Мәрҗани исемендәге гимназиянең яңа директоры: Фәннәр татар телендә укытылачак

Screenshot_20200901-102847_Video+PlayerБыел директор вазифасына керешкән Рамил Гайнуллин гимназиядә кардиналь үзгәрешләр кирәк түгел дип саный.

Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры итеп билгеләнгән Рамил Гайнуллин яңа уку елында да фәннәрне укыту татар телендә булачак дип белдерде. Бу турыда ул Белем көне уңаеннан оештырылган линейкада «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Фәннәрне укыту татар телендә булачак. Үзебезнең традицияләребездән һәм татар телендә төпле белем бирү максатыннан читкә талпынмаячакбыз», — диде Рамил Гайнуллин.

Казанның Мәскәү һәм Киров районнары буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмира Уразова укытучылар җыелышында яңа директорны коллектив белән таныштырган. Директор укытучылар белән аерым очрашулар булмавын, ә урынбасарлар белән тыгыз хезмәттәшлек оешканын әйтте. «Коллектив мине бик җылы кабул итте», — дип уртаклашты Рамил Гайнуллин.

«Камәрия Зиннуровна дистә еллар эчендә көчле укыту системасын төзегән. Милли мәгарифнең флагманы булган 2нче гимназиягә туры килерлек итеп, эшләрен җиренә җиткереп башкара торган укытучылар сайланылган. Алар бүгенге көндә дә эшчәнлеген дәвам итә һәм киләчәктә дә шулай хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм», — дип сөйләде Казанның 2нче гимназиясе директоры.

Рамил Гайнуллин кардиналь үзгәрешләр кирәк түгел дип саный. «Гимназия яхшы күрсәткечләр белән тәрбия һәм укыту процессын алып бара, балалар зур уңышларга ирешә, олимпиадаларда җиңә. Бердәм дәүләт имтиханын даими рәвештә 100 баллга биреп баручы укучылар әзерләүче укытучыларыбыз бар. Кискен үзгәрешләр кирәкми», — диде гимназиянең яңа директоры.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 699

Один комментарий

  1. Тик шулай булырга тиеш!
    шуңа кушып Татар тарихы булуы шарт. Милләт тарихы милли горурлыкны уята, милли горурлыгы булган милләт кенә яшәргә омтылышы була. Ягни Татар тарихы булмаса (ялган «болгар» түгел) барлык фәннәр дә укытылу белән чикләнү, чит културага каршы иммунитетны булдыра алмый. Шуның өчен әллә ничә акыллы кеше әйткән бит «хочешь убит нацию — отними у него память (историю). Это как у дерева отрезать его корни.