“Мине һәрьяклап бәхетле иткәне өчен Аллаһыма шөкер кылам”

Суфия ханым

Суфия ханым

Татарлар арасында үрнәккә куярлык гаиләләр булуы күңелне җылыта. Гадәттә, андый гаиләләр әби-бабайлардан башлап, онык-туруннарга кадәр тәртипле, тәрбияле, мактап кына телгә алырлык, лаеклы кешеләрдән тупланган була.

Менә язмам герое – Похвистнево районының Гали авылында яшәүче, 65 яшьлек Габделягъфәр кызы Суфия Сәлимова (кыз фамилиясе – Сәгъдиева) да — нәкъ шундый затлы нәселнең асыл кызы.

Аның әби-бабалары дини кешеләр булганнар. Әтисенең атасы – бабасы Габделсаммат Гали авылы мәчетендә берничә еллар мөәзин вазифасын башкарган.

Әнисе, 88 яшьлек Халисә апа, бүгенге көндә Галинең хөрмәтле, дәрәҗәле абыстае.

Энесе — Сызран шәһәрендәге Җәмигъ мәчетенең өлкән имамы  Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевны да бик күпләр белә.

Суфия апа чын татар хатын-кызларына хас булган сыйфатларга ия – тыйнак, гади, сабыр, нәзакәтле, оялчан. Ачык йөзле, аралашучан, кешеләр белән елмаеп, ихлас күңелдән, ипле, ягымлы итеп сөйләшә ул. Шуңа күрә дә аның белән әңгәмәләшү бигрәк тә рәхәт, уңай булды миңа.

Милләттәшебез үз гомерен укытучы һөнәренә багышлаган. Мәктәптән соң Куйбышев шәһәренең педагогика институтында, физика-математика факультетында укыган ул.

- Авылыбыз мәктәбендә безгә математика фәненнән белем биргән укытучыбыз Нина Ефимовна Маркеловага һәрчак соклана идем. Ул дәресләрне кызыклы итеп үткәрә, укучыларда бу предметка кызыксыну уята белә иде. Бик яхшы мөгаллимә. Аңа кызыгып, укытучы һөнәрен үзләштерергә булдым да инде һәм нәкъ математиканы сайладым, — ди бу турыда Суфия ханым.

Институтны уңышлы тәмамлагач, яшь белгечне Похвистнево районындагы Алешкино дип аталган мукшы авылының сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Биредә биш ел эшләгәч, милләттәшебезне Похвистнево районы мәгариф бүлегенә инспектор итеп алалар. Ә алты елдан соң ул туган авылы Галидә башта балалар бакчасында эшли, аннары мәктәпкә урнаша. Хезмәт стажы да шактый аның, 38 ел тәшкил итә.

Суфия Сәлимованың мактаулы эшен, тырышлыгын, активлыгын, иҗадилыгын лаеклы бәяләп, үзен күп санлы Мактаунамәләр белән бүләкләгәннәр.

- Суфия апа, балачак елларыгызга кайтып килик әле. Гаиләдә ничә бала сез? Әти-әниегез нинди тәрбия, үгет-нәсыйхәтләр биреп үстерделәр? –дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.

- Без, биш туган – мин, энеләрем Хәйдәр, Зөфәр, Әнвәр һәм Илгизәр, гади колхозчылар гаиләсендә туып-үстек. Шөкер, алар белән туганлык җепләребез нык, бүгенге көндә тату булып, аралашып, бер-беребезгә булышып яшибез.

Суфия ханым туганнары арасында

Суфия ханым туганнары арасында

Кызганыч ки, әтиебез, авырып, 39 яшендә вафат булды. Шулай итеп, инәкәебез 34 яшендә тол калды. Миңа, беренче балага, ул вакытта 11 яшь, иң кече энебез Илгизәргә 5 ай ярым иде.

Әни һәрвакыт диярлек эштә булгач, хуҗалык минем һәм энем Хәйдәр өстендә булды. Калган туганнарыбыз әле кечкенәләр бит инде.  

Әтиебез акыллы, дөрес, туры кеше иде. Инәкәебез бик сабыр, түземле, беркайчан беркемгә каршы сүз әйтмәс.

Әтисез үссәк тә, Аллаһыга шөкер, башкалардан ким-хур булмадык, әни безгә җил-давыл тидермәде, яхшы киемнәрдән йөрдек, туйганчы ашадык. Бишебезгә дә югары белем бирде инәкәй. Гомумән, укуны гел беренче урынга куйды ул. Безгә дә моның никадәр кирәк, мөһим булуын туглап торды, үзе дә һәрвакыт гыйлем туплап, зыялылашып яшәргә тырышты.

Үз вакытында әни, Самарга йөреп, дини белем алды һәм гомере буе аны үстерә, камилләштерә торды. Бүгенге көндә авыл абыстае, әлһәмдүлилләһ, үзен хөрмәт итәләр, зурлыйлар.

Әби-бабай тәрбиясен күрү бәхетенә дә ирештек без. Бигрәк тә инәкәйнең әнисе — Минкамал әбиемнең сабакларын алырга насыйп булды.

Әби-бабаларым да, әти-әнием дә, андый булыгыз, мондый булыгыз, дип артык сөйләмәделәр. Безне күбрәк үз үрнәкләрендә тәрбияләделәр. Аларның гамәлләрен, сыйфатларын, кешеләргә мөнәсәбәтләрен күреп үстек тә, шундый булырга тырыштык.

Мин тормышка чыкканда инәкәй әйтеп җибәргән сүзләрне әле дә бик яхшы хәтерлим. “Кызым, пәрәмәчләре дә башка төрле була. Кияүгә киттең икән, аларныкы бул да, аларча яшә”, — дигән иде ул миңа. Ирем, бием (Гали авылында каенананы шулай дип атыйлар – авт. искәрмәсе) белән шулай тордык та.

Суфия ханымның яшь чагы

Суфия ханымның яшь чагы

Алешкино авылы мәктәбендә эшләгән елларда. Суфия ханым сулдан икенче

Алешкино авылы мәктәбендә эшләгән елларда. Суфия ханым сулдан икенче

Суфия Сәлимова укучысы белән

Суфия Сәлимова укучысы белән

- Мөгаллимә хезмәте күңелегезгә нәрсәсе белән якын булды?

- Балаларны сөям мин. Шуңа күрә эшемне дә яратып башкардым.

Лаеклы ялга китүемә биш ел булды инде. Мәктәптә хезмәт иткән елларымны бик сагынам.

Коллективыбыз да яхшы иде безнең, бер-беребезгә җылы мөнәсәбәт күрсәтеп, булышып, шундый рәхәт эшләдек. Үпкәләшү, ачуланышу булмады. Бүген дә хезмәттәшләрем белән аралашып, күрешеп, кунакка йөрешеп торабыз, бергәләп табигать кочагына ял итәргә чыгабыз. Мәктәптә Белем көненә, Соңгы кыңгырау кичәсенә җыелабыз.

2015 елда, мәктәбебезнең 110 еллык юбилеена элгәреге елларда укыткан һәм бүгенге көндә эшләп килүче мөгаллимнәребезгә багышланган өч альбом ясап бүләк иткән идем.

Рәхмәт, хәзерге укытучылар да безне, ветераннарны, онытмыйлар, төрле чараларга чакыралар, игътибар күрсәтәләр.

- Ә укучыларыгыз сезнең белән элемтәгә керәме соң?

- Әйе, хәлләрне белеп торалар, рәхмәтләрен белдерәләр. Мин дә аларның тормышлары, язмышлары белән кызыксынам. Социаль челтәрләрдә дә фотоларын карап торам. Барысы да миңа бик якыннар бит.

Шунысына сөенеп яшим – укучыларымның күпчелеге тәртипле, әдәпле кешеләр булып үстеләр. Төрле тармакларда тырышып эшлиләр, мактауларга лаек булалар.

- Суфия ханым, сезнеңчә, мөгаллимә нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Әлбәттә инде, иң беренче чиратта, балаларны чын күңелдән яратырга, аларны аңлый белергә кирәк. Таләпчән, әмма гадел булырга, теләсә нинди хәлдә дә дөреслекне алга куярга тиеш.

- Укытучы белем генә түгел, ул әле тәрбия бирүче дә. Укучыларыгызны тәрбияләүдә нинди чаралар кулланып эшләдегез?

-  Дөрес әйтәсез.Тәрбияне күбесенчә әти-әни бирсә дә, мөгаллимнәр дә бу хезмәттә зур роль уйныйлар, әлбәттә. Һәр дәрестә, һәр тәнәфестә тәрбия эшен алып баралар бит алар. Ул укыту белән бергә бара.

Төрле әдәп-әхлак темаларына сыйныф сәгатьләре дә күп үткәрә идек. Без хезмәттәшем Кәүсәрия Шәйхетдинова белән балаларга күбрәк динебез Исламга нигезләнгән тәрбия бирергә тырыштык. Хәтта математика буенча сыйныф сәгатьләре үткәргәндә Изге Китабыбыз Коръәни-Кәримдәге саннар турында сүз алып бара идек.

Бервакыт мәктәптә проектлар методын керттеләр. Без, укытучылар, бу методны актив куллана башладык.

Кәүсәрия ханым Шәйхетдинова белән параллель класслар алып бара идек. Аның белән берлектә укучы проектлары (ученический проект) өстендә эшләдек. Шулай, иң беренче итеп, балалар белән мәктәптә ял итү почмагы булдырдык. Иң зур проектыбыз исә авылда Бабкай чишмәсен торгызу булды. Өлкән сыйныф укучылары белән ике ел эшләдек, район җитәкчеләренә кадәр барып җиттек. Шушы проектыбыз белән район һәм өлкә буенча үткәрелгән бәйгедә җиңү дә яуладык әле.

“Армиягә озату йоласы” проекты белән укучым Региль Минһаҗев Мәскәүгә дә барган иде.

Математика, геометриядән дә проектлар ясый идек. Линар Гәрәев исемле укучым белән, өлкә конкурсларында катнашып, грамоталар алган идек.

Шушы проектларның әһәмияте зур, тәрбия эшенә зур өлеш керттеләр, дип әйтәсем килә. Алар балаларда мөстәкыйльлек, бердәмлек, җаваплылык, тырышлык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатларны тәрбияләргә булыштылар.

Тагын әле Кәүсәрия ханым белән педагогик проект (“Создание дневника ученика”) та булдырган идек.   

- Математика җиңел фән түгел, укучыларда бу предметка ничек кызыксыну, мәхәббәт уята идегез?

- Аларга һәрвакыт атаклы галим Михаил Ломоносовның: “Математику уже затем учить надобно, что она ум в порядок приводит”, — дигән сүзләрен тукып тордым. Дөрестән дә, математика кешене уйларга, фикерләргә, анализ ясарга, системага салырга өйрәтә бит. Шунысы белән ул кадерле дә. Укучыларыма да моны һәрвакыт сөйләп, аңлатып килдем.

Кызыклы математик кичәләр үткәрергә тырыша идем. Аннары практик эшләргә зур игътибар бирдем мин. Әйтик, балалар кәгазьдән, пластиктан, агачтан куб, параллелепипедкебек геометрик фигуралар ясыйлар иде. Үз куллары аша үткәргәч, алар, әлбәттә, барысын да яхшырак аңлыйлар, исләрендә калдыралар бит.

Шунысы куанычлы ки, укучыларым бердәм дәүләт имтиханнарын да уңышлы тапшырып килделәр, югары уку йортларына керделәр.

- Ата-аналар белән мөнәсәбәтләрегез нинди булды?

- Алар һәрвакыт ярдәм кулын суздылар. Шул ук проект эшләрен башкарганда да бик булыштылар. Бердәм булдык, үзләренә бары тик рәхмәт кенә әйтә алам. Аларның актив катнашы булмаса, авырга туры килер иде.

- Мактаулы, тәҗрибәле мөгаллимә буларак, яшь укытучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

- Балаларны ихластан яратыгыз, тырышып эшләгез, гадел булыгыз, дияр идем.

- Суфия ханым, гаиләгез белән дә танышасы килә.

- Сыйныфташым Рәискә кияүгә чыктым. 38 ел бергә яшәдек. Кызганыч ки, аның гомере кыска булды шул, өч ел элек якты дөньядан китеп барды. Яхшы кеше иде, мин аңа бик рәхмәтлемен.

Суфия, Рәис Сәлимовлар һәм аларның балалары

Суфия, Рәис Сәлимовлар һәм аларның балалары

Яратышып тордык без. Ул үлгәч, миңа нык авыр булды. Рәис мине гел кайгыртып, җил-давылдан саклап яшәде. Бакчада эшләгәндә дә: “Пирчәткә ки, укытучы бит син, кулларың матур булырга тиеш”, “Прическаңны яса инде, мәктәпкә барасың бар бит”, — дип кенә тора иде.

Рәисем төпчек, унынчы бала. Бием — Гөлминур инәкәй аны 47 яшендә тапкан, бик кадерләп үстергән.

Каенанам белән 27 ел бергә гомер иттек. 98 яшенә җитеп үлде ул. Соңгы 7-8 елда инде караватта утырып кына торды. Шундый яхшы кеше иде, исләрең китәр. Сүзгә килгәнебез булмады, үзара аңлашучанлык булгач, рәхәтләнеп яшәдек, Аллаһыга шөкер. Мине кызыдай якын күргәненә мин аңа хәзер дә рәхмәтле.

Рәиснең апалары Наҗия, Әлфия дә миңа карата бик әйбәт булдылар, гел ярдәм иттеләр. Алар белән кыз туганнардай яшәдек. Ни кызганыч, Әлфия апа күптән түгел вафат булды, урыны җәннәтнең түрләрендә булсын.

Ирем белән өч бала үстердек. Кызларыбыз Лилия, Нәзилә, улыбыз Шамил Самарда үз гаиләләре белән матур гына тормыш алып баралар. Әлһәмдүлилләһ, язмышларын үз милләтебез вәкилләре белән бәйләделәр. Кияүләребез Азат, Рамил, киленебез Гөлназның әйбәт кешеләр булуына сөенеп туя алмыйм. Әни, әни, дип кенә торалар алар.

Оныклары - бәгырь җимешләре

Оныклары — бәгырь җимешләре

Тормышымда ямь өстенә ямь өстәүче биш оныгым бар – Дамир, Динара, Мәликә, Мәрьям һәм Сәетгали.

Кода-кодагыйларыбыз белән дә, шөкер, яхшы мөнәсәбәтләрдә без, туганнарча аралашабыз.

Балаларыма Аллаһының рәхмәтләре яусын, кайтып, булышып торалар. Алардан башка үземә генә кыенга туры килер иде. Әле дә ярый алар бар.

- Намазга ничә яшегездә бастыгыз?

- Без, гомумән, кечкенәдән дин нигезләрен сеңдереп үстек. Белгәнегезчә, авылыбыз элек-электән бик дини булган бит безнең. Балачакта тәравих намазларына йөреп,  рәхәтләнеп тәсвихлар тыңлый идек. Уразалар тоттык, студент вакытларында да аларны калдырмадык.

Ә инде беренче балам тугач, гыйбадәт кыла башладым.  Биш вакыт намазны калдырмавыма да бер 15 еллар үткәндер инде хәзер.

Авылыбыз мәдрәсәсендә укыдым. Мөгаллимнәребез бик яхшы безнең, тирән гыйлемле остазлар. Әле дә анда белем өстәргә йөрим.

- Намаз укый башлагач, үзегездә, тормышыгызда нинди дә булса үзгәрешләр сиздегезме?

- Үзгәрешләр генә түгел, могҗизалар булды хәтта! Ике мәртәбә катлаулы операция үткәрдем мин. Икенче тапкыр хастаханәгә ятканда, инде кайта алмам, дип, үземчә саубуллашып киттем. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, организмымдагы яхшы үзгәрешләргә хәтта табиблар гаҗәпләнделәр. Менә бит укыган намазлар, кылган догалар, Раббыбызга ялваруларның хикмәте.

Аллаһы Тәгалә мине яшәтергә теләгән, димәк, Аның юлында хезмәт итәргә тиешмен, дигән уйлар керде күңелемә.

- Алайса, кешеләрнең: “Гыйбадәт кыла башлагач, Раббыбыз һәр адымда ярдәм итә”, — дигән сүзләре дөрес булып чыга? 

- Әйе, һичшиксез! Аллаһы уйламаган җирдән бирә. Чирләгәндә догалар укыйсың да, авыртуларың басыла да куя. Аллаһы юлына бастың икән, Ул ярдәменнән ташламый.

- Сезнеңчә, бүген яшьләр дингә тартыламы?

- Шөкер, дингә тартылган, тәртипле, тәрбияле яшьләр күп. Шундыйларны күргәч, күңелләр күтәрелеп китә.

Гомумән, дингә мәхәббәт ана сөте белән керергә тиеш, дип саныйм мин. Әби-бабайлар, әти-әниләр, дин юлында булып, бала-оныкларына кечкенәдән Ислам нигезләрен өйрәтсәләр, шул вакытта алар иманлы, тәртипле булып үсәрләр, намазга да басарлар, ураза да тотарлар иде.

Кайберәүләр гыйбадәт кылганда яннарыннан балаларны куып җибәрәләр. Кумагыз, дим мин андыйларга, алар шунда йөрергә тиеш, күрсеннәр, сеңдерсеннәр.

Тик менә динебезне кысрыклаган вакытларда үскән, үзләре дә Исламнан ерак булган кешеләр нарасыйларына ничек итеп Аллаһының барлыгын, берлеген аңлата алырлар да, үзләрендә дингә сөю тәрбияли алырлар икән соң, дип кенә борчылам.

Катнаш никахларның күбәеп китүе дә йөрәкне әрнетә. Кызганычка, шундый очраклар да бар бит әле – хәләл җефетләрен үз диннәренә күндерер урынына кызларыбыз, урыска кияүгә чыкса, марҗага әйләнәләр, егетләребез, марҗага өйләнсә, урыс булып куялар.

- Суфия апа, быел беренче мәртәбә хаҗ кылгансыз икән. Изге җирләрдән нинди тәэсирләр белән кайттыгыз?

- Хаҗга мине кызларым, кияүләрем, улым, киленем җибәрделәр, аларның бүләге. Күптәнге хыялымны тормышка ашырырга ярдәм иткәннәре өчен үзләренә Раббыбызның киң рәхмәтләре яусын.

Суфия апаны әнисе Халисә хаҗдан каршы алганда

Суфия апаны әнисе Халисә хаҗдан каршы алганда

Изге җирләрдән алып кайткан тәэсирләрне сүз белән генә аңлатып бирерлек түгел. Әле һаман күңелем белән шул җирләрдә йөрим. Бер баргач, тагын барасы килеп тора.

Үзе авыр, үзе рәхәт анда. Эсселек 60 градуска кадәр җитә. Автобуска утырасың, анда кондиционер эшләп тора. Салкын тию ихтималы зур. Ничек кенә булмасын, бер гамәлне дә кылмыйча калмадык, Аллаһыга шөкер, Үзе кабул итә күрсен.

- Хаҗда Раббыбыздан ниләр сорадыгыз?

- Инәкәем: “Кызым, киң, күп итеп сора. Әгәр әзрәк бир, дип сорасаң, әзрәк була да”, — дигән нәсыйхәт биреп озатты.

Үземә, әниемә, бала-оныкларыма, туганнарыма, садака ияләренә, авылдашларыма, милләтемә хәерле гамәлле, бәрәкәтле тормыш, динебезгә куәт, көч, безгә ныклы иман бир, дип үтендем. Чөнки бөтен илдә начар булып, синдә генә әйбәт була алмый. Барлык кешедә дә яхшы булса, синдә дә әйбәт була.

- Авылдашларыгыз сезне актив кеше буларак тасвирлыйлар. Галидә узган нинди чараларда катнашып киләсез?

- Кайда чакырсалар, шунда барам. Кәүсәрия Шәйхетдинова белән без тыгыз элемтәдә торабыз. Ул – безнең әйдәп баручыбыз бит.

Мәдрәсәдә үткәрелгән һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы оештырган чараларны калдырмаска тырышам.

Әле менә авылыбыз турында китап әзерлибез. Архивларга йөреп, мәгълүматлар туплауда да катнашам.

- Буш вакытларыгызда ниләр белән шөгыльләнәсез?

- Математик булсам да, мәкаләләр дә язгалыйм бит әле мин (елмая).    

Элегрәк чигү чигә, бәйләм бәйли идем. Былтыр намазлык чигү бәйгесендә дә катнаштым. Хәзер инде кул эшләре белән сирәк утырам.

Бәлеш, коймак, гөбәдия кебек татар милли ризыкларын пешерергә яратам.

- Бүгенге көндә тормышыгызны кемнәр, ниләр бизәп, ямьләндереп тора?

- Инәкәемнең исән-сау булуы йөрәгемне җылыта. Аңа бөтен серем сыя, акыллы киңәшләре ярдәм итә. Әнием янында шундый рәхәт! Үзеңне әле һаман баладай хис итәсең.

Кызларым-кияүләрем, улым-киленем, оныкларым – минем терәкләрем, таянычларым, алар тормышымны бизиләр.

Раббыбыз һидәят биреп, дин юлына басуым, Ислам таләпләрен үтәп яшәвем, изге Китабыбыз Коръәни-Кәримне рәхәтләнеп, тәҗвид хөкемнәренә таянып укый алуым – минем өчен иң олуг бәхет булып тора.

Авылдашларым, күршеләремнең кешелекле, ярдәмчел, хәлгә керүчән булулары сөендерә.

Гомумән, Аллаһыга мең шөкер, Ул миңа һәр яктан бәхет бирде.

Балачагым ямьле үтте. Әти-әнием, үзләре дә лаеклы кешеләр булып, безне дә шундый итеп тәрбияләргә тырыштылар.

Әйткәнемчә, ирем, биемем – Гөлминур инәкәй белән бик матур яшәдек. Хәзер дә аларга, туганнарыма чын күңелдән рәхмәт укып, догалар кылып торам. Үзебезнең авылда яшәүче энем Зөфәргә аеруча рәхмәтлемен. Ул – минем дә, инәкәемнең дә ышанычлы терәге.

Гомерем буе яраткан эшемне башкардым. Укучыларымнан бүгенге көндә дә рәхмәт сүзләрен ишетү һөнәремне дөрес сайлап алуыма, хезмәтемнең юкка булмавына инандыра.

Шуларның барысын да миңа биргәне өчен Раббыма мең рәхмәт, мең шөкер.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №3 (40), 2023 ел.

Просмотров: 703

Комментирование запрещено