«Көзнең соңгы ае бара. Гомер аккан су кебек бик тиз үтә, сизми дә калабыз. Иртән елга буена чыгам да, Ходай биргән гүзәллеккә сокланып карап торам. Агачларга бәс сарган, үзебез утырткан таллар ак шәл ябынган. Ярлар туңып килә, ә уртадан әкрен генә Сок елгасы ага әле. Һәркөн иптәшләрем белән болынга чыгып китәбез, кулларыбызга чаңгы таяклары тотып, “скандинавиячә йөреп” кайтабыз.
Болыннар яшеллеген югалтмаган әле. Ерак түгел бик матур Хәсән күле дә бар. Шушы искиткеч табигатьле авылда минем гомер җырлап үтте. Хөрмәтле авылдашларым, шушы матурлыкларны күрергә бергәләшеп төшегез әле», — дип чакырды безне сәхнә ветераны Люция апай Ибраһимова.
Әлбәттә, җилсез кояшлы көнне туры китереп, без бертөркем олыларыбыз белән авылыбызның матур җирләрен күреп, сокланып кайтырга булдык. Иң элек, җомга көне уңаеннан, Тәбрис абый һәм Фәния апай гаиләсенә хәл белергә сугылдык. Аларның матур бизәлешле йортлары янында фотосурәтләргә төштек. Озак еллар хезмәт укытучысы булып эшләгән Флёра Галиәхмәтова апабызга да кереп чыктык, аның кул эшләре белән таныштык һәм экскурсиябезне дәвам итеп Сок буйларыннан “скандинавия йөреше» белән әйләндек.
Авылыбыз матур, халкы уңган, дигән нәтиҗә ясап, күтәренке рух белән таралыштык.
Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА, Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлеге хезмәткәре.
Камышлы районы.
КОНТЕКСТ:
Дүрт аяклап йөрү
* * *
В селе Старое Ермаково растет популярность скандинавской ходьбы
Просмотров: 892