Сокланамын сиңа карап, эшлекле, уңган, диеп…

i11Яздан бирле “Җиңү” паркын күзәтеп киләм һәм анда башларын да күтәрми, бөтен күңелләрен биреп эшләүче Җәмилә һәм Искәндәр Минегалимовлар янында тукталып, хәл-әхвәлләрен белешәм дә юлымны дәвам итәм.

Камышлыбыз елдан-ел төзекләндерелә, матурлана, яшәрә һәм яшелләнә бара. Аның урамнарыннан үтеп, рәхәт тойгылар, горурлану хисе кичерәсең. Ә авылыбызның үзәге! Карап туймаслык! “Җиңү” паркына керсәң, чыгасың килмәс: агач-куакларның, чәчәкләрнең төрлелеге, күплелеге күзләрне иркәли, фонтаны тирә-якны сафландырып тора, һәйкәлләре хатирәләрне яңарта.

Марат абый Насыйров поселение җитәкчесе булып эшләгәндә утырткан ун чыршы гына да ни тора бит! Марат абый истәлеге булган бу чыршылар шундый төз, матур-аныңэзе кебек…

Шушы матурлыкны, байлыкны, дисәм дә,ялгышмам, карап, саклап, кадерләп үстерүөчен кемнеңдер ярдәме, хезмәте кирәк булганын аңлаган район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов поселение җитәкчесе Фәһим Миневәлиевка үзенең тәкъдимен ясый,һәм Фәһим Миргабидҗанович лаеклы ялда булган Җәмиләдә туктала. Җәмилә һәм Искәндәр Минегалимовлар торган йортка барып кергәч тә, үзенең дөрес юлда икәнен аңлый ул: бөтен җирдәге тәртип, чисталык бу йортта уңган-булган кешеләр яшәвен аңлата.

Тиктормас Җәмилә җитәкченең тәкъдимен кабул итә һәм менә апрель аеннан бирле ул — “Җиңү” паркының хуҗабикәсе. Ә тормыш иптәше Искәндәр һәрвакыттагыча аның янәшәсендә, бик теләп үзенең Җәмиләсенә ярдәм итә.

“Үзеңнең кирәк булуыңны тою күңелләрне күтәрә, дәрт өсти. Бик теләп эшләп йөрим. Дөрес, Искәндәрем янәшәмдә булмаса, миңа җи­ңелдән булмас иде, рәхмәт аңа. Шулай ук район, поселение җитәкчеләренә дә рәхмәтлебез, һәр даим ярдәмнәрен тоеп торабыз”,-ди Җәмилә Мөхтәбәр кызы.

Язмам ахырында авылдашлардан, кайткан, килгән-киткән кунаклардан үтенеп сорыйм: әйдәгез, шушы матурлыкның ямен җибәрмик, булганның кадерен белик, булмаганны бергәләп булдырыйк. Ә Җәмилә белән Искәндәргә саулык-сәламәтлек теләп, кирәкле, игелекле хезмәтегездә армый-талмый эшләргә язсын, диясе генә кала.

i11

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсемнәре.

«Камышлы хәбәрләре».

 

 

 

Просмотров: 2071

Комментирование запрещено