Ульяновскида һәр татар авылының тарихын язарга җыеналар

005Ульяновскида һәр татар авылының тарихын язарга җыеналар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Әхмәдуллов төбәктәге hәр татар авылының тарихын язу бурычы куябыз, дип әйткән. «Безнең совет өлкәбез территориясендә урнашкан татар авыллары тарихын өйрәнүче утыздан артык кешене берләштерә. Әлбәттә инде, туган якларының үткәне белән җитди рәвештә кызыксынучы укытучылар, ветераннар, гомумән, тормышка битараф булмаган кешелeр hәр авылда бар. Без алар ярдәмендә төбәктәге hәр татар авылының тарихын язу бурычы куябыз. Тынгысыз йөрәкле краеведларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә, соңгы ун ел эчендә егермегә якын авыл тарихына багышланган китаплар дөнья күрде. Мәсәлән, Димитровград шәhәрендә яшәүче Ринат Илькин Мәләкәс районы Филип hәм Атнагыл авылларының үткәне турында бай мәгълүматлар туплап, җыентыклар чыгарды. Ә педагоглар Мәүләт Саюков hәм Рафаэль Асанов, меценатлар ярдәменә таянып, Николаевка районы Татар Сайманы авылы тарихын тәфсилләп яздылар. Гомере буе партия органнарында эшләгән Фаил Габунов үзенең туган җире — Иске Майна районы Иске Кызылсу авылы турында ике китап нәшер итте. Җирле шагыйребез Рәшит Шабакаев Павловка районы Евлейка авылы тарихын өйрәнү максатында бик күп хезмәт куйды. Тарих фәннәре кандидаты Әмир Әхмәтов Чардаклы районы Яңа Кызылсу hәм Папау авыллары елъязмасын булдырды», — дип сөйләгән ул Исхак Хәлимов белән әңгәмә вакытында. 

Рифгать Әхмәдуллов өлкәдәге күпчелек татар авылларының тарихы өйрәнелмәгәнен исәрткән. Ул Чардаклы районы Yрән hәм Татар Колмаеры, Яңа Малыклы районының татар авылларында, Чынлы районы Яңа Тимерчән, Карсун районы Уразовка hәм Татар Горенкасы, Павловка районы Татар Шмалагы hәм Муратовка, Николаевка районы Зур Чирекле hәм Әхмәтле, Иске Кулаткы районы авылларында да туган җирләренең үткәненә hәм киләчәгенә битараф булмаган тынгысыз йөрәкле кешеләр табылыр hәм үз авылларының тарихын өйрәнүгә керешерләр, дип ышана.

«Татар-информ».

Просмотров: 1166

Комментирование запрещено