Без тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән Башкортстанның көнбатышындагы халык турында түгел, башка яклар — Пермь, Чиләбе, Курган өлкәләрендә яшәүче «ысын башкорттар» турында сөйләштек. Тарихчы бу төбәкләрдә төркиләшкән угорлар һәм кайбер сәбәпләр аркасында башкорт дип атала башлаган себер татарлары яши, ди.