Моннан ай ярым элек озак еллар дәвамында имам булып хезмәт иткән Минсәхи хәзрәт Бәдретдинов вафат булган иде. Төрле фикерләр, тәкъдимнәр булды. Һәм менә инде үткән җомга намазында мәсҗидкә йөрүче мәхәллә халкы бертавыштан, үзара килешеп, имам вазифасын башкаручы Дәүләтшин Фәрит Мингали улын имам итеп сайлап куйды.
Шимбә көнне мөфти Талип хәзрәт Яруллин өйлә намазына килеп, указ шәһәдәтнамәне дә тапшырып, мәхәллә халкына да, яңа имам-хатыйбка да киңәш-нәсыйхатьләр бирде. Уңышлар теләп калабыз сезгә, Фәрит абый!
Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.
Камышлы районы.
Просмотров: 664




