Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында 2026 ел Тукай елы дип игълан ителде

916bcdfc-9bef-4aca-bc0c-53bc04f4b35c-1-620x33024 ноябрь көнне «Корстон» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы барышында Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев киләсе 2026 елны бөек татар шагыйре – Габдулла Тукайга багышларга тәкъдим итте.

«Тукаебызга – 140 ел. Безнең тәкъдимне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Әлеге ел уңаеннан без башка шәхесләргә дә игътибар итәчәкбез, барлык булган юбилярларны да билгеләп, төрле чаралар уздырачакбыз», – дип ассызыклады ул.

Милли шура әгъзалары әлеге  тәкъдимне  бертавыштан хуплады.

tatar-congress.org

Просмотров: 388

Комментирование запрещено