Җитмешенче язым

i1Хәйран калып килеп кердем җитмешенче языма,
Күңел һич тә ышанмый, йөрәк ярсый-тузына.
Яз хакимлек иткән чакта мин дөньяга килгәнмен,
Җир йөзенең  матурлыгын шул вакытта күргәнмен.

Ләйсән яңгырлы язларда дөньяга аваз салганмын,
Йөрәктәге сихри моңны мин язлардан алганмын.
Тургай яз җырын сузганны ишетеп уянганмын,
Сандугачлар җырын тыңлап, бишектә юанганмын.

Язның чәчәкләрен күреп, бәхетле елмайганмын,
Моңлы җырлар ишетеп алсам, үзем дә моңланганмын.
Тәпиләп атлап киткәнмен яшел чирәм өстеннән,
Әти-әни бик яратып тәрбияләп үстергән.

Аларга бик рәхмәтле, якты дөньяга килгәнмен
Аларның ярдәме белән яшәү ямен сизгәнмен.
Бик күп якты хатирәләр күңелгә уелганнар,
Аллаһы Тәгалә бүләк иткән миңа яхшы туганнар.

Туганнар ярдәме белән шатланып-куанып яшим,
Гомер юлым үкенмәслек, сөенеп-балкып яшьним.
Ап-ак кышлар озак тормый, язлар килеп җитәләр,
Безнең гомерләр дә шулай сизелми дә үтәләр.

Нигә болай ашыгып алар үтәләр икән?
Тормыш матур булганга шулай сизелми икән.
Тормыштан канәгать  булып яшәдем мин гомергә,
Тагы да шатлыклы көннәр насыйп булсын күрергә.

Каба-кабат әйләнеп кайтам иң якты уйларыма,
Аллаһыга шөкер итәм яз көне туганыма.

Күп авырлыклар күрсәм дә, яшәмәгән дә кебек,
Байтак эшләр эшләсәм дә, эшләмәгән дә кебек.
Куанып яшисе килә, олыгаясы килми,
Йөрәк әле унҗидедә, яшәү дәрте сүрелми.

Аллаһы теләсә, алда әле юбилейлар күп булсын,
80, 90, 100 яшемне дә күрергә насыйп булсын. Әмин.

Гөлсем ХӨББӘТОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1200

Один комментарий

  1. Бик яхшы..