Тәгәрәп лә китте йомгагым…

udyqesHs9Yo

Кәләш Ирида һәм тамада Гөлназ.

Тәгәрәп лә китте йомгагым,
Эзләп табып кире чорнадым.
Чорныйсы да иде, сүтәсе кире,
Вакытларны булмый шул кайтарып…

Язмамны шушы шигъри юллар белән башлап җибәрим әле…

Яшь парлар  туй мәҗлесләрен истәлекле, ямьле үткәрергә теләп, тамадалар дәшәләр. Үткән елны Гали авылында узган бер күркәм туйда булырга туры килде. Чараны Казаннан Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар матур итеп алып бардылар.

Яшьләрнең беренче туй тукымасын бергәләп сугарга кирәк, дип тамадалар кунакларны түгәрәккә бастырып, барыбызга да берәр йомгак биреп, бер-беребезгә каршы ыргыттырып, түп-түгәрәк тукыма ясаттылар. Аннан бөтен халык шушы тукымада кияү егетен өскә чөйде. Мондый тамашаны минем беренче тапкыр күрүем иде.

Мин үзем Камышлының социаль реабилитацияләү бүлеге җитәкчесе һәм әбиләр белән эшләүче буларак, бу буталган җепләрне ни эшләтәләр икән, дип кызыксындым. Миңа: «Апа, кирәге чыкса - үзегезгә  алыгыз», — дип аларны тоттырдылар.

Шулай итеп туйдан алып каттым мин «тукыманы», аннан социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә ял итүче Дәүләткол авылы әбиләреннән шушы җепләрне сүттердем. Без бу «могҗизаны» ике атна буе, җепләрне өзмичә, аердык. Бер кәрҗин йомгак булды!  Кыш дәвамында бүлектә ял итүче апалар белән оекбашлар бәйләп, җепләрне бетердек. Тамада Гөлназ Шәрипҗановага фотоларны җибәреп, рәхмәтләребезне дә әйттек.

IMG_20180912_122426 -aAwn7dog7k

uarSKIer3i0

Быел Иске Ярмәк авылында матур туй мәҗлесе булып узды, тагын безнең «дусларыбыз» Шәрипжановлар тамада булып килде. Кабат йомгактан тукыма тукылды һәм буталган җепләр минеке булды. Шулай итеп инде тагын бүлеккә килгән апаларга эш таптым. Шәрипҗановларга хат җибәрдек, алар бездән көлеп: «Апа, интекмәгез, без сезгә яңа йомгаклар җибәрербез, — дип җавап яздылар.

Туй кунаклары тамадалар белән.

Туй кунаклары тамадалар белән.

Бер уйласаң, кыйммәт тормый торган җепләр… Ләкин күмәк эш, бердәм булу, уен-көлке белән үткән вакыт үзе ни тора! 

Киләсе елга да туйлар булыр, яшьләр үз парларын табып гаиләләр корырлар, тагын Шәрипҗановлар туй үткәрергә килер, дип өметләнеп калам. 

Яшьләнең гаилә тормышлары  буталчык булмасын, гореф-гадәтләр югалмасын, татар милләте  бетмәсен иде шул. Кушылган яшь парларның гомерләре озын булсын, гаилә җепләре беркайчан өзелмәсен, тигезләре белән тапкан балаларын үстереп, исән-сау яшәсеннәр. 

Рушания Сәгыйть кызы ДИНДАРОВА, Камышлының социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе.

Камышлы авылы.

 

Просмотров: 1058

Комментирование запрещено