Судан котылып булмый…

ey12nkWg8ZAҖылы көннәр зур проблемалар алып килделәр

Быелгы язгы ташу илебезнең 36 төбәгенә зур зыян китерде. Россиянең үзәк районнарында язгы ташулар апрель башында ук башланган иде. Көн артыннан көн үтә, ә кар сулары һаман күтәрелә бара. Бүгенге вазгыятькә карап, 2024 елгы ташу соңгы 100 ел эчендә булган ташуларның иң фаҗигалесе булып истә калачак, дип әйтергә була.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, Россиядә ике меңләп торак йортлар, 200ләп күпер һәм урыны-урыны белән 120 автомобиль юллары су астында калган.

Иң авыр хәл Оренбург өлкәсендә. 5 апрель кичендә Урал елгасы ташып чыгып, саклык дамбасын җимергән һәм 250 мең кеше яшәгән Орскины су баскан. Елганың сул ярындагы меңләгән йортлар су астында калгач, халыкны ашыгыч рәвештә эвакуацияли башлыйлар.
Оренбург өлкәсе бәласе беркемне дә битараф калдырмады. Төрле төбәкләрдәге гуманитар ярдәм җыю үзәкләреннән Орскига кием-салым, ашамлыклар, генераторлар, чиста су китерелеп тора. Волонтерлар, бәлага тарган кешеләрне коры җиргә алып чыгу өчен, шәхси көймәләрен алып, Орскига таба юнәлгәннәр.

Самара өлкәсе дә әлеге акциядә актив катнаша. 7 апрельдә, милли-мәдәни берләшмәләр, җәмәгатьчелек һәм Самара халкы инициативасы белән, Халыклар дуслыгы йорты Оренбург өлкәсе халкына гуманитар ярдәм җыю турында игълан итте. Моны өлкә губернаторы Дмитрий Азаров та хуплады. 8 апрель иртәсендә Халыклар дуслыгы йортына машиналар һәм кешеләр килә башлады, чиста су, әйберләр һәм көндәлек кирәк-яраклары белән шыплап тутырылган тартмалар өеме үскәннән-үсә барды. Шул ук көнне кичен Халыклар дуслыгы йорты директоры Игорь Буров җитәкчелегендәге 3 автомашинадан торган колонна Орскига таба юнәлде.

9 апрель иртәсендә су басудан зыян күргән оренбурглылар самаралылар җыеп җибәргән 2,5 тонна чиста су, матраслар, караватлар, кием-салым һәм ашамлыклар кабул иттеләр.
Бүгенге көндә инде Кузбасска да су басу куркынычы яный. Тобол елгасы суы күтәрелү сәбәпле, Курган һәм Төмән өлкәләрендә гадәттән тыш хәл режимы кертергә әзерләнәләр. МЧС елгага якын урнашкан йорт хуҗаларын эвакуацияләнергә чакыра.

Самара өлкәсендә дә 27 авыл җирлегендә 1300дән артык хуҗалык язгы судан зыян күргән. Өлкәбезнең Пестравка, Большая Глушица, Ставрополь, Большая Черниговка, Алексеевка, Елховка һәм Приволжский районнарында су аеруча киң җәелгән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә Константиновка һәм Полудни торак пунктлары белән тран¬спорт элемтәсе өзелгән. Хәзерге вакытта өлкәдә җиде тәбәнәк күпер су астында калган. Олы Кинель елгасында су җыю җайланмалары чүп-чар белән тыгылганлыктан, Отрадный шәһәре халкы эчәр сусыз калган. Өлкәдә югары әзерлек режимы игълан ителгән, барлык хезмәтләр дә тәүлек әйләнәсе эшли.

Губернатор кушуы буенча су басудан зыян күргән авылларда кеше башына 10000 сум компенсация түләячәкләр. Гаризалар социаль яклау идарәләрендә кабул ителә.

Венера ГАЛИМОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 441

Комментирование запрещено