Отрадныйда мәчет төзелә

Равил (сулдан уңга) һәм Раил Насый­ровлар төзелеп килгән мәчет бинасында.

Равил (сулдан уңга) һәм Раил Насый­ровлар төзелеп килгән мәчет бинасында.

Үткән җәйдә Отрадный шәһәрендә яшәүче мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия булган чара узды: биредә төзеләчәк мәчеткә нигез салынды. Беренче казыкны тантаналы рәвештә өлкә мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин каккан иде.

Бүген төзелеш эшләре тулы көчкә бара. Декабрь ахырында мәчет бинасының түбәсе ябылып бетте. Тәрәзәләр куярга, газ, электр уты уздырып, җылы кертергә калды, эчке эшләрне дәвам итәсе бар.

Мәчет төзелешендә түбә ябарга Похвистнево районының Гали авылы егетләре — агалы-энеле Равил һәм Раил Насыйровлар алынды. Аларга Пох­вистнево шәһәреннән ике рус егете ярдәм иттеләр. Равил һәм Раил — тәҗрибәле эшчеләр, Самарада, тирә-як авылларда яңа төзелгән мәчетләрнең түбәләрен ябуда, иске тү­бәләрне сипләүдә зур изге эш башкарганнар.

Отрадныйда яшәүче дин кардәшләребез мәчетнең ишек­ләре ачылуын зарыгып көтә, ул иман нуры белән тулып, халыкны берләштерүче үзәккә әверелер дип өметләнәләр.

Роберт ГӘРӘЕВ.

Отрадный шәһәре.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Отрадный шәһәрендә төзеләчәк яңа мәчет бинасы проектын раслау тантанасы узды (ФОТОРЕПОРТАЖ) / В Отрадном — мечети быть! (ВИДЕО)

Просмотров: 1210

Комментирование запрещено