Нәүрүз — язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Нәүрүз сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме — ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә Яңа Ярмәк авылы клубында аулак өйгә җыелдык.
Бәйрәм белән котлап, матур теләкләр әйтелде. Кичә барышында яз турында табышмакларга җавап бирелде, язгы сынамышларны, әйтемнәрне искә төшереп үттек.
Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА.
Камышлы районы.
Просмотров: 437