Шаймиев открыл памятную доску Альфие Авзаловой в Казани / Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

1560499265_photo_20190614_105754В Казани открыли памятную доску народной артистке ТАССР Альфие Авзаловой. Легендарная татарская певица скончалась в 2017 году. 

В торжественной церемонии принял участие первый президент Татарстана, госсоветник республики Минтимер Шаймиев, министр культуры РТ Ирада Аюпова и другие официальные лица, а также дочери Авзаловой. Доска появилась на фасаде дома по адресу: ул. Туфана Миннулина, 8а. Здесь артистка жила в период с 2004 по 2017 годы. 

Автором мемориальной доски стал казанский скульптор Фаниль Валиуллин, выпускник Московского художественного института им. Сурикова.

Напомним, в начале июня улица Альфии Авзаловой появиласьв жилом комплексе «Салават Купере». О том, что имена легендарных звезд татарской эстрады Ильгама Шакироваи Альфии Авзаловой будут увековечены в этом микрорайоне, «БИЗНЕС Online» писал еще в начале марта.

Член городской комиссии по топонимике, зампредседателя ТРО ВООПиК Фарида Забирова объясняла, что комиссия намеренно не пошла по пути переименования старых улиц, выбрав для Шакирова и Авзаловой новый микрорайон. «Старые названия не будут переименовываться, так как это вызывает очень отрицательную реакцию народа. Моратория официального не имеется, конечно, но нет другой возможности», — отмечала она.

Дети Авзаловой были недовольны таким выбором.

business-gazeta.ru

* * *

026

Күренекле татар җырчысы Әлфия Авзалова яшәгән йортта бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында мемориаль такта ачылды. Әлеге йорт Казанның Туфан Миңнуллин һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары кисешкән урында урнашкан.

Минтимер Шәймиев мемориаль тактаның ак япмасын Әлфия Авзалованың кызлары Гүзәл белән Зөлфия, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин белән берлектә ачты.

“Без зурлап Әлфиябезнең юбилеен уздырырга әзерләнеп йөри идек. Әмма ул аны озатуга әверелде. Күңелләрдә китек калды. Без хәзер кулыбыздан килгәнне эшләргә тырышабыз”, — диде Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованың мемориаль тактасын ачу Казанда татар дин әһелләре форумы барган көннәргә туры килүен искәртте. Иртәгә дин әһелләренең Изге Болгар җыенына катнашуын, анда да Әлфия Авзалованың искә алыначагын әйтте.

Минтимер Шәймиев Әлфия Авзаловның кызларына һәм Рабит Батуллага рәхмәтләрен җиткерде. “Дөньяны гизеп йөрсә дә, Әлфиябез әниләрен яраткан кызлар тәрбияли алган диде. Әлфия Авзалованың истәлеген мәңгеләштерүдә, халыкка җиткерүдә зур эшләр башкарган Батуллага рәхмәт”, — диде ул.

“Әлфия “Мин ятим баланы маңгаемнан сыйпап милләтем үстерде” дип әйтте. Ятим баланың шулай шәхес булып үсүе зур үрнәк. Алга таба да Әлфиябезнең истәлеген мәңгеләштерү буенча эшләрбез”, — дип тәмамлады чыгышын ТР Дәүләт Киңәшчесе.

  • Мемориаль такта җырчының 2002 елдан алып вафатына кадәр яшәгән йорты диварына – Казан шәһәре, Туфан Миңнуллин урамы, 8а йорты адресы буенча урнаштырылган. Истәлек тактасы ачу тантанасында шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, күренекле сәнгать, фән, әдәбият әһелләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 899

Комментирование запрещено