Гали авылында яңа хәләл ит кибете ачылды

20170627_123826Ян күршем, бергә уйнап үскән классташым Бәхрәмия белән без әле дә бер урамда яшибез. Ә аның әтисе Зәй­ни абый бик тә игелекле, ярдәмчел кеше иде. Үзенең балаларына нәрсә алып кайтса, сеңелем Сәгыйдә белән миңа да өлеш чыгара иде. Конфет, печенье дисеңме, башка тәм-томнармы… Бервакыт хәтта курчак та бүләк иткән иде. Без әтисез, ятим үскән балаларның ничек куанганын белсәгез икән сез!

Үсеп, буй җиткәч, Бәхрәмия белән икебез дә кияүгә чыктык. Аның ире Мидхәт танылган эшкуарыбыз Расих Латыйповның әтисе Мөҗәһит абыйның бертуган энесе иде. Тик Мидхәтнең гомере бик кыска булды. 37 яшендә, хатыны белән балаларын ятим калдырып, мәңгелеккә күчте. Ә Бәхрәмия кызларын ялгыз үстереп, тормышлы итте.

Әтисе үлгәндә 6 — 7 яшьлек кенә булып калган Алсу ире Равил Сафиуллин белән күптән түгел Гали авылында хәләл ит кибете ачты. Аның апасы Наилә Кыяметдинова да биредә милли ризыклар пешереп сатарга алынды. Апалы-сеңелле бертуганнарга бергәләп эшләү тагын да кызыклы һәм күңелле булыр, Аллаһы теләсә.

Яңа кибет ачу хөрмәтенә алар иң элек туганнарын җы­еп, Коръән-хафиз Әбделвахит хәзрәттән Коръән укыттылар. Наилә үз урамындагы хатын-кызларны, ә Алсу барлык күршеләрен чакыртып, өйләрендә дә мәҗлес үткәрделәр. Башлаган эшләре уңышлы булсын дип, аларга күп изге теләкләр теләнде.

Алсу белән Равил инде ничәмә еллар мал асрап, ит сатарга Татарстан шә­һәрләренә йөриләр иде. Хәзер менә, авылда кибет ачылгач, көн саен ит тә, хәләл ризыклар да үзебездә булыр, Аллаһы теләсә.

Мәрхүм авылдашыбыз Ра­сих Латыйповтан үрнәк алып, аның дәвамчылары — җиң­гәчәсенең балалары бү­ген җиң сызганып зур эшкә ке­рештеләр. Расихыбыз исән булса, моңа бик тә сөенгән булыр иде. Бәлки, хәзер дә барсын да белеп, сизеп ятадыр? Шунысы кызганыч, үзе генә арабызда юк. Нишлисең бит, беребез дә дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Шуны һәрвакыт истә тотыйк.

20170627_123826Кеше өчен иң мөһиме — исәнлек. Алсу белән Равил Сафиуллиннарга да исәнлектә, хәерле-бәрәкәтле ризыклар белән авылдашларын хөрмәт итеп, сөендереп яшәргә язсын.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1273

2 комментариев

  1. Гамбар Загидуллина(Шайхутдинова) в пишет:

    без барыбызда бик канагат итлере бигряк тямле була

  2. Итлэре бик тэмле, пешкэн ашлар хуш исле!