Ульяновскидан татар кызы Кытайда узган бәйгедә иң матуры дип танылган

15-56Талия Айбәдуллина «Miss Global City 2017″ титулын яулаган.

Шанхайда “Miss Global City 2017” халыкара матурлык бәйгесе финалы узган, анда төрле илләрдән 30дан артык кыз катнашкан. Бу хакта “Вести КАМАЗа” агентлыгы хәбәр итә.

Гүзәлләр 16 жюри әгъзасы алдында матурлык, сәхнәдә йөри белү, иҗади номер һәм инглиз телендә тынычлык һәм хәйриячелек турында сөйләп, осталыкларын күрсәткән. Нәтиҗәдә, Ульяновскидан 22 яшьлек татар кызы Талия Айбәдуллина “Miss Global City 2017” титулын яулаган.

Талия журналист һөнәрен үзләштерү буенча укый. Ул инде – “Вице-мисс Студенчество России-2015”, “Мисс Ульяновск -2015”, “Miss Apollon 2016” титуллары иясе булган туташ.

«Татар-информ».

 

Просмотров: 778

Комментирование запрещено