Казанда туып-үскән Россия фигуристкасы Камилә Вәлиева туган көненә бирелгән иң истәлекле бүләк турында сөйләде. Спортчы сүзләренчә, иң үзенчәлекле Бүләк Россия Президенты Владимир Путиннан булган.
«Иң үзенчәлекле бүләк Владимир Владимировичтан [Путин] булды. Ул туган көнгә бүләк ясады. Бу – Россия президенты котлавы иң истә калганы булгандыр. Бу искиткеч булды», — дип яза Sport24 Камилә Вәлиевага сылтама белән.
Искәртеп үтик, Казанда туып-үскән Камилә Вәлиева Россия һәм Европа чемпионы, Пекинда узган Олимпия уеннарында команда зачетында Олимпия чемпионы. Шулай ук аның хисабында юниорлар арасында дөнья чемпионатында һәм юниорлары Гран-прие финалында җиңүләр дә бар.
Просмотров: 604