
Исемнәрең матур, кем куйган? Татарларда Флюра дигән матур исем бар. Аның мәгънәсе “чәчәк атучы” дигәнне аңлата. Похвистнево районының Гали авылында гомер итүче Хәлимулла кызы Флюра апа Низамовага үз исеме бигрәк туры килә дә инде! Дүрт оныгы, өч туруны (правнук) булган бу ханымга “әби” дип эндәшергә һич кенә дә тел әйләнми.
Февральнең икесендә 75 яшь тулачак, дигәч тә, башта моңа ышанмыйча тордым мин. Аллаһыга шөкер, бик яшь күренә Флюра апа, чибәрлеге дә бар, тавышы да мөлаем, зәвыклы итеп киенеп йөри. Ул һәрвакыт ап-ак яулыктан булыр, ә күз явын алырлык күлмәкләрен үзе тегеп кия.
Мин гомере буе тегүче булып эшләгән Флюра апага шалтыратканда да, ул тегү тегеп утыра иде.
“Сез тегүдән бер дә туктамыйсызмы әллә, Флюра апа?” – дим үзенә.
“Иии, Миләүшә, бөтен эшемне ташлап, тегү белән генә утыра алам мин”, — дип көлеп җибәрде ул.
Чыннан да, Флюра апа әле мәктәпкә укырга кергәнче бу эш белән шөгыльләнә башлаган. “Миңа тегү машинасы алыгыз”, — дип әти-әнисен йөдәтеп бетергәч, аңа Богырысланнан “Зингер” машинасы алып кайтканнар.
“Шатлыгым эчемә сыймады. Очыбыздагы кызлар белән җыелабыз да кемгә ыштан, кемгә юбка, кемгә күлмәк, чаршаулар, тастымаллар, мендәр тышлары, җәймәләр тегәбез. Күршеләр дә, каеп чыгарга (прострочить) дип, үз әйберләрен кертәләр иде. Әбием миңа һәрвакыт: “И, кызым, кулыңнан сөен инде”, — дип теләде.
Менә, шөкер, бүгенге көндә дә кулымнан сөенеп яшәп ятам. Балаларыма, оныкларыма, туганнарыма, авылдашларыма күлмәкләр тегәм. Менә балалар бакчасына барып, малайларга, кызларга милли киемнәр тегәр өчен, үлчәмнәр алып кайттым. Әле шуларны тегеп утыра идем”, — дип сөйләп китте Флюра апа.
“Бу сәләт сезгә кайдан килгән икән?” – дип кызыксындым аңардан.
“Әниемнең әнисе – Фәхрикамал әбием кулдан шундый оста тегә иде, исләрең китәр! Әйтерсең лә машинада тегелгән. Юрганнар, матраслар да сыра иде ул. Тегү сәләтем аңардан күчкән, дип уйлыйм”, — дип җавап бирде Флюра апа.
Милләттәшебез Гали авылында сигез сыйныфны тәмамлагач, Куйбышев шәһәренең кооператив училищесына укырга керә. Сатучы белгечлеген үзләштереп, туган җиренә кайта һәм күршедә урнашкан Рысай чуаш авылында үз һөнәре буенча эшли.
Аннары Свердлау өлкәсенә китеп, анда бәхетен сынап карарга уйлый. Әмма, озак тормыйча, Куйбышевкакайтып, шоколад ясау фабрикасына урнаша.
Ә инде 1968 елда Мидхәт исемле авылдаш егетенә кияүгә чыккач, алар Кировград шәһәренә барып урнашалар. Аннан милиция мәктәбен тәмамлаган ирен Левиха дип аталган шахтерлар бистәсенә эшкә җибәрәләр. Мидхәт әфәнде участок милиционеры булып хезмәт итә, ә Флюра апа балалар бакчасына урнаша.
“Бу бистә бик матур җирдә, урман эчендә урнашкан. Безгә анда бик ошады. Халкы бик яхшы иде. Без бүген дә анда яшәгән танышларыбыз белән элемтәне өзмибез, аралашып торабыз”, — дип искә ала Флюра апа.
Тора-бара, балалар бакчасыннан китеп, ул шахтерлар ашханәсенә эшкә урнаша. Әмма кечкенәдән тегәргә яраткан Флюра ханымга нәрсәдер җитми кебек тоела, әйтерсең лә ул нидер эзли, тормышта үз урынын барлый. Аның кулы тегүгә тартыла, хатын-кызлардагы матур күлмәкләрне күргән саен, тегү машинасы артына утырып, шундый зәвыклы киемнәр тегәсе килә.
Шулай, хыялын гамәлгә ашырырга теләп, Флюра апа алты ай тегүчелеккә укый һәм ательега урнаша, соңрак тегү фабрикасында да эшли. Биредә тегүче хезмәтенең күп нечкәлекләренә өйрәнә ул.
“Мин оста тегүчеләрнең кулларының хәрәкәтләрен күзәтеп тора идем. Алардан тәҗрибә туплап, белемемне камилләштерергә тырыштым.
Остаханәдә эшләүче олы яшьтәге бер ханым безгә, яшьләргә: “Киемнәрне үзегезгә ошарлык итеп тегегез”, — дия иде. Мин аның шушы акыллы сүзләрен эшемдәге шигаремә (девиз) әйләндереп, гомере буе шуңа тугры булып калам”, — ди Флюра апа.
Свердлау өлкәсендә яшәгәндә Низамовларның ике балалары – Гөлшат белән Наил дөньяга килә. Тора-бара Мидхәт әфәнде Тау институтын тәмамлый һәм аны Магадан өлкәсендәге бер авылга шахтерларны коткаручы булып эшләргә җибәрәләр. Әлбәттә инде, тугры хатыны иреннән калмый, аның артыннан китә.
Магаданда Флюра апаны ике куллап күтәреп алалар, чөнки кечкенә авылда тегүчеләр булмый диярлек. Яхшы хезмәте, оста тегүче буларак, яшьләрне тегәргә өйрәткәне, клиентларга яхшы мөнәсәбәт күрсәткәне өчен Флюра апага рәхмәтләр яудыралар. Гомумән, кайда гына эшләсә дә, гел мактау сүзләренә генә лаек була ул.
Аннары, Низамовлар туган якларына кайтып урнашырга булгач, Флюра ханымны эшендә калырга үгетлиләр, фатир да, Магадан шәһәренә күчерергә дә вәгъдә итәләр. Тик Мидхәт абый белән Флюра апаның күңелләре туган авылларына тартыла, һәм алар Галигә кайтып китәләр.
Ул вакытта авылда Куйбышевтагы баш киемнәре фабрикасының филиалы ачыла. Тәҗрибәле, үз эшенең чын остасы булган Флюра ханымны бирегә җитәкче итеп билгелиләр. Ике сменалап эшлиләр алар.
“Баш киеменнән тыш, тагын күп нәрсәләр тегә идек без. Әйберләребез югары сыйфаты белән аерылып тордылар. Эшебезне тикшереп торучы технологлар без җитештергән продукцияне беркайчан да яраксыз, дип тапмадылар.
Элек тастымал да тегә белмәгән күп хатын-кызлар шунда тегәргә өйрәнделәр.
Бик күңелле чаклар иде бу. Рәхәтләнеп эшләдек. Авыл хатыннары әле дә, нинди ямьле вакытлар бар иде, дип, сагынып искә алалар, күрсәләр, үземне кочаклап алалар.
Аннары бит инде колхозлар таркала башлады, безнең цехны да яптылар”, — дип исенә төшерә Флюра ханым.
Уңган кеше һәрьяклап уңган инде ул. Тегү цехы ябылгач, милләттәшебез йорт хуҗалыгы эшенә чума. Күпләп маллар, казлар тоталар алар. Теплицада помидор, кыяр үстереп саталар.
Бүгенге көндә дә Флюра апа актив тормыш рәвеше алып бара. Гали авылының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасына да йөри. Бу җәмгыять үткәргән чараларда, бәйрәмнәрдә катнаша. Оста итеп калфаклар да тегә ул. Аларны тегү буенча мастер-класслар оештыра.
Татар бизәкләре белән бизәп, өйдә кия торган тәпкәләр (тапочки) тегәргә дә ярата Флюра апа. Аларны ул бүләккә тарата. Аның тәпкәләре күчтәнәч итеп кайларга гына җибәрелмәгән! Америка, Германия, Эмират, Төркия, Казахстан һәм башка җирләрдә дә Гали тәпкәләрен киючеләр бар. Казанга бүләккә бирелгәннәре исә санап бетермәслек.
“Ак калфак” оешмасындагы эшегез нәрсәсе белән ошый?” – дип сорадым Флюра ханымнан.
“Авылдашларым белән күрешеп аралашуы гына да ни тора! Аннары кемдер бәйли, кемдер тегә, кемдер чигү чигә. Бер-беребездән күп нәрсәгә өйрәнәбез, тәҗрибә туплыйбыз.
Төрледән-төрле милли чаралар уздырып, авылыбызны халыкка таныту, аның уңган-булган кешеләрен күрсәтү юлында эшлибез. Бу аеруча шатлык өсти”.
“Флюра апа, озакламый, Аллаһы бирсә, 75 яшегезне тутырасыз. Тормышыгызда иң олуг, истә калырлык вакыйгалар нинди булды?”
“Яраткан кешеңә кияүгә чыгу, балалар туу – иң бәхетле мизгелләр. Кызыбыз да, улыбыз да югары уку йортларын тәмамладылар, яхшы укыдылар, тәртипле булып үстеләр, беркайчан да күңелебезне төшермәделәр.
Улым Наил Самарда киленебез Әлфия белән матур гына яшәп яталар, йорт салдылар. Кызыбыз Гөлшат үзебезнең яныбызда тора. Дүрт оныгым – Гөлназ, Нәзилә, Ислам, Шамил тәүфыйклы балалар булып үсеп киләләр. Гөлназыбыз Роберт исемле тәртипле егеткә кияүгә чыкты. Безгә өч турун – Сөләйман, Сәлим, Аязны бүләк иттеләр. Үз авылыбызда яшиләр. Боларның барысы да – бик тә зур шатлык”.
“Ирегез белән 53 ел бергә гомер итәсез. Хатын-кызның бәхете ирдән, диләр бит. Сез бу сүзләргә кушыла аласызмы?”
“Ирем яхшы, Аллаһыга шөкер. Без бит кара-карша йортта тордык. Бергә укыдык, бергә уйнап үстек. Тәртипле, эшчән, уңган кеше ул. Әле дә бербөтен булып яшибез. Ул – минем ныклы таянычым, ярдәмчем. Шөкер, йорт эшләренең күбесен дә ул башкара, печән дә чаба. Тавык, үрдәк, казларны карау – барысы да аның өстендә, моның өчен бер дә кайгырмыйбыз. Раббым, үзенә исәнлек бирсен. Аның белән мин бәхетле хатын булып гомер итәм”.
“Шундый матур тормышта яшәр өчен яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?”
“Сабыр булырга киңәш итәр идем. “Сабыр төбе – сары алтын”, ди татар халык мәкале. Раббыбыз да түземле булырга кушкан. Үз көеңне генә көйләтмәскә, хәләл җефетең турында да уйларга, юл куярга кирәк. Тормышта, әлбәттә, төрле чаклар була. Талашкан саен аерылышып булмый бит инде. Түзәргә, борчыган мәсьәләләрне уртага салып, сөйләшергә. Сабыр кеше бәхетле була ул”.
“Озын гомер юлы үткәнсез. Артка борылып карасак, тормышыгызны ничек тасвирлар идегез, сез канәгатьме?”
“Аллаһыга мең шөкер кылып яшим мин. Барысыннан да риза, барысыннан да канәгать. Раббым безгә исәнлек-саулык, ирем белән тигез, озын гомер бирде. Газиз туган авылыбызда яшәргә насыйп итте. Су буена төшеп, кул-аякларымны чайкасам да, җанга шундый рәхәт булып китә. Үз җиреңнең табигате дә шифалы инде. Читтәге патша сарайлары да кирәкми, туган ягыңа ни җитә!
Авылдашларыбыз шулхәтле әйбәт, мәрхәмәтле, гел ярдәмгә килергә әзер. Бер елны йортыбыз янган иде. Шунда безгә бөтен авыл халкы булышты. Садакалар җыйдылар, кем әйбер белән, кем ризык белән ярдәм итте, өебезне төзекләндерүдә катнаштылар. Барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Күршеләребез дә игелекле, алар белән бик дус торабыз.
Гомерем буе яраткан эшемне башкардым. Балаларым, оныкларым тәүфыйклы, ярдәм итеп торалар, бер-беребезгә таяныч булып яшибез.
Шуларның барысы да олуг бәхет түгелмени?! Раббыма, мең шөкер”.
Флюра Низамованың кызы Гөлшат та “Ак калфак” оешмасы эшендә актив катнаша икән. Ул бәйрәмнәрне видеога, фотога төшереп, монтаж ясый. “Одноклассники” социаль челтәрендә әлеге җәмгыятьнең төркемен алып бара, авыл хәбәрләре, кешеләр, чаралар турында мәкаләләр язып урнаштыра.
Гөлшат ханым белән аралашып, аңардан әнисе турында сораштым.
“Инәебез безгә үрнәк булып тора. Булдыклы, гадел, намуслы, эшчән, юмор хисле кеше ул.
Чисталыгы, пөхтәлеге белән аерылып тора әни. Энем белән мине ул, татарлар элек-электән ачык төстәге киемнәр кигәннәр, карадан йөрмәгез, дип үстерде. Үзе беркайчан да карасу төстәге күлмәкләр кимәде. Әле дә аның мендәр тышлары да, җәймәләре дә ап-ак. Ак төс – пакьлек билгесе, ди ул.
Инәкәй – бик акыллы хатын. Әти белән дөрес мөнәсәбәт кора белә ул. Хатын акыллы булса, ирен баш итеп яшәсә, шул ук вакытта аңа дөрес юнәлеш тә бирә белсә, гаиләдә тәртип хөкем сөрәчәк бит.
Кешеләргә карата әниебез миһербанлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, башкаларны рәнҗетүдән курка.
Атабызның туганнарына да мөгамәләсе яхшы аның. Әтинең бертуган апасы каршыбызда гына яши. Җомга саен әни аны садакадан калдырмый.
Әткәй белән инәкәй безне гел яхшылык кылырга өндәп үстерделәр, рәхмәтләребез чиксез. Без үз балаларыбызны да алар үрнәгендә тәрбияләргә тырыштык”, — дип җылы сүзләр белән телгә ала әнисен Гөлшат ханым.
Гали авылының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кәүсәрия Шәйхетдинова да Флюра апа турында уй-фикерләре белән уртаклашты.
“Флюра ханым — бик сабыр, төпле, тыныч холыклы кеше. Беркайчан тавышын күтәрмәс. Үзе чиста-пөхтә, җыйнак. Гаиләләре белән тәртипле алар. Мидхәт абый – мәчет карты. Флюра апа да, кызы Гөлшат та мәдрәсәдә дини белем алдылар, Коръән укыйлар.
Авылыбызда узган бәйрәмнәрдә актив катнаша Флюра апа, музеебыз эшендә дә булыша. Аш-суга бик оста ханым буларак, бәйрәмнәргә тәмледән-тәмле татар милли ризыкларын пешереп алып килә. Кая барсак та, Флюра апа теккән калфакларны, тәпкәләрне күчтәнәчкә илтәбез.
Гомумән, бер генә чараны да Флюра апа белән Гөлшаттан башка күз алдына да китереп булмый. Ярдәмнәре зур аларның. Хирыссыз, эчкерсез кешеләр. Үзләре белән эшләве бик җиңел. Алардан гел төпле киңәш ишетерсең.
Тегү эшләрендә инде Флюра апага тиңнәр юк. Кулыннан бар да килә! Мин үзем дә күлмәкләремне аңардан тектерәм. Ул үзе эшләгән заманнардан калган кием өлгеләре буенча тегә, шуңа күрә киемнәренең сыйфаты да бик яхшы. Үз эшен зур төгәллек белән, җентекләп башкара. Ул бит әле күлмәкләрне матур итеп бизи дә”, — дип сөйләде авылдашы турында Кәүсәрия апа.
Әйе, үз эшен бик тә яратып башкарган Флюра апа теккән күлмәкләре белән бергә кешеләргә кул һәм җан җылысын да бүләк итә.
Флюра апаның нурлы күзләре, саф елмаюы, ачык йөзе кешеләрне шунда ук үзенә җәлеп итә. Тышкы кыяфәте генә түгел, эчке дөньясы да матур, бай аның. Гали авылы остасына 75 яшьлеген куанып каршы алырга насыйп булсын.


Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, № 4 (33), 2021 ел.
Просмотров: 1354



Флюра ханум Сезне олуг юбиллеегызбелэн котлыйбыз исэнллек иминлек матур хаерле гомер телибез Ак Калфак СаМара