Аллаһы рәхмәтенә багышланган хезмәт юлы…

lu_mHmueLSARaYTKmC57L0J6xllq-mdqtY1Oh1wjAoGsV2D7ZZsVe7iShGpXSsT4DSEsK5pcY_46kEeesuy9VAesКамышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим 50 яшен билгеләп үтә.

Кеше гомере бик-бик кыска булуын яшьлегебездә ишетеп кенә белгән булсак, олыгайган саен бу хакыйкатьне көзгедән дә күреп, тирәнрәк аңлый башлыйбыз — гомеребез кино кадрлары кебек тиз-тиз үтеп бара, ләбаса… Өч көнлек дөнья, биллаһи…

Туксанынчы елларда “Бердәмлек” газетасында хәбәрче булып эшли башлаган мине баш мөхәрриребез Рәфгать абый Әһлиуллин туган авылыма “командировка”га җибәрде.

Шул командировкада таныштык та инде без 19 яшьлек Рамил мулла белән. Әле мыегы да чыгып өлгермәгән егет Иске Ярмәк мәчетенә йөрүче бабайлар белән уртак тел таба алырмы икән, ай-һай, кыен булыр, Габдулла хәзрәт дигән исем алуы да олырак булып күренергә теләүдәндер, дип уйлап куйган идем шунда. Мәчет янындагы бер йорт капкасы төбендәге эскәмиядә бик озак сөйләшеп утырганыбызны хәтерлим. Аерылышканда өстәге фикерләрнең эзе дә калмаган иде инде. Әле бала гына булса да, тирән фикер йөртә иде егет. Бүген дә ул минем өчен абруйлы имам булып, җае чыкканда аралашып торабыз.

Мәктәптә укыганда ук Рамил Кәримов “Камышлы хәбәрләре”, “Бердәмлек” газеталары белән хезмәттәшлек итеп, редакцияләргә кызыклы кыска хикәяләр, мәзәкләр язып тора иде. Һичшиксез, аңарда милли мәдәниятебезне сөю тойгысы, язучы булырлык сәләте бар.

Мәкаләне газетабызның 47нче саннда укыгыз.

 Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 488

Комментирование запрещено