Чаба поезд, чаба, туган якка таба…

xqY24AYhyzIБыел Тимерьюлчылар кө­не 1 августка туры килә. Әлеге профессиональ бәй­рәм бөтен Тимер юл тран­спорты хезмәткәрләренә дә кагыла – җитәкчеләр, про­вод­никлар, машинистлар, мон­таж­лаучылар һәм ремонт­лаучылар, трамвай һәм метро хезмәткәрләренә һәм хәтта шу­шы һөнәргә укучы сту­дент­ларга да. Безнең бүгенге героебызның исеме — Салават Ильяс улы Әскәров. Аңа 21 яшь һәм ул үткән елда гына Самараның Тимер юл тран­спорты колледжын Кы­зыл диплом белән тәмамлап чык­кан яшь белгеч.

 - Салават, Сез кем булып эшлисез? Профессиядәге карь­е­рагыз ничек башланып кит­те?

- Мин инде 2018 елдан бирле тимер юл системасында эшлим. Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тә­мамлаганнан соң Самараның  А.А. Буянов исемендәге тимер юл транспорты колледжына кереп укый башладым. Ә җәйге каникуллар алдыннан өч айлык курслар тәмамладым һәм Россия студент отрядлары составында Пензада поезд проводнигы булып эшли башладым. Бу вакытта Футбол буенча дөнья чемпионаты бара иде. Без, яшьләр, төрле илләрдән килгән футбол фанатлары белән очрашудан һәм танышудан үзебез өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдык. Ике айдан артык проводник булып эшләгән чорда ярты Россияне күреп йөрдек, пассажирларның холык-фигылен аңларга, аралашырга өйрәндек. Ә өченче курс­тан соң безне инде хезмәт кодексы буенча эшкә алдылар. Алты ай буе практика үткән арада машинист ярдәмчесе, сос­тав слесаре һөнәрләре буенча эшләргә өйрәндек.

- Эшегез үзегезгә ошыймы соң? Балачак хыялыгыз тор­мышка аштымы?

- Минем олырак туганнарым барысы да нефть чыгару тармагында эшлиләр. Ә мин теләмәдем, абыем Нәбиулла Әскәровның һөнәрен үз иттем. Ул сугыш вакытында Пох­вистневода составлар төзүче һәм паровоз кочегары булып эшләгән. Миңа аңардан да “текә”рәк эш юк кебек тоела иде. Балачак хыялым шушы инде.

Һәм чыннан да ялгышмадым, бугай. Әлегә шушы эштән бик тә разыймын. Ләкин үсештән туктарга иртәрәк, дип уйлыйм. Авыр булса да, алга барырга кирәк.  Хыялым тормышка ашуда әти-әниемнең өлеше зурдан. Мин аларга бик рәхмәтлемен.

- Озын-озын состав бө­тенлеге, кеше гомерләре өчен җавап бирү бик җаваплы эш бит ул. Беркайчан да ял­гышканыгыз булмадымы?

- Тимер юл — ул бик җитди хәрбиләштерелгән оешма. Аз гына ялгышсаң да, башың белән җавап бирәсең. Бер заман локомотивның техник журналын дөрес тутырмаган өчен премиямнең 50 процентын басып калганнар иде. Хәзер җентекләбрәк язам мин аны.

- Нинди йөкләр ташыйсың соң?

- Кыска гына хезмәт стажыма карамастан, озын составларга төялгән авыр йөкләр ташырга да, электричкаларда пассажирлар йөртергә дә туры килде. Ни гаҗәп, өлкә буйлап пассажирлар йөртүе талчыктыра төшә икән.

- Электр транспортын йөртү сәламәтлеккә зыян ки­терә, дип ишеткәнем бар. Шу­лаймы? Төнге рейска чы­гып китүегезгә гаиләгез ничек ка­рый?

- Әниемә ошамый, әлбәттә. Ул йокысыз төннәрнең  ни икәнен яхшы белә. Шалтырата, сораша, йоклап китмәсен балам, дип борчыла да торгандыр инде.

Ә йокысыз төннәр алар эссез узмый, әлбәттә. Сменалар арасында ике тәүлек ял кирәк булуына карамастан, кайчакта икешәр төн рәттән эшләргә туры килә. Электромагнит кырлары да, эшнең киеренкелеге дә сәламәтлеккә зыян китерә, диләр. Юкка гына тимер юл хезмәткәрләрен пенсиягә ир­тәрәк чыгармыйлардыр инде.

- Локомотивта “кара ящик” тә бар дип ишеттем?

- Ул хәтле үк кара түгел, анысы. Ул юл куркынычсызлыгын саклау өчен кирәк. Юл башында машинист “кара ящик”не — регистрация кассетасын урынына урнаштыра, һәм ул машинистның бөтен хәрәкәтләрен теркәп бара. Кайсы вакытта кайсы станцияне узасың, поезд тизлеге, вакыты язылып бара. Тизлеген сәгатенә бер километрга гына арттырсаң да, туктаганда тормоз белән идарә иткәндә ялгышсаң да, тикшерү уздырачаклар һәм җәзага тартачаклар. Шуңа күрә “кара тартма”ларны яратмый да безнең халык. Аның каравы, гаебең булмаса, аны да регистратор аша расларга мөмкин.

- Бюрократизм тимер юлында да бар икән, алайса?

- Ничек булмасын инде, бар, әлбәттә. Һәр структурада да бардыр, дип уйлыйм. Карьера ясау, югары максатларга ирешү теләге белән яшәгән һәм эшләгән хезмәткәрләргә бездә үсеш мөмкинлекләре чикләнмәгән. Югары белеме булган җаваплы белгечләр югары үрләрне яулап торалар бит. Ә без, татар егетләре, кемнән ким?

UuJjH32EyWcVAprIFXOt1o VJ7zRuOjlSQ xqY24AYhyzI

Әңгәмәне Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1944

2 комментариев

  1. Молодец Салават.

  2. Менəə нинди сокланыырлык егетлəр бар бит. Исəнлек
    .УҢЫШЛАР