Мәңге яшә, театр!

siOEL7549EkКамышлы районында Театр елына багышланган “Теат­­раль яз” конкурс-фес­тивале бара. Һәр авыл­ның Мәдәният йор­ты хезмәт­кәрләре һәм һәвәс­кәр ар­тистлар, сәхнә әсәрләре әзер­ләп, авылдашларына һәм жю­ри әгъзаларына тәкъдим итәләр.

Камышлы татар халык театры да 99нчы театраль сезонын дәвам итә. Районыбызның сәнгать гөмбәзендә ул йөзек кашы булып балкый. Озак та үтмәс, иҗади коллектив үзенең 100 еллыгын да бәйрәм итәр. Театрның хәзерге режиссеры Гүзәлия Шакирова юбилей көннәрендә нинди спектакльләр күрсәтәчәкләре турындагы серне ачмый. “Шуны гына  искәртеп үтәсем килә: халык күңеленә бик тә ятышлы тамаша булачак бу”, — ди.

Ә бу сезонда, Театр елы булу сәбәпле, артистларыбыз драматург Илгиз Зәйниевның “Әрем исе” дип аталган ике пәрдәлек мелодрамасын сәхнәгә куйдылар. Пьесада гаилә, мәхәббәт, кешеләр арасында була торган мөнәсәбәтләр сурәтләнә. Рольләрне театрның талантлы артистлары Фәнис Шаһиев, Алия Кәримова, Искәндәр Төхбәтшин, Лилия Фәртдинова һәм яшь талантлар Гөлнара Шәфигуллина, Илфат Гайнетдинов һәм Радмир Гатауллин  башкардылар. Араларыннан берсен дә аерып, яхшырак уйнады, дип әйтеп булмый. Һәр артист үз ролен тамашачы күңеленә үтеп керерлек, җанны тетрәндерерлек итеп башкарырга тырышты. Залда утыручылар мелодраманы йөрәкләре аша үткәреп, күңелләре белән кабул иттеләр. Күбесенең күз яшьләрен сөртеп утыруын күрергә мөмкин иде.

Халикъ Садри исемендәге Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортыартистлары да Театр елын иҗат ялкынында янып каршы алдылар. Март ахырында һәвәскәр артистлар район үзәгенең Әнвәр Давыдов исемендәге Мәдәният йорты сәхнәсендә җирле автор Илшат Галимов иҗат иткән ике пәрдәле драма күрсәттеләр. Спектакльне сәхнәгә Айслу Камалетдинова куйды, ә рольләрне Динар Гарипов, Рамил Кәримов, Әлфия Баһаутдинова, Гөлзинә Шәйхетдинова, Миңлегөл Гыйльметдинова, Әнвәр Минегалимов, Оркыя Галимуллина, Мөхәммәт Фәтхетдинов, Фердинанд Нәгыймуллин, Ришат Ибраһимов, Айгөл Галиуллина, Әлфирә Кәлимуллина, Фәридә Гыйлаҗева, Борис Камалетдинов һәм Илшат Галимов үзе башкардылар.

Шуны да әйтеп үтәсе килә, иҗат коллективы “Мунча ташы” эстрада театры репертуарыннан “Эт оясы” дип аталган сатирик комедияне дә сәхнәгә куйган һәм күрше Балыклы авылында күрсәткән. Анда да көчле алкышлар, рәхмәт сүзләре генә ишеткәннәр.

Конкурс-фестивальдә Ни­киткино, Ба­лыклы, Яңа Ус­ман, Иске Ус­ман, Байтуган авылларының һәвәскәр артистлары үзлә­ренең иҗат җимешләрен жюри әгъзалары һәм халык игътибарына тәкъ­дим итәчәкләр. Ә апрель ахырында йомгак ясалачак.

Фәния КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1024

Комментирование запрещено