2026нчы ел мөбарәк, игелекле булсын!

Шакуров2Газиз милләттәшләр, кадерле дуслар!

2025 елга йомгак ясап, ирешкән уңышларыбызга сөенеп, кайбер югалтуларга күңелсезләнеп, 2026 елга максатлар билгеләү вакыты җитте.

Махсус хәрби операция чорында илебезнең бәйсезлеге һәм тынычлыгы өчен көрәшкәндә без илкүләм җитәкчебез В.В. Путин һәм ватаныбызны саклаучылар янында бердәм булдык. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, һәрвакыт ныклык һәм мәрхәмәтлек үрнәге күрсәтергә омтылабыз.

Ел буена Самар өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте милләттәшләребезнең шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашты. Халыкны берләштерүгә юнәлдерелгән чаралар узды, уй-ниятләр тормышка ашты. Милләт киләчәге өчен тырышып хезмәт куйган барлык кешеләргә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм.

2025 ел вакыйгаларга бай булды. Өлкәбездә нәшер ителә торган «Бердәмлек» татар газетасы үзенең 35 еллыгын,  «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле 55 еллыгын билгеләп үтте. Өлкә матбугат мәйданы киңәйде, «Россия татарлары» дигән федераль журнал чыга башлады. Россиядә татар җәмгыяте оешмалары булмаган төбәк юк диярлек. Федераль журнал — башка төбәкләрдәге эшчәнлек тәҗрибәсен, уңышларны һәм практикаларны уртаклашу, төрле җәмгыятьләр арасындагы элемтәләрне ныгыту, җәмгыять алдында торган мәсьәләләрне уртак юллар белән хәл итү мөмкинлеге.

2026 елда Камышлы районы торгызылганына 35 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бу уңайдан матур, истәлекле чаралар узачагына өметләнәм.

Яңа елда да бердәм булып, куйган бурычларыбызны һәм планнарыбызны тормышка ашыруда уңышларга ирешербез, дип ышанам.

Бәйрәм белән иң җылы котлауларымны кабул итегез. 2026нче ел мөбарәк, игелекле булсын. Безгә саулык‑сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, теләктәшлек алып килсен. Барчабызга мул тормыш һәм тыныч көннәр телим.

И.Г.ШӘКҮРОВ, Самар шәһәренең Иҗтимагый палата әгъзасы, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, «Самар татарлары», «Россия татарлары» журналларын һәм samtatnews.ru мәгълүмат медиа-порталын оештыручы.

Просмотров: 312

Комментирование запрещено