Кирәк иде ул безгә.
Бөтен татар алга бара,
Һәммәсе, бергә-бергә.
Халкыбызның йөзек кашы -
Сабан туйлары узды.
Җыелышып күңел ачтык,
Кайгы-хәсрәтләр тузды.
Елына бер килә бит ул
Сагындырып, көттереп.
Әби-бабайлар яшәгән
Язларын сабан сөреп.
Аннан чәчүгә чыкканнар
Бала-чага, карт-коры.
Үз гаиләңне туйдыру -
Изге эш ул, борынгы.
Эшләр беткәч, кырга чыгып,
Уенга вакыт тапканнар.
Ут аркылы сикергәннәр,
Атлар белән чапканнар.
Ир-егетләр көрәшкәннәр,
Билдә — чиккән сөлгеләр.
Көянтә-чиләкләр белән
Ярышкан яшь киленнәр.
Бөтен милләттәшләремә
Миннән зур, кайнар сәлам!
Сезгә шуны җиткерергә
Минем кулымда — каләм.
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.
Просмотров: 1348