«Җылак» фильмы Әзһәр Шакировның туган көнендә – 22 февральдә прокатка чыга

жылакӘзһәр Шакировка багышланган «Җылак» фильмы артистның туган көнендә – 22 февральдә прокатка чыга.

«Фильмны Россия китнотеатрларында карап булачак», дип хәбәр итә «Время кино» дирекциясенең матбугат үзәге.

«Җылак» фильмы «Время кино» питчингында катнашкан проектларның берсе буларак, Казан кинотеатрларының берсендә журналистларга күрсәтелде. Фильмны проектның режиссеры һәм сценаристы Алмаз Нургалиев, күренекле артист Әзһәр Шакиров үзе һәм Нәҗибә Ихсанова ролен башкарпган актриса Алия Абдрашитова тәкъдим итте», – диелгән хәбәрдә.

Алга таба фильм «Алтын тәлинкә» кинопремиясе каталогына кертелер дип планлаштырыла.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 693

Комментирование запрещено