Бу көннәрдә 40 елдан артык Татар Байтуганы авылында фельдшер булып эшләгән Рәйсә Зәки кызы Кәлимуллина-Субеева вафат булган…
Изгелегегезнең чиге юк,
Кояш сипкән нурлар шикелле.
Татар Байтуганы авылына килгән һәрбер кешене, кунакмы ул, туган ягын озак еллар күрмичә сагынып кайткан бер баласымы, туймы, кыз сорарга килгән яучымы, егет йортын күрергә килгән
кодалармы, газизләрен соңгы юлга озатучылармы, әти-әни васыятен үтәп, аларны туган җирләренә җирләргә алып кайтучылармы – барысын да тау битендә, кояш нурларына күмелеп утыручы бер йорт каршы ала. Ул бар яктан да агачлар белән уратып алынган. Аның артында бик зур талтирәкләр һәм шомырт агачлары сакта тора, ә алдында капка төбеннән үк салкын сулы чишмә челтерәп ага. Аны Рәйсә апай чишмәсе, диләр. Чишмә янында ук чыганакның моңлы җырын тыңлап үскән горур тал- тирәк үсеп утыра. Монда юлчылар, туктап, саф чишмә суын эчеп, агач күләгәсендә ял итеп алалар. Хәзерге вакытта бу йорт буш булса да, тирәсендәге агачлар аны ялгыз итмиләр, бер төрле матурлык өстәп, тирә-якны бизәп торалар.
Мәктәп күрше Рус Байтуганында урнашканга, буранлы суык көннәрдә әтием мине җиккән атта каршы ала иде. Шушы йорт каршысыннан узган саен ул: «Бик күп бал ашаттылар безгә бу йорт хуҗалары — Рәхимҗан ага белән Дәрлиҗиһан апай, кызым», — ди торган иде.
- Аларның малайлары белән су коенырга йөри идек. Без кайткач, Дәрлиҗиһан апай алдыбызга
зур коштабак белән кыяр, чүлмәк белән бал, үзе салган зур күмәч чыгарып куя иде. Әй, рәхәтләнеп сыйлана идек тә, тамак туйгач, тагын инешкә йөгерә идек, — дип искә алганда, әтиемнең күзләре һәрвакыт дымлана иде. Ул вакытта ачлык булган, шулкадәр мул сыйларны ничек итеп онытып булсын инде… Бу гаиләнең үз балалары да күп булган, алар чит балаларны да ашатканнар. Шундый киңкүңелле, юмарт кешеләрне оныту мөмкин түгел. Рәхимҗан ага белән Дәрлиҗиһан апай биш малай һәм бер кыз үстерәләр – Сәлимҗан, Газимҗан, Хәбибҗан, Мирсәиф, Рәхимә, Мирзаҗан. Алар барысы да бик уңган булып үсеп җитәләр, үз гаиләләрен коралар. Сәлимҗан , Рәхимә — икешәр ,Хәбибҗан бер малай үстерәләр. Көтмәгәндә, 1941 елның 22 июнендә, Бөек Ватан сугышы башлана. Тетрәндергеч бу хәбәр Байтуганда гөрләп Сабан туе барган вакытта яңгырый. Сөйгән ярларын, хатыннарын, балаларын, ата-аналарын соңгы тапкыр кочып: «Көчле булыгыз, дошманны җиңәбез дә кайтабыз», — дип, ир-егетләр сугышка китәләр. Рәхимҗан ага белән Дәрлиҗиһан апай Кәлимуллиннар да сугышның беренче көнендә үк дүрт улларын озаталар (Мирсәиф бераз авырып торганга, аны алмыйлар).
Аларны хатыннары һәм балалары озатып калалар. Кызганычка, сабыйлары аталарын бүтән күрмиләр – Сәлимҗан, Газимҗан, Хәбибҗан, батырларча һәлак булып, сугыш кырларында ятып калалар. Туганнарын югалту кайгысын күтәрә алмыйча, Мирсәиф үлеп китә. Бу күтәргесез кара кайгыга ата-анага ничек түзәргә?! Яраланган йөрәкне ничек тынычландырырга, ятимоныкларның сагышлы карашына ничек чыдарга, «Әтием кайчан кайта?» дигән сорауга нәрсә дип җавап бирергә? Үсеп җитеп, үзләре әти булгач та, алар өзелмәс өмет белән яшәрләр. Кем белә, бәлки, әти кайтыр әле. Әмма юк шул – алар яу кырында мәңгелеккә ятып калганнар…
Мирзаҗан Кәлимуллин сугышта элемтәче (связист), парашютчы булып хезмәт итә. Бөек Җиңү көнен Берлинда каршы ала. Шулай итеп, Рәхимҗан ага белән Дәрлиҗиһан апайның бер уллары һәм бер кызлары кала. Мирзаҗан «обозный цехка» эшкә урнаша, чаналар ясый. Сугыштан соңгы авыр еллар…
1948 елда болытлы көнне кояш яктырткандай, Татар Байтуганы авылына Мәчәләйдән Рәйсә Зәки кызы Субеева шәфкать туташы булып килә. Татар Байтуганында ул елларда 1000нән артык кеше яшәгән. Ачлык, ялангачлык, юклык, трахома чире. Йорт саен ачлыктан интеккән ятим балалар, көне-төне нужа куып хәлсезләнгән аналар.
«Яп-яшь тол хатыннар, бәләкәй арба белән утын әзерләп, ашлык сугып, көлтә бәйләп, бар тапканнарын налог түләп саклап калдылар балаларын», — дип сөйли иде Рәйсә апай елый-елый. Ул үзе дә, көндез медицина пунктында эшләсә, төннәрен көлтә бәйләргә йөргән. Бармыйча калырга ярамый. Рәйсә апайның әнисе Шәмселбәдәр — Камышлыдан, әтисе — Мәчәләй егете. Әтисе Габделхәер хәзрәтнең оныгы – Зәки. Аның хакына Мәчәләйдә елганы «Мулла елгасы» дип атаганнар. Шәмселбәдәр һәм Зәки гаиләсендә бала күп туса да, Вазыйх һәм Рәйсә генә исән калалар. Рәйсә апай балачактан әти-әнисеннән бик тирәнтен дин нигезләрен өйрәнә. Кыен
вакытларда да, куанычлы минутларда да дога укый идем, дип сөйли иде Рәйсә апа.
Бу яшь чибәр кызга күз атып йөрүчеләр күп булган. Тик шомырт кара күзле, бөдрә чәчле матур егет Мирзаҗан кыз янына беркемне дә якын җибәрми. Кызның йөрәген яулау егеткә җиңел бирелми. Өч ел тырышканнан соң гына, Рәйсә Мирзаҗанга ризалыгын бирә. Рәхимҗан абый белән Дәрлиҗиһан апай Мәчәләйгә кыз сорарга баралар һәм яулык алып кайталар.
Яшь гаилә ата-аналары белән бергә төп нигездә яши башлыйлар. Йортка килен төшүгә бик куаналар, билгеле. Әмма аның эше бик тынгысыз була. Таң алдыннан да, ярты төн уртасында да медицина ярдәме сорап киләләр. Татар Байтуганы халкы гына түгел, күрше Алтын тау поселогы халкына да ярдәм итәргә туры килә. Рәйсә апай андагы хатын-кызларның да күбесенә бәбиләргә ярдәм итә.
1952 елда, гаиләне тулыландырып, аңа бәхет өстәп, кызлары Тәнзилә туа. Тәнзилә Рәйсә апайның да, Мирзаҗан абыйның да бөтен матурлыгын, табигатьнең язгы һәм җәйге гүзәллеген үзенә туплаган, диярсең. Тулган ай кебек, түм-түгәрәк йөзле, зур яшел-коңгырт, энҗедәй күзле, бөдрә чәчле гүзәлләрнең дә гүзәле булып туа бу кыз. Ә әби белән бабайның куанычын сөйләп бетергесез. Кызганычка, Дәрлиҗиһан апаның гомере кыска була. Дүрт улларын югалту хәсрәте аның исәнлеген нык какшата – 1954 елда ул үлеп китә. Килене Рәйсәгә ул васыять итеп әйткән кебек: «Бер бала да җитә, күп тапма. Әнә, мин дүртесен җирләдем», — дип әйтеп калдыра. Шулай итеп, Тәнзилә бердәнбер бала булып үсә. Тик аңа иркә булып үсәргә туры килми. Кая иркәләнсен инде? Әнисе көн-төн эштә. Җәелеп китеп эшләргә медпункты да юк ул вакытта (1967 ел). Өйдән-өйгә күченеп эшлиләр. Ә 1960 ел азагында мәчеттә бала табу йорты (роддом) ачалар. Рәйсә апаның хезмәте тагын да катлаулана. Көн-төн эштә. Өч Байтуган авылына берүзе. Ул елларда бәбиләүчеләр саны да күп. «Халык — Сабан туенда, ә мин — дежурда», — дип искә ала Рәйсә апа.
Бераздан бала табу йортын ябалар, медпунктны бер өйдә ачалар, ә мәчеттә балалар бакчасы эшли башлый. Соңрак медпунктны кабат мәчеттә ачалар. 1970 ел азагында гына агачтан ике бүлмәле медпункт салалар, күмер белән ягыла торган мич була. Күршесе Назыймә апай санитарка булып эшли. Бик уңган иде, дип еш искә ала аны Рәйсә апай.
Рәйсә апай сөйләгәннәрне тыңлаганда һәрвакыт түрәләргә исем китә иде. Башлангыч татар мәктәбен, мәчетне япканнар, зур итеп медпункт та салдырмаганнар. Димәк, алар халык турында
бөтенләй уйламаганнар. Балалар мәктәптә укысалар, мәчеттә картлар дога кылсалар, файдасы
да, савабы да булыр иде. Юк шул, атеизмның чәчәк аткан чагы…
Рәйсә апай Татар Байтуганында 40 елдан артык фельдшер булып эшли. Ә Тәнзиләгә иркәләнеп торырга туры килми. Әнисе көн-төн эштә булганга, бөтен өй эшләрен кызга башкарырга туры килә. «Син дә, минем кебек, фельдшер булырсың», — дигәч, Тәнзилә: «Юк,әни, мин укысам, табибка укыйм», дия торган булган.
Рәйсә апай яраткан хезмәтенә бар көчен, сәләтен куя. Аның мед- пункты бар яклап та гел алдынгылардан була. Әнием Рәйсә апайдан укол кадатып чыга иде дә: «Медицина хезмәтен сайласагыз, Рәйсә кебек, йомшак куллы, җылы карашлы, сүз белән дә дәвалый алучы булыгыз», — дия иде.
Еллар уза, Тәнзилә Байтуган авылының 8 еллык мәктәбен, аннан соң Камышлыда 9 – 10 сый- ныфларны тәмамлый да, әнисе юлын сайлап, Куйбышевның медицина институтына керер исәп белән имтиханнар тапшыра. Әмма конкурсны уза алмый. Аны Сосна авылына химия-биология укытучысы итеп алалар. Яшь укытучыны барысы да бик яраталар, мәктәптә эшләргә калырга өндиләр. Авылда Тәнзиләгә гашыйк булмаган егет калмагандыр, мөгаен. Тик ул дуслашу түгел, берсе белән дә сөйләшми дә. Аның максаты бар: көзен имтиханнарны уңышлы тапшырып, Куйбышев мединститутына керү. Ниһаять, 1970 елда кызның хыялы чынга аша.
Уку бер дә җиңел булмый, билгеле. Көн-төн кулдан китап төшми. «Уку – энә белән кое казу», дип
юкка гына әйтмәгәннәр инде. Бик тырышып укый Тәнзилә. Студент еллары — онытылмаслык еллар. Уйламаганда Тәнзилә гашыйк булып куя. Кызның йөрәген шул институтта укучы Камышлы егете Рәфхәт Шиһапов яулый. Егет институтны алданрак тәмамлый, яшь пар матур итеп туй уздыралар. Тәнзилә укуын тәмамлагач, аларны Чебоксар шәһәренә җибәрәләр, анда интернатура үтәләр. 1977 елда улары Марат туа. Бераздан Шиһаповлар Похвистнево шәһәренә кайталар, уллары Азат дөньяга килә. Тик сабыйның гомере кыска була – ул бала тудыру йортында сары чире йоктыра, матур гына үсеп килгәндә үлеп китә. Бу югалту гаилә өчен беренче сынау була. 1982 елда кызлары Гөлнара туа. Рәйсә апаныңчылары гел бергә, киңәшләшеп медицина өлкәсендә хезмәт итәләр. Рәфхәт Әсхәтович – уролог-хирург, Тәнзилә Мирзовна гинеколог булып эшлиләр гомер буе.
1995 елда Тәнзилә ханымны Похвистнево районының баш гинекологы итеп куялар, тагын өч елдан акушерлык бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. 2010 елда Похвистнево шәһәрендә Камышлы, Кләүле, Исаклы, Шенталы, Похвистнево районнары өчен бик зур перинаталь үзәк төзелә. Санап киткән район хатын-кызларының барысы да шушы үзәктә бала табалар. Тәнзилә ханымга шушы үзәк җитәкчесе вазифалары йөкләнә. Медицина хезмәткәре буларак, бу — искиткеч җаваплы эш, дип әйтә алам. Берьюлы ике кеше гомере өчен җаваплылык бит ул. Тәнзилә Мирзовна дәвалаган хатын-кызлар санының чуты юктыр, мөгаен. Ана булырга теләгән, әмма төрле проблемалары булган хатын-кызлар табиб янына күз яшьләре белән ярдәм сорап килгәч, Тәнзилә Мирзовна, аларны юатып, күңелләренә өмет салып, тынычландырырга тырышкан.
Ул һәрдаим белемен арттыру өчен төрле курслар уза тора. Төрле елларда Мәскәү, Баку, Краснодар, Казан һәм башка шәһәрләрдә квалификация үстерү курсларын тәмамлый. Үз эшенең чын остасы булган табиб бик күп гаиләләргә бала бәхете бүләк итә.
Тәнзилә Мирзовнаның тырышлыгы хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә. Күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары арасында сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы биргән Мактау граматосы да бар. 2015 елда аны Мәскәүдә узган медицина хезмәткәрләре бәйрәменә чакыралар һәм «Отличник здравоохранения» дигән мактау билгесе белән бүләклиләр.
Әмма тирән фикерле, тыйнак, акыллы Тәнзилә ханым өчен авыруларның, бәхетле аналарның чын күңелдән әйткән рәхмәт сүзләре — иң зур бүләк.
Бүгенге көндә дә Тәнзилә Мирзовна хезмәт юлын дәвам итә. Ул тудырган балалар, үсеп җитеп, үзләре дә әни-әти булырга өлгерделәр инде. Ә табиб һаман әле төрле яктан рәхмәт сүзләре ишетә. Аңа язалар, шалтыраталар, бәйрәмнәр белән котлыйлар, аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре аның өстәлендә ел әйләнәсе шиңми. Минемчә, бу – бәхетнең иң зурысы. Шушы рәхмәтләр, дәва алган авыруларның ихтирамы аңа алга таба да армый-талмый эшләргә көч бирә.
Ул үзе турында сөйләргә яратмый, тыйнаклыгы кушмый. Ә менә аның кул астында эшләүчеләр, осталыгына сокланып: «Бик таләпчән, һәр кешегә карата игътибарлы, һәрбер сүзен уйлап сөйли, бөтен хезмәткәрләренә дә бертигез ихтирам белән карый, һәрвакыт пөхтә, чста киенгән, беркайчан да бизәнми. Хезмәткәрләреннән дә пөхтәлек, чисталык таләп итә. Эшне җиренә җиткереп башкарырга, коллективта бердәм булырга өйрәтә. Көтмәгәндә зур комиссияләр, хәтта Мәскәүдән дә килеп төшәргә мөмкиннәр. Без һәрвакыт бу тикшерүләргә әзер булырга тиеш», — дип сөйлиләр.
Минем үземә дә бәбиләүче хатын-кызларны шул үзәккә илтергә туры килде. Анда ятучы авырулар, Тәнзилә Мирзовна авылдашларның хәлен белешеп тора, җылы сүзләрен жәлләми, диләр. «Җылысүз – җан азыгы», дип дөрес әйтәләр инде.
«Сулар сибеп кенә гөлләр үсми,
Кояш нуры әгәр тимәсә».
Бик дөрес сүзләр.
Җәй уртасындагы кырау кебек, Тәнзилә ханымның тормышында да бик күп сынаулар була. 2009 елның 2 гыйнварында әтисен соңгы юлга озаталар, аннан соң – каенанасын, каенатасын, иренең бертуганнарын… 2013 елның 30 декабрендә фаҗигале рәвештәулы Марат вафат була, 2020 елның 29 декабрендә яраткан тормыш иптәше мәңгелеккә күзләрен йома. Билгеле инде, әлеге югалтулар аның йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яралар калдыралар. Шулай да ул алга атларга көч таба. Бүгенге көндә аның куанычы – әнисе Рәйсә, кызы Гөлнара, оныгы Әмир һәм ике туган энеләре-сеңелләре, абыйлары.
Өч ел инде Рәйсә апай Похвистнево шәһәрендә, кызы Тәнзиләдә яши. 2021 елның 28 декабрендә ул 90 еллык күркәм юбилеен билгеләп үтте. Күз ачмаслык буран иде. Без, берничә машина тезелеп, Коръән мәҗлесенә бардык. Шундый һава торышы булуына карамастан, бөтен чакырылган кунаклар килгән иде. Барыбыз да Рәйсә апага җылы, матур теләкләр теләдек. Гомере буе авылдашларының исәнлеге сагында торган, бар яктан булган, соклангыч уңган, йомшак күңелле якташыбызга санап бетергесез изгелекләре, татар милләтенә, дингә тугры булган бала – Тәнзилә ханымны тәрбияләгәне өчен чиксез рәхмәтләр җиткердек.
Туып-үскән нигезен дә онытмый Тәнзилә ханым. Аның бакчасында нинди генә гөл-чәчәкләр, яшелчәләр үсми. Табыннарны да һәрвакыт бик мул итеп әзерли Тәнзилә Мирзовна. Ул, ел саен туган нигезенә кайтып, корбаннар чалдыра, бакыйлыкка күчкән якыннары рухына Коръән укыта. Әлеге сүзләремне язганда әниемнең: «Кызым, күңелең җитсә, бөтен нәрсәгә дә өлгереп була», — дигән сүзләре искә төшә. Әниемнең Рәйсә кебек булыгыз, дигән сүзләрен искә алыпмы, без дә апам белән медицина юнәлешен, шәфкатьлелек юлын сайладык.
1978 – 1981 елларда Гөлфия апам Рус Байтуганында фельдшер булып эшләде. Аннан соң аның
эшен мин дәвам иттем. Рәйсә ханым белән гел бергә эшләдек, ул – Татар, мин – Рус Байтуганында. Яшь аермабыз байтак булса да, Рәйсә апай белән гел бергә идек. Конференцияләргә дә бергә барабыз, медосмотрларны да, прививкаларны да бергә үткәрәбез. Рәйсә апа лаеклы ялга чыккач, Гөлфия апам яңадан аның урынына кайтты. Байтуган медпунктлары гел беренчеләрдән булдылар һәм еллар буе беренчелекне саклап килдек. Аллаһыга шөкер, Гиппократка биргән антыбызга тугры булдык. Рәйсә Зәкиевна, Тәнзилә Мирзовна, Гөлфия һәм Нурания Минсәхиевналар ак халатларына тап төшермәделәр.
Язмам азагында тагын шулбәхетле нигез турында искә алып үтәргә булдым. Аның яныннан узганда, берничә генә минутка булса да туктап сокланмый калмыйм. Чишмә тавышын, агач яфракларының пышылдавын тыңларга яратам, догалар кылам. Быел язын бик зур булып үскән тополь агачы янына килеп баскач, яфракларның тавышына хәйран калдым. Әлеге агачның яфрак тавышы да башкалардан аерылып тора, вакыт-вакыт ниндидер көй дә су-залар сыман. Гасырлар буе аккан Рәйсә апай чишмәсе дә кушылды яфраклар җырына. Ә мин сүз белән аңлатып булмаслык моңга чумдым. Бу нигезгә килен булып төшкән чибәркәй — Рәйсә апай, шунда дөньяга аваз салган Тәнзилә ханым турында әллә ничә томлы китап язарга булыр иде. Мәкаләмнең геройлары — Рәйсә Зәкиевна һәм Тәнзилә Мирзовна нинди генә зур дәрәҗәле биеклеккә күтәрелсәләр дә, алар өчен иң зур дәрәҗә – гомер буе юлдашлары булган Аллаһы-ның рәхмәте һәм гаделлек. Кылган игелекләре санап бетергесез. Һәрбер изгелекләре өчен үзләренә саваплар кайтсын иде.
Шушы искиткеч шәхесләр алдында баш иеп, авылдашлары исеменнән аларга чиксез рәхмәтләр җиткерәм һәм изге теләкләр юллыйм. Исәнлек-саулык, озын гомер, аяз күк йөзе, күңел тынычлыгы, югалтуларсыз гомер кичерүләрен телим.
Нурания АБЗАЛОВА, Самар өлкәсенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Фатих Мортазин премиясе лауреаты.
«Самар татарлары» журналы, №2 (39), 2023 ел.
Просмотров: 711