларак, касса эшләрен яхшы беләм, шулай да кеше күп булганда диккатьле булырга тырышам. Чөнки бер хәрефтә генә хата китсә дә, акча яисә посылка адресатына барып җитмәячәк бит.
Үзем бирегә эшкә килгәнче почта хезмәткәрләренең эше җиңел, компьютер артында гына утыралар дип уйлый идем. Ялгышканмын икән! Көненә алтышар сәгать кенә эшләсәк тә, чәй эчәргә дә вакыт калмый. Эш вакыты тәмамлангач та өйләребезгә таралышмыйбыз, отчет язасы, документларны тәртипкә китерәсе бар, ә бу шактый вакытны ала.
Көнозын төрле кешеләр белән аралашырга туры килә. Коммуналь хезмәт өчен түләргә килүче әби-бабайларның моң-зарларын да, “Әкрен эшлисез, чират җыелды”, — дигән шелтә сүзләрен дә тыныч кына тыңлаудан башка чара юк. Бер карасаң, чират җыелуда безнең гаеп тә юк кебек. Хезмәт хакы әллә ни зур булмаганга күрә почтага эшкә килергә теләүчеләр бик аз, шуңа да хезмәткәрләр җитешми. Вакыты-вакыты белән компьютер программасы да “эленеп кала” һәм бер кешегә хезмәт күрсәтү өчен каралган 7-8 минут урынына вакыт күпкә артыграк сарыф ителә.
Шулай да, хезмәтемнең тискәре үзенчәлекләренә караганда, яхшылары күбрәк. Коллективыбыз тату, тәҗрибәлерәк хезмәттәшләр яшьләргә бик теләп ярдәмгә киләләр. Почта бүлегенә эшкә килүемә бер дә үкенмим, — дип сөйләде Раилә Алтынбаева.
Похвистнево районының Нугайка авылында саф татар гаиләсендә үскән яшь ханым безнең белән дә матур итеп ана телебездә аралашты. Ире Руслан белән ике уллары Илназ белән Радмирга да алар милли тәрбия бирергә тырышалар.
- Әбием белән бабам “Бердәмлек” татар газетасын озак еллар буе яздырып алдылар, мин дә аларга кунакка барганда аны яратып укый идем. Хәзер инде менә редакция хезмәткәрләре белән якыннан танышырга насыйп булды. Мин моңа бик шатмын, — дип, милләттәшебез “Бердәмлек” белән ничек танышуы турында сөйли башлаган иде, ишектән кергән кешеләрне күреп, тизрәк эш урынына ашыкты.
Без дә аның белән саубуллашып, якынлашып килүче һөнәри бәйрәме белән котладык һәм хезмәтендә уңышлар теләдек.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1349



