ДУМ РТ приглашает принять участие в проекте “30/40″ / Нәзарәт “30/40” проектында катнашырга чакыра

forum_30_40_0Духовное управление мусульман Республики Татарстан объявляет набор участников для проекта ”30/40″, который пройдет с 4 по 8 января 2022 года в Болгаре. Для участия в проекте приглашаются мусульмане и мусульманки в возрасте от 30 до 40 лет, в том числе семейные пары. Регистрацию на форум можно пройти до 25 декабря 2021 года на аккаунте Muslimmol  в Инстаграм, через номер телефона +7 (843) 237-86-18, а также через  Google Форму.

Форум пройдет в рамках тематики «По следам пророков» на исторической земле в городе Болгар. В здании Болгарской исламской академии участники получат наставления и уроки о жизни и деятельности пророков от современных богословов. Кроме того, в течение пяти дней участников форума ожидают тренинги на свежем воздухе, занятия с наставниками, творческие и интеллектуальные конкурсы, спортивные игры, экскурсии по историческому городу Болгар, новые знакомства и беседы на различные темы.

Форум будет организован в рамках мероприятий по празднованию 1100-летия принятия ислама Волжской Булгарией и сохранению национально-религиозного духовного наследия. Для этого форум пройдет в стилизованной татарской национальной атмосфере: костюмы и блюда будут напоминать участникам о традициях и обычаях татарского народа.

Проект ”30/40″ впервые был реализован ДУМ Татарстана в начале 2020 года.

dumrt.ru

***

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “30/40” проектына катнашучылар җыя, әлеге чара 2022 елның 4-8 гыйнварында узачак. Проектта 30-40 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр, шул исәптә гаиләле парлар да катнаша ала. Барлыгы форумда 50 кеше катнашыр, дип ниятләнә. Язылу өчен телефон: 7 (843) 237-86-18. Шулай ук 2021 елның 25 декабренә кадәр Инстаграмда Muslimmol аккаунтына язарга, шулай ук Google Форманы тутырырга мцмкин.

Бабаларыбыз рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән тарихи җирлектә – Болгар шәһәрендә узачак форум «Пәйгамбәрләр эзеннән» дип исемләнгән. Катнашучылар Болгар ислам академиясе бинасында быелгы форумга махсус чакырылган дин белгечләреннән пәйгамбәрләрнең нәсыйхәтләрен һәм дәресләрен үзләштерәчәк, аларның тормыш юллары белән танышачак. Моннан тыш, биш көн дәвамында саф һавада тренинглар, остазлар катнашында дәресләр, иҗади һәм интеллектуаль бәйгеләр, спорт уеннары, тарихи Болгар шәһәре буйлап экскурсияләр, яңа танышулар һәм төрле темаларга фикер алышулар көтелә.

Әлеге форум Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү чаралары кысаларында оештырыла. Җыен татар милли киемнәре, милли ризыклар, татар халык йолалары һәм гореф-гадәтләрен пропагандалауны да үз алдына максат итеп куя, ягъни үзәктә татар мохитен тудыра торган стилизация булачак, катнашучыларга татар мәдәнияте үрнәген тәшкил иткән бүләкләр тапшырылачак. Татар халкының милли мирасын барлау һәм саклау — форум программасының төп өлешен тәшкил итә.

“30/40” проекты беренче тапкыр Татарстан мөфтияте тарафыннан 2020 ел башында тормышка ашырылды.

dumrt.ru

Просмотров: 910

Комментирование запрещено