“Зөләйха күзләрен ача” башкорт спектаклен Мәскәүдә һәм Россия шәһәрләрендә күрсәтәчәкләр

42304076_1830307527039103_4378642669199425536_nГүзәл Яхина әсәре буенча Башкортстанда куелган  “Зөләйха күзләрен ача” спектакле Мәскәүдә һәм Россия шәһәрләрендә күрсәтеләчәк. Бу хакта Фейсбуктагы шәхси битендә Гүзәл Яхина хәбәр итә. 

“4 февральдә Мәскәүдә Пушкин исемендәге театрда Башкорт драма театры “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен куячак. Соңрак спектакль Санкт-Петербург, Улан-Удэ һәм Алма-Атада тәкъдим ителәчәк. Төгәлрәк мәгълүматны соңрак хәбәр итәм”, — дип язган Яхина Фейсбуктагы шәхси битендә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 803

Комментирование запрещено