ВИДЕО: Гөлназ Шәйхи: «Мин иртән «Аллага шөкер!» дип уянам, кичен өйгә «Аллага шөкер!» дип кайтып керәм»

vfБөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева бу көннәрдә үзенең юбилеен бәйрәм итә. 18 ел буе конресста татар халкына тугры хезмәт итеп, үз эшен җиренә җиткереп башкара ул. Дөньяның төрле почмакларында гомер итүче татарлар арасында Гөлназ Фирдинат кызын белмәүчеләр юктыр, мөгаен.

«Татарлар» тапшыруында (ТНВ) әзерләнгән репортаж аша Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева белән якыннанрак таныша аласыз. Аның эше, туганнары, якыннары, хоббие хакында да белерсез.

tatar-congress.org

Просмотров: 942

Комментирование запрещено