Берлиннан трофей мотоциклында кайткан

SONY DSC“Бу өйдә сугыш ветераны яши!” дигән язма эленеп тора Тупли авылында гомер итүче Габделхалик углы Лотфулла Латыйпов йортының капкасында. Шушы берничә сүз генә дә күңелдә хөрмәт, рәхмәт һәм горурлык хисләре уята.

Бүгенге көндә 91 яшьлек Лотфулла бабай — авылда бердәнбер ветеран.

Тирән карашлы Лотфулла абый бакчасында чәчәк ата башлаган алмагачка хозурланып утыра иде.

“Менә тагын ямьле май айлары да килеп җитте. Табигатебез йокыдан уяна. 72нче тапкыр Җиңү бәйрәмен күрергә насыйп булды, шөкер. Шуларның алтысын Германиядә билгеләп үттем”, — дип, елмаеп сәламләде мине хуҗа.

9 Майны каршы алгач, ветеранның хатирәләре яңара төшкән, күрәсең. Өйгә узгач та, ул, сүзен дәвам итеп, сугыш, тормыш юлларын исенә төшерде һәм мине дә шушы еллардагы мохитка чумдырды.

Ульян өлкәсенең Яңа Малыклы районында урнашкан Төгәлбуга авылында туган ул. Биредә 300 йорт булган. Барысына да җир җитмәгәнлектән, Лотфулланың әтисе һәм тагын 40 йортның хуҗалары, Төгалбугадан чыгып киткәннәр һәм, Туплидан 5 чакрым ераклыкта урнашып, буп-буш урында өйләр төзегәннәр. Шулай алар яңа авыл булдырып, аңа матур Алмалы исеме кушканнар. Хәзер ул юк инде.   

Лотфулла биредә дүрт сыйныфны тәмамлый, ә бишенче класстан балалар җәяү Тупли авылына йөреп, белем алалар. Салкын кышларда исә укучылар монда махсус йортта күрше-тирә Идәй, Мулла, Кызылсу балалары белән бергә яшиләр.

Җиденче сыйныфта укыганда, Лотфулла тиф белән авырый. Алты ай мәктәпкә йөри алмый ул. Ә инде уку елы ахырына җиткәндә, дирекциягә барып, имтиханнар тапшырырга теләвен белдерә. Аңардан: “Булдыра аласыңмы соң?” – дип сорагач: “Мин барысын да беләм!” – дип, ышанычлы җавап бирә малай. Һәм җиде сыйныфны Мактаунамә белән тәмамлый.

Ул математика, тарих, география дәресләрен бик яхшы белә. Бик күп китаплар укый.

Пионерга, аннан комсомолга керә. Малайны звеновой итеп билгелиләр. Укучылар җәй буена колхоз бакчасын утыйлар. Инде тугыз яшеннән эшкә җигелеп, тырыш, хезмәт сөючән, җаваплы булып үсә Лотфулла.

Әнисе колхоз эшеннән бушамаганга, малай өйдә аның ярдәмчесе була – ашарга да пешерә, суын да ташый, анасына төшке ашны әзерләп тә илтә. Әти-әнисе дини кешеләр булалар.

Акыллы, башлы улын сатучы булган әтисе үз һөнәренә өйрәтә. Ә 15 яшендә инде егет кибеткә эшкә урнаша.

1943 елның ноябрендә 17 яше дә тулмаган Лотфулланы гаскәр хезмәтенә алалар.

Яңгыр коеп яуган көнне Алмалы һәм Тупли авылларынан җыелган 26 егетне Елхау хәрби комиссариатыннан Куйбышевка озаталар. Анда поездларда Ульян өлкәсенең  Барыш шәһәренә җибәрәләр. Ерак булмаган араны 14 тәүлек үтәләр алар! 15 минут баралар да, озак кына туктап торалар, 15 минут баралар да, тагын туктап торалар, чөнки поездлар, юллар бер дә бушамый. Тегеннән яралыларны алып кайталар, моннан солдатлар китә, хәрби техника ташыйлар…

Барышка барып җиткәч, яшьләрне тезеп бастыралар һәм үзләрен төрле гаскәрләгә билгелиләр.

“Мин — җәяүле, ә дустым Хуҗаҗан минометлар гаскәренә эләктек. Тик мин, иптәшемән аерылырга теләмичә, озак уйлап та тормадым, аның артына барып бастым. Хәзер сержант өлкән лейтенантка доклад ясый: “Бездә унсигез кеше генә билгеләнгән иде, ә монда унтугыз”, — ди. Тегесе: “Ярар, безгә бик күп кеше кирәк әле, әйдә, булсын!” — диде һәм мине калдырдылар”, — дип исенә төшерә милләттәшебез.

Шуннан егетләрне Марий Эл республикасандагы Суслонгер лагерына укуларга җибәрәләр. Биредә ашау яклары бик начар булгач, үтә дә авыр вакытлар кичерәләр алар.

Ә Лотфулла нәкъ шушында бертуган Габдулла абыйсының сугышта һәлак булган хәбәрен ишетеп, зур кайгыга чума. Дошманнарга каты ачу тотып, үзен тизрәк фронтка озатуларын сорый.

Тик Латыйповны әле сугышка түгел, ә Горьков өлкәсенең Первомайский районына мотоциклчылар курсларына җибәрәләр.

Алтый ай укыгач,  имтихан бирер вакыт җитә. Аны кабул итәргә Мәскәүдән ике офицер килгән.

Лотфуллага мотоцикл коробкасы турында сөйләргә кирәк була.

“Мин, бер дә тотлыкмыйча, кайсын татарча, кайсын урысча, яхшылап сөйләп бирдем. Тегеләр үзара сөйләшәләр: “Син нәрсә булса да аңладыңмы?” – ди берсе. Икенчесе: “Юк, үзе тотлыкмыйча сөйләде дә”, — дип җавап бирә. Ә безне укыткан командирыбыз: “Ул барысын да “бишле”гә белә!” – ди.

Шуннан 1944 елның ноябрендә инде безне фронтка озаттылар, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

Латыйпов 7нче авыр танклар бригадасы каршындагы махсус бүлектә (особый отдел) хезмәт итә. Приказларның, документларның тиешле урынга вакытында һәм ышанычлы итеп җиткерелүе өчен җаваплы була.

Лотфулла мотоциклда элемтә бүлеге башлыгын йөртә. Алар бик дуслашалар. Командиры егетне берничә тапкыр отпускага да җибәрә. Капитанның хатыны Самарда яши торган була. Лотфулладан аңа әйберләр тапшырырга сорый ул.

1945 елда милләттәшебез отпускага трофей мотоциклында Берлиннан авылга кадәр кайта!

Лотфулла абый Познань, Кюстрин шәһәрләрен азат итүдә, иң авыр сугышларның берсендә — Зеелов калкулыкларын (Зееловские высоты) һөҗүмләүдә катнаша.

Берлинны алу юлында Кызыл Армия өчен бу калкулыклар соңгы киртә булып тора. Немецлар биредә бик ныклы саклау (оборона) ноктасын оештыралар. Бөтен җирдә — траншеялар, бихисап дзотлар, пулемет мәйданчыклары, артиллерия өчен окоплар, танкларга һәм пехотага каршы тору өчен киртәләр.

Калкулыклар алдында, танклар килә алмасын өчен, 3 метр тирәнлектәге һәм 3,5 метр киңлектәге чокыр казылган була. Бөтен җирләр миналанган. Артиллерия, мылтык-пулематлар бертуктаусыз ут яудырып тора. Аерым корылмаларны дошман терәк (опора) пунктлары буларак куллана.

Менә шушындый ныгытманы алырга тиеш булалар безнең солдатлар! Ике сәгать эчендә генә дә алар 22 танкларын югалталар!

Берлинга якынлашкач, Латыйповка элемтә офицеры — өлкән лейтенант Павел Пономаренко белән тәүлегенә 2 – 3 тапкыр каты сугышлар алып барган полкларга командование приказларын җиткерергә туры килә.  Шунда 1945 елның февралендә  Лотфулла контузия ала. Госпитальдә 17 көн аңсыз ята ул. Ә инде бер айдан яңадан фронтта була.

“Аллаһы Тәгалә мине саклады, шөкер. Әти кечкенә чагымда  Коръәннең берничә сүрәсен өйрәткән иде. Фронтта һәрвакыт шуларны укып, Раббыбыздан ярдәм сорадым. Ә бит бик күп иптәшләрем һәлак булды. Анда бер-береңне туганнардай күрдек без. Икенче абыем да сугыш кырында ятып калды. Ул чаклар бер дә истән чыкмый”, — ди, күңелсезләнеп искә ала ветеран.

Берлинны алгач, Лотфулла абый тагын биш ел Дрезден шәһәрендә хезмәт итә. Анда ул шулай ук мотоциклда элемтә бүлеге башлыгын йөртә.

Ә инде 1950 елның 25 июнендә туган авылына әйләнеп кайта. Аның күкрәген “Ватан сугышы” ордены, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Берлинны алган өчен”, Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре бизи.

Әле Дрезденда хезмәт иткәндә үк, отпускага кайткан 24 яшьлек егет, өйләнеп, яңадан хезмәткә китә.

Сугыш еллары турында яшьләрен тыя алмыйча сөйләсә, хатыны Миңлекамал белән танышу вакытларын исенә төшергәндә, бабайның күзләре янып ук китте.

“Ялга кайткач, әтием миңа: “Яшең дә җитте инде, улым. Тормыш корырга дә вакыт бит. Әнә, күрше Минзадә апаңның бик матур сеңелесе бар. Ул безгә һәрвакыт бакчада уташа, бәрәңге утыртырга, су ташырга ярдәм итә. Бик ипле кызга охшаган. Танышып чыкмыйсыңмы?” – дип тәкъдим итте.

Мин, кызыксынып, шунда ук аларга юл тоттым. Өйләренә керсәм, Миңлекамалым түрдә утырган. Унбиш минутлар сөйләштек. Үзе чибәр, тыйнак, акыллы. Мин аны бик ошаттым һәм, озакка сузмыйча, шунда ук кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Ул да мине ошаткан, күрәсең, ризалыгын бирде. Шул ук кичне никах укыттык. Ә инде өч көннән соң, мин яңадан хезмәткә киттем. Биш ай узганын зур түземсезлек белән көттем – өйдә сөйгәнем калды бит!” – дип, ул бәхетле чакларын искә ала Лотфулла абый.

Сугыштан кайткан егеткә Тупли авылына сатучы итеп урнашырга тәкъдим итәләр. Алар анда күченеп, Миңлекамалның апасында яши башлыйлар. Кыз да сатучы була.

Аннан Миңлекамалның Алма-Атада яшәүче Нурулла абыйсы, балта, таш остасы буларак, үзләренә өй төзүдә зур ярдәм күрсәтә. Шулай яшь гаилә башка чыга.

Үз эшен югары дәрәҗәдә башкаручы Латыйповны кибет мөдире итеп куялар. Яшүсмер чагыннан бу эштә тәҗрибә туплый башлаган Лотфулла үз вазифаларын шулкадәр яхшы башкара ки, бөтен авыл халкы аңа рәхмәтле була. Елхаудан бүлеп бирелгән товар гына җитмәгәнлектән, ул аны Самардан кайтара башлый. Өлкә потребсоюзының җитәкчеләре белән яхшы элемтәләр урнаштыра. Халык моңа кадәр күрмәгән тәрәзә пыялалары алып кайта. Ул вакытта дефицит булган тозның бер ыстаканын бик кыйммәткә саталар. Лотфулла абый моны да уңай хәл итеп, кешеләрне тозга туендыра.

Тиешле планнан арттырып та сатканы өчен аны һәрвакыт бүләклиләр. Гомумән, Лотфулла абый зур абруйга һәм хөрмәткә казана, чөнки чын күңеленнән, бар көченә кешеләр өчен тырышып эшли ул.

Тик аның активлыгы, уңганлыгы, булдыклылыгы кайбер  түрәләргә ошап бетми шул. Шуңа күрә Лотфулла абый 27 ел буена яратып башкарган эшен ташлап китәргә мәҗбүр була.

Шуннан Латыйпов күмәк хуҗалыкка эшкә урнаша. Тракторда кырга тирес ташый.

“1959 елда колхоз рәисе вазифаларына Борһан Әбүзәров кереште. Ул бик акыллы, төпле иде. Минем дә нинди кеше икәнлегемне шунда ук аңлап алды һәм үземне фермага хисапчы итеп билгеләде”, — дип сөйли Лотфулла бабай.

Аннан ул Кошкида МТСта ике айлык курслар тәмамлап, токарь, соңрак эретеп ябыштыручы (сварщик) булып та эшли.

Ә 1965 елда киредән аеруча яраткан хезмәтенә кайта — әле тагын 15 ел кибет мөдире вазифаларын башкара.

Пенсиягә чыккач та, берничә ел профком рәисе булып тора. 

Танышып, 15 минут сөйләшкәннән соң, шул ук көнне никахлашкан Латыйповлар 65 ел бергә гомер кичерәләр! Бриллиант туйларын билгеләп үткәч, Миңлекамал апа озак яшәми…

“Без бер-беребезне ихтирам итеп гомер кичердек. Һәрбер эшне киңәшләшеп кенә башкардык. Шуңа күрә оршышу-сугышу булмады бездә”, — дип хатынын сагынып искә ала Лотфулла абый.

Алар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр – Рузалия, Габдулла, Гөлҗиһан, Ярулла, Гөлшат, Исмәгыйль, Рөстәм.

Бүгенге көндә бабайның 16 оныгы, 18 туруны бар. Ә кияү-киленнәр белән бергә 65 кеше җыела икән! Зур, дус нәсел.

1ветераны Теплый Станна фермес родственниками 63 годс детьмис женой Фото0002 IMG_0909 IMG_9633-22-05-17-12-43SONY DSC

Язмыш – кызык нәрсә инде ул. Оныклар турында сүз кузгалгач, бер вакыйганы да читләп узасы килми.

1943 елда армиягә киткән 26 кеше арасында Туплидан Фатыйх Шарапов исемле егет тә була. Лотфулла бабай белән аларның тормыш юллары охшаш. Фатыйх абый да Берлинга җиткән, ул да сугыштан соң тагын биш ел хезмәт иткән…

50нче елларда Шарапов җир тетрәүдән соң өзелгән элемтә сызыкларын торгызырга Ашхабадка китә. Анда өйләнеп, кызы Наилә, улы Җәлил туа.

Җәлил мәктәпне тәмамлагач, Киев шәһәренә медицина институтына укырга керә, анда гаилә кора. Аннан соң алар Ашхабадка, соңрак Куйбышевка кайталар. Биредә уллары Ринат дөньяга килә.

Һәм менә, җитмеш ел үткәч, Фатыйх бабайның оныгы Ринат һәм Лотфулла бабайның оныгы Гөлгенә гаилә коралар.

Хезмәткә киткән чакларда, ничәмә еллар узгач, язмышлары кушылыр дип уйлаганмы соң алар?! Барысы да – Аллаһы карамагында шул.

Бабай биш вакыт намазын калдырмый, өеннән ерак түгел генә урнашкан Таш мәсҗидкә өйлә намазларына йөри.

Догалы йорт – нурлы йорт инде ул. Лотфулла абыйның бусагасын атлап кергәч тә, бу бик яхшы сизелә. Ә үзе ул ачык йөзле, ихлас күңелле булуы белән кешеләрне үзенә җәлеп итеп тора.

Озын, әмма үтә дә авыр һәм шул ук вакытта лаеклы, горурланырлык тормыш үткән ветераныбыз белән саубуллашканда үзен кочаклап алмыйча, йомшак җылы кулларыннан кысып тотмыйча булдыра алмадым. “Рәхмәт, бабай, бүгенге аяз күгебез, тыныч тормышыбыз өчен мең рәхмәт…”

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (16), март — июнь 2017 ел.

Просмотров: 999

Комментирование запрещено