Нәҗиб Сәйфетдинов: “Ялкынлы яшьлек” ансамбле – милли мәдәниятебез җәүһәре” 

3Аллаһыга шөкер, Самар татарлары арасында милләтебез язмышы өчен янып-көеп йөрүче, ана телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче шәхесләр аз түгел.

Самар Җәмигъ мәчетендәге “Диннәр тарихы” дип аталган музейның җитәкчесе – Якуб улы Нәҗиб Сәйфетдинов та — шундый күркәм кешеләрнең берсе. Ул шәһәребездәге татар-мөселман тормышында актив катнашып килә, милли, дини, тарихи-мәдәни җәүһәрләребезне, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен тергезү, саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру юнәлешендә, көчен, вакытын, малын кызганмыйча, зур эшләр башкара.

Күптән түгел Нәҗиб әфәнде тагын бер игелекле, мактауга лаеклы хезмәткә керешкән бит әле. Үз вакытында ул Самарның атаклы “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле концертларын видеокамерага төшереп барган. Ә хәзер шушы видеокассеталарны цифрлы форматка күчерү белән шөгыльләнә.

- Мин, 1992 елдан алып, яраткан ансамблебезнең концертларын видеога төшереп килдем. Ул вакытта видеокамераларның хакы “Жигули” машинасы бәясенә тиң иде. Ә1992 елга кадәр алар бөтенләй дә юк иде.

Бу идея болай барлыкка килде. Иптәшем Глүс Каюмовның әнисе Волгоградта яши иде. Ул елларда бу шәһәрдә бернинди татар концертлары, чаралары уздырылмый торган булган. Һәм Глүснең әнисе, әгәр дә сездә татар тамашаларының видеолары булса, зинһар, миңа җибәрегез әле, дип сорады. Шулай, “Ялкынлы яшьлек”нең концертларын төшереп, видеокассеталарның копияләрен ясап, аларны посылка итеп аңа сала башладым. Аннары инде моның белән чын-чынлап мавыгып киттем. 

Бүгенге көндә миндә “Ялкынлы яшьлек” концертлары төшерелгән йөздән артык видеокассета бар. Танылган ансамблебез тарих битләрендә уелып калсын, ә иң мөһиме – хәзерге һәм киләчәк буын вәкилләре “Ялкынлы яшьлек” турында белсен, аның белән горурлансын, искиткеч сәләткә ия булган үзешчән артистларыбызга соклансын, дип, әлеге видеокассеталарны цифр форматына күчерү эшенә тотынырга булдым. Бигрәк тә бүгенге яшьләребез арасында “Ялкынлы яшьлек”нең җырчылары, музыка коралларында уйнаучылары турында кызыксынучылар булуы мине бу эшкә илһамландырып җибәрде.

Әлеге хезмәтне бик кирәкле, дип саныйм, чөнки хәзер цифрлы технологияләр заманы бит. Бигрәк тә мондый форматтагы информациягә зыян килми, язмалар магнитсызланмый һәм, күпме генә копия ясасаң да, аларның сыйфаты югалмый.

Самар өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка һәм журналист, тарихчы Шамил Галимовка Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Иң беренчеләрдән булып, әлеге идея буенча шушы кешеләр белән киңәштем.  Алар шунда ук башлангычымны хупладылар һәм матди ярдәм дә күрсәттеләр. Шул акчаларга, оцифровкалауэшен башкарырөчен, махсус җайланма сатып алдым. Яхшы компьютер һәм бу процесс өчен кирәкле калган нәрсәләр үземдә бар иде инде.

“Ялкынлы яшьлек” концертларының цифр форматына күчерелгән видеоязмаларын урнаштырып барыр өчен, Телеграм челтәрендә “Чишмә башында” (“У истоков”) дип аталган махсус канал булдырдык. Бу исемне Шамил әфәнде Галимов белән бергәләп уйлап таптык.

Шатлыкка, төркемдә кешеләр саны артканнан-арта бара. Кызыксыналар, сораулар бирәләр, фикерләрен язалар, рәхмәтләрен белдерәләр, берничә кеше матди ярдәм дә күрсәтте.

Әйе, башкача мөмкин дә түгелдер. “Ялкынлы яшьлек” – милли мәдәниятебез җәүһәре бит. Ул Самарда татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертте.

Шамил Сатдаров, Мидхәт Галимуллин, Илгиз Колючев, Камил Шамкаев, Әхмәт Нәфыйгин оештырган ансамбльгә хәзер 53 яшь.

1970 елда булдырылган “Ялкынлы яшьлек” 1977 елда “халык” исемен ала. 1985 елдаБөтенсоюз җыр, бию һәм шигърият конкурсында лауреат була.

Ансамбль, сәләтле милләттәшләребезне бергә туплап, тамашачыларны моңлы җырлары, дәртле биюләре, ялкынлы шигырьләре белән куандырып яшәде һәм яши.

Күпме кешеләр шушында үз тиңнәрен тапканнар, матур-матур гаиләләр корып, балалар үстергәннәр. Хәзер инде аларның уллары һәм кызлары да “Ялкынлы яшьлек”тә үз талантларын күрсәтәләр.

Мин концертларны гына түгел, тәнәфес вакытында фойега чыккан халыкны да төшереп йөри идем. Ул чакларда аеруча күңелле иде бит! Кешеләр гармун көйләренә бииләр, күңел ачалар, бер-берсе белән аралашалар.

Рус шәһәрендә яшәп, туган телебезгә, җыр-моңнарыбызга, гомумән, татар сәнгатенә сусаган халык “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең оешуын шулкадәр шатланып кабул итте! 70 — 80нче елларда концертларга халык ишелеп йөрде. Ул халыкчанлыгы белән алдыргандыр, дип уйлыйм. Һәркем концертка үзенең авылдашын, күршесен, туганын күрергә килә иде.

Күпләрдән, Исламда музыка тыелган, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әмма минем шуны әйтәсем килә -  “Ялкынлы яшьлек”тә катнашкан, ансамбльнең концертларына йөргән кешеләрнең күбесе мәчет бусагасын атлап керделәр. Баштан, ана телендә яңгыраган җырларны тыңлап, милли сәнгатебез белән кызыксынып, алар дингә дә килделәр. Шәһәребездә татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр, әйтик, Шамил Баһаутдин, Шамил Галимов, Радик Газизов һәм башкалар, намаз укыйлар, гомумән, Ислам дине таләпләрен үтәп яшиләр. Илгиз абый Колючев белән без бергә мәдрәсәдә белем алдык.

Шуны да билгеләп үтәсем килә — Шамил Баһаутдин һәм Шамил Галимов мин җитәкләгән музейга бәһасез экспонатлар бүләк иттеләр,  - дип сөйли әңгәмәдәшем.

- Әлеге эш җиңел түгелдер инде, Нәҗиб абый, — дип сүзгә кушылдым.

- Өч сәгатьлек бер видеокассетаны оцифровкалау өчен 10 сәгатькә якын вакыт китә. Сыйфатларын яхшыртыр өчен, язмаларны дүрт программа аша үткәрәм. Эш башланды гына. Алда әйткәнемчә, миндә йөздән артык видеокассета бар. Шуңа күрә әле эшләргә дә эшләргә.

Телеграмдагы төркемгә өч сәгатьлек видеоларны биреп булмый, чөнки кешеләр андый озын язмаларны карап утырмаячаклар. Шуңа күрә мин аларны, 30шар минутлык итеп ясап, бүлеп-бүлеп урнаштырам.

Күп кенә видеоязмаларымны үз вакытында Илгиз абый Колючевка бирдем. Менә шуларны табасы иде дә бит.

Сүз уңаеннан, милләттәшләребезгә үтенеч белән мөрәҗәгать итәсем килә. Әгәр дә кемдәдер “Ялкынлы яшьлек” концертларының видеога төшерелгән язмалары бар икән, миңа китерсәгезче, аларны, цифрлы форматка күчереп, каналыбызга урнаштырыр идем, — дип уртаклашты Нәҗиб әфәнде.

Мин дә Телеграм челтәрендәге “У истоков” төркемен карап барам. Милләттәшебез, чыннан да, игелекле эш башлаган. “Ялкынлы яшьлек”нең йөрәге тибә анда! Инде күптән якын кешеләребезгә әйләнгән артистларыбызның яп-яшь чакларын карарга шундый кызык. Сокландыргыч талант ияләре! Чыннан да, ялкынлы яшьлек, ямьле яшьлек, онытылмаслык яшьлек…

Нәҗиб абый башкарган хезмәт турында халык ни уйлый икән, дип, берничә кешедән фикерләрен сорадым. Аларны укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәм.

Самар өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте активисты, кыз чагында “Ялкынлы яшьлек” концертларын алып барган Наилә Сабирҗанова:

“Телеграмда “Чишмә башында” исемле төркем пәйда булды. Бу – Самар халкы өчен искитмәле куанычлы хәбәр. Тарихыбызны торгызган, безне яшьлеккә “алып кайткан” өчен Нәҗиб абыйга Аллаһының рәхмәтләре яусын. Уникаль видеоязмаларны караганда, күзләргә яшьләр килә. Бу канал, һичшиксез, милләтебезне берләштерәчәк!”

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы Айсылу Әбдиева:

“Нәҗиб, ул чактагы катлаулы, әмма кызыклы һәм бик күңелле мизгелләрне саклап килүең өчен мең рәхмәт!”

Самар өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Гүзәл Рамазанова:

“Нәҗиб абый, сез барыбызга да бик кирәк булган эш башкарасыз. Үз вакытында яраткан ансамблебезнең концертларын видеога төшереп барганыгыз һәм хәзер аларны цифр форматына күчерүегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Бөтен видеоязмалар да бик кызыклы. Кызганыч ки, күп артистлар хәзер якты дөньяда юк инде… Шул сәләтле кешеләрне исебездән чыгармасак иде”.

Вәсимә Фәрдиева:

“Искиткеч видеоязмалар ич бу! Шуларны безгә, яшьләргә, җиткергәнегез өчен Аллаһының рәхмәте яусын. Бу – безнең өчен истәлек, үрнәк. Шундый талантлы шәхесләребез булганга горурлык хисләре туа!” 

Раил Ходов:

“Хәерле хезмәтегездә Аллаһы Тәгалә Үз ярдәмен бирсен. Бик кирәкле эш башлагансыз. Ахырына җиткерергә насыйп булсын!”

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Флорида Локманова:

“Нәҗиб әфәндегә, шундый бәһасез видеокассеталарны саклап калганы өчен, афәрин, дип әйтәсе килә! Күпме кеше шушы язмаларда үзен күреп шатланачак, элеккеге елларны исенә төшерәчәк. Аларның балаларына, оныкларына да бу нинди яхшы истәлек бит”.

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы Илнур Алтынбаев:

“Хәзер кешеләр, бигрәк тә яшьләр, күп вакытларын интернетта үткәрәләр. Шуңа күрә Телеграмда шушындый төркем оештырылуы бик әйбәт. Егетләр, кызлар, ансамблебезнең эшчәнлеген күреп, гыйбрәт алып, милли сәнгатебезне сакларга, үстерергә омтылсалар, бигрәк тә яхшы булыр иде.

Нәҗиб әфәндегә Раббыбыз ярдәмен бирсен. Аңа булышучылар табылса, бу эш тагын да алгарак китәр иде, дип уйлыйм”.       

Хөрмәтле укучыларыбыз, әгәр дә берәрегездә “Ялкынлы яшьлек” концертлары язылган видеокассеталар булса, Самар Җәмигъ мәчете музеена килеп, Нәҗиб Сәйфетдиновка мөрәҗәгать итә аласыз.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №2 (39), 2023 ел.

 

    

         

Просмотров: 627

Один комментарий

  1. Бу бикь дэрэсь бийя бирю Нэжэпь эфэньдэгэ