Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ: «Роберт минем яшьтәшем диярлек булса да, мин аны бөек остазым буларак кабул итәм»

DSC_0209

2014 елда Роберт Миңнуллин Самар төбәгенең милли-мәдәни тормышында кайнаучы татар активистлары белән аралашты.

Кеше үлеме — ул һәрвакытта тетрәндерә торган, авыр вакыйга. Ә инде бу күңелеңә якын булган, аны үз күреп, олы хөрмәт иткән кешең булса — бигрәк тә.

Бик сирәк күренеш булса да, әле арабызда шундый тере җанлы, мәңге яшәргә тиеш булып тоелган кешеләр дә бар. Роберт Миңнуллин — шундыйлардан.

Әлбәттә, ул үзен мәңгеләштерерлек иҗади хәзинәләр калдырса да, гел исән кебек, моңсу елмаюы, тирән мәгънәле сөйләме белән тере килеш күз алдында тора. Аның бу дөньяда юклыгын аңлау — авыр һәм аяныч хәл.

Роберт минем яшьтәшем диярлек булса да, мин аны борынгы һәм бөек акыл ияләре белән бер югарылыкта, бер яссылыкта итеп күрәм һәм бөек остазым буларак кабул итәм.

Һичшиксез, ул татар шигьрияте күгендә балкыган иң якты йолдызларның берсе. Аның гади генә күренгән, аңлаешлы шигырьләрендә никадәр тирән мәгънә, акыл көче, уйлар тирәнлеге һәм рухи кодрәт тупланган.

Хәзер аны Габдулла Тукайга, Муса Җәлилгә тиңләп телгә алалар. Бәхәссез, аның иҗаты моңа лаек. Тик мин моны тагын да киңрәк, тирәнрәк тасвирларга кирәктер, дип уйлыйм.

Аның шигырьләрендә әле дөнья күләмендә танылган башка бөек шагыйрьләрнең иҗатына охшашлык та чагылып китә. Мәсәлән,   Сергей Есенинның һәм немец шагыйре Генрих Гейне иҗатына якын булган чагылышлар. Шундый ук гади генә сүзләр белән кешенең һәр күзәнәгенә үтеп, аның уй-фикерләрен дерселкетә торган кодрәт бар аларда.

Аның үлеме кызганыч булса да, ул үзенең шигырьләрендә, җырларында һәрвакытта безнең белән бергә булып, безгә акыл биреп, күпләргә адашмас өчен туры юллар күрсәтерлек маяк булып торачак, дип ышанам.

DSC_0162

2014 елда Роберт Миңнуллин Самар төбәгенең милли-мәдәни тормышында кайнаучы татар активистлары белән аралашты.

 DSC_0171 DSC_0180 DSC_0209

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре.


КОНТЕКСТ:

2014 елның 13 апрелендә Самарда икенче тапкыр татар шигырьләрен сәнгатьле итеп башкаручылар бәйгесе узды. Әлеге чарага күренекле татар шагыйре, сәясәтче, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин да килгән иде (ФОТОРЕПОРТАЖ) → http://samtatnews.ru/?p=10933

Роберт Миңнуллин Самар төбәгенең милли-мәдәни тормышында кайнаучы татар активистлары белән аралашты (ВИДЕО) → http://samtatnews.ru/?p=11022

2014 елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, сәясәтче, шагыйрь Роберт Миңнуллин Самарга килгән иде → http://samtatnews.ru/?p=11325

2015 елда Роберт Миңнуллин Галидә кунакта булды → http://samtatnews.ru/?p=32243

Просмотров: 917

Комментирование запрещено