2022 ел башыннан Нәзарәт 250-дән артык кешегә гомрә кылуны оештырды

news_36157Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы 2022нче елның 1нче гыйнварыннан алып 250-дән артык мөселман дин кардәшебез өчен гомрә кылу, изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә сәфәр кылуны оештырды. Бу – барлыгы 7 төркемнән торган хаҗиларның җыенып сәфәргә чыгулары дигән сүз.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәптә тотып, ике еллык “тәнәфес”тән соң Согуд Гарәбстанына төркемнәрне Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Айрат хәзрәт Яруллин, Марат хәзрәт Мәрданшин, Инсаф хәзрәт Ибәтуллин һ.б. кебек Татарстанның иң яхшы, тәҗрибәле хәзрәтләре озата барды. Турның озынлыгы 12-21 көнне тәшкил итте. Сәфәр кылучылар өчен гамәл-гыйбадәтләрне хәнәфи мәзһәбе буенча башкару оештырылды, шулай ук татар гореф-гадәтләренә нигезләнеп авыз ачу мәҗлесләре, корбан ашлары үткәрелде. Бүгенге көндә “ДУМ РТ Хаҗ” компаниясе Россиядә Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча бөтен шартларга туры китереп гомрә һәм хаҗны оештыручы бердәнбер оператор булып тора.

Нәзарәтнең «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы гомрәгә чыгучыларга барлык кирәк-яраклар, догалыклар салынган ачык сары төстәге уңайлы рюкзаклар, бейджиклар өләште һәм сәфәрчеләрне трансфер белән тәэмин итүне тулысынча үз өстенә алды. Оператор мосафирларның һәрберсенә башлыча Мәскәүгә кадәр тимер юлда баруны, вокзалдан аэпортка кадәр трансфер, Мәскәүдән Җиддәгә очу, аэпорттан кунакханәләргә автобусларда бару, кунакханәдән Хәрәм мәчетенә, экскурсияләргә йөрү өчен транспорт табу һәм билетлар алуны тулысынча үз өстенә алды. “ДУМ РТ Хаҗ” операторын сайлаучы мөселманнар хәрәм мәчетләргә йөрү өчен Мәккәдә бер чакрым һәм Мәдинәдә 200 метр ераклыкта булган дүрт йолдызлы кунакханәләрдә яшәде, яшәү урыннарында иртәнге һәч кичке аш оештырылды, һәр бүлмәдә кондиционер, телевизор, wi-fi бар иде. Россиялеләр җирле сим-карталар алып, төркемдәшләре һәм группа җитәкчеләре белән кунакханәдән читкә чыкканда һәм экскурсияләргә йөргәндә телефон һәм интернет элемтәсеннән өзелмәде.

Барлык биш вакыт намазларны гомрә кылучылар җәмәгать белән мәчетләрдә укырга тырышты.

Дин кардәшләребез иң әүвәл Пәйгамбәребез ﷺ каберлеген зиярәт кылды, Пәйгамбәребезгә ﷺ Татарстан һәм Россия мөселманнары исеменнән сәлам тапшырды, Мәдинә шәһәренең үзенчәлекле урыннарын барып күрде: Әбү Бәкер, Гомәр, Гали радыйАллаһу ганһу мәчетләрендә булды, Бәкыйгъ зиратын, Өһед тавын, сәхабәләр җирләнгән каберлекләрне, Хандак сугышы булган урыннарны, Куба, Ике кыйбла мәчетләрен зиярәт кылды.

Мәккәдә булганда хаҗилар мөселманнар һәм Пәйгамбәребез ﷺ тарихында мөһим булган урыннарда булырга өлгерде. Автобуслы экскурсия вакытында төркем җитәкчеләре гомрә кылучылар белән Пәйгамбәребезгә ﷺ вахи иңгән Нур тавына, Хира тау куышлыгына, шулай ук Пәйгамбәребез ﷺ һиҗрәт вакытында мөшрикләрдән качып торган Сәүр тау куышлыгына барды, хаҗ кылганда була торган урыннарга – Гарәфәгә, аерым алганда Рәхмәт тавына барып догалар кылды, Җәмәрат (таш ату), Мина һәм Мөздәлифә урыннарын күрде, Пәйгамбәребез ﷺ хатыны Хәдичә анабыз яткан каберлеккә барып дога кылды. Җәяүле экскурсия белән дин кардәшләребез Пәйгамбәребезнең ﷺ, Әбү Бәкернең туган йортын зиярәт итте, Җен, Агач мәчетенә барды, әлеге мәчетләрнең тарихларын, Пәйгамбәребез ﷺ тормышына бәйле булган кыйссаларны тыңлады. Лекцияләр, вәгазьләр кунакханәдә дә дәвам итте.

Мәдинәдә кардәшләребез ислам тарихы музейларын зиярәт итте. Төркем җитәкчеләре экскурсияләргә, истәлекле урыннарга алып йөрүдән тыш, сәфәрчеләрнең иминлеген, сәламәтлеген кайгыртты, пандемия чорында Согуд Гарәбстанында кертелгән эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштырды: дини гамәлләр һәм экскурсияләрнең күпчелеге махсус мобиль кушымта аша язылып башкарылды. Гомрә кылучылар Россиянең төрле төбәкләреннән, башлыча Идел буе федераль округында яшәүче күпләгән дин кардәшләребездән торды.

Россиядән “ДУМ РТ Хаҗ” операторы ярдәмендә 2022 елда гомрә кылу мөмкинлегенә ирешкән 250-дән артык ватандашыбыз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, “ДУМ РТ Хаҗ” операторына, төркем җитәкчеләренә тирән рәхмәтләрен җиткерделәр. Изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә “Спутник V” вакцинасын ясатып чыгарга рөхсәт алу 2021 ел ахырында Татарстан Президентының Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре вакытында алып барылган сөйләшүләр нәтиҗәсендә ирешелде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ: “Гомрә кылу – бер гомрә белән икенче гомрә арасындагы гөнаһларның сөртелүенә сәбәп булыр”, – дигән, ә Рамазан аенда гомрә кылуның өстенлекләре турында: “Рамазан ае җиткәч гомрә кыл, чөнки гомрә бу айда хаҗ кылуга тиң була”, – дип әйткән.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! “ДУМ РТ Хаҗ” операторы белән Рамазан аенда гомрә кылу өчен 8-800-555-92-10, 8-966-240-53-96 номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

matbugat.ru

Просмотров: 656

Комментирование запрещено