Ә йөрәге һаман яшь, күңелендә көлә яз!

Q1gGQRgxyd0Кичә Яңа Ярмәк авылында гомер итүче Хәлимә Шихаб кызы ГАШИГУЛЛИНА  үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. 90 яшьлеге белән Ярмәк җирлеге идәрәсе исеменнән  тәбрикләп кайттык.

Бөтен авылдашлары исеменнән дә котлау сүзләрен җиткердек. Хәерле озын гомер, нык сәламәтлек теләдек.

10O4cmJDWik-tm2WvUHX9U Wh164IPdtcA IIzJUBNc9YY

Ярмәк авылы җирлеге башлыгы М.Н. ШӘЙХЕТДИНОВ.

* * *

QgWaL9UKojkХөрмәтле әниебез, яраткан, кадерле, йомшак күңелле карт әбиебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбриклибез! 
Әниебез, безнең күз нурыбыз! Гомерләр болай нигә тиз уза икән? Синең дә 90 яшең ишек кага. Син безнең өчен төннәреңне йокламыйча, тәүлекләр буе авыр эштә эшләгәнсең, исәнлегеңне җуйгансың! Син — безне, балаларыңны һәм оныкларыңны, хезмәт сөяргә өйрәтүче. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлылыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаның аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче, без сырхаулап ятканда, күкрәгеңә кысып, «җан җимешем, балам» дип, чын күңелдән борчылучы да син! Таләпчән дә, кирәк чакта кырыс та була белеп, һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып кала белдең. Сиңа тән сихәтлеге, саулык, җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. 
Балаларым бәхетле булсыннар, дип эшләгән изгелекләрең, тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең, шатлык-сөенечләр китерә торган хәер-догаларың өчен чиксез рәхмәтләр сиңа, кадерле әниебез! 
Туган көне бүген әниебезнең -
Туксан ел ул яши дөньяда.
Матур үзе, җыерчыклы йөзе,
Чәчләре чал, ап-ак булса да. 
Җиңел генә узмагандыр
                                              тормыш, 
Моңсу көннәр булган, 
                                   ялгыз төннәр. 
Тик кешеләр синнән 
                                     һәрчакта да 
Өмет сүзен генә ишеттеләр. 
Туган көнең белән сине, әни! 
Елгаларда ташу- ярлар тулган. 
Син тумасаң, без дә булмас
                                                    идек, 
Әле ярый җирдә әни булган. 
Тарсынма әле, әни, бу дөньяны,
Сыкранма әле, әни, авыр дип.
Яшә әле, яшә, озак яшә,
Бер киткәчтен, кайтып 
                                      булмый бит. 
Олы хөрмәт белән кызларың Алсу, Гөлсинә, Рамилә, кияүләрең, оныкларың Альбина, Артур, Тимур, Марта, Алина, Алмаз гаиләләре белән һәм 11 оныкчыгың.
Камышлы районы.

Просмотров: 914

Один комментарий

  1. Юбилее уңаеннан олы хөрмәт күрсәтүегез әниебезне — Хәлимә әбине бик шатландырды. Барлык матур теләкләрегезне дә үзенә җиткердек. Барсы өчен дә Аллаһының рәхмәтләре яусын, авылдашларыбыз, авыл җирлеге вәкилләре, «Самар татарлары» сайты хезмәткәрләре.

    Барыгызга да ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Барыбызга да хәерле озын гомерләр кичерергә язсын.