Похвистнево районы, Мәчәләй авылының “Восток” авыл хуҗалыгы производствосында көзге урып-җыю кампаниясе тулы көчкә бара. Һәр сәгатьнең кадерле икәнен белеп, комбайнчылар басудан кайтмыйча да эшлиләр диярлек. Күптән түгел миңа аларның эшен күзәтергә насыйп булды. Ирексездән колхозда баш инженер булып эшләгән елларым искә төште. Ул вакытта 12 — 14 комбайн булса да, алар еш ватыла, запчастьләр дә юк иде. Ә бу, үз чиратында, кыр эшләрен вакытында төгәлләргә мөмкинлек бирми. “Эх, шул вакытта хәзерге “кыр кораблары” булса икән!” – дип “Восток” оешмасы техникасына сокланып карап тордым.
Хуҗалык, елына карата, яхшы уңыш алган. Бер гектардан арпаны — 23, бодайны 40 центнер җыеп алганнар. Авыл халкына да өлеш чыгаралар – кемдер үсемлек мае ала, икенчеләренә ашлык белән түлиләр, ә мал асраучыларга Наил Исмәгыйлев арпа саламы төргәкләре бирде.
“Восток” оешмасы җитәкчесе Ринат Искәндәров та эшчеләреннән канәгать. Шулай булмый мөмкин түгел, комбайнчылар Вәлиулла Субеев һәм Рәшит Иваев бүгенгесе көнгә 130ар тонна арпа, 1000әр тонна бодай суктырганнар. Ә тракторчылар Ибраһим Усяев һәм Хәйдәр Сапуков 350әр гектар җирне киләсе чәчүгә әзерләп куйганнар. Равил Мәһдиев ашлыкны ындыр табагында эшкәртеп, урнаштырып тора.
“Восток” җитәкчеләре бөтен эшләрне изге догадан башлаганга, эшләре дә уңышлы бара. Ринат Искәндәров һәм инженер Хәмит Мамышев урып-җыю эшләрен башлар алдыннан авыл халкын, эшчеләрен корбан мәҗлесенә җыйган иделәр. Кыр эшләре шулай хәерлесе белән башланды. Шулай булгач, нинди генә кыенлыклар килеп чыкса да, Аллаһы Тәгалә ярдәме булыр, дип ышанам.
Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 984