Сезне — танылган җәмәгать эшлеклесен, халкыбыз өчен янып-көеп яшәүче милләтпарвәрне һәм меценатны — юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Сезнең хезмәтегез — милләтебезнең рухи һәм тәрбияви байлыгын саклауда, яшь буынга үтемле үрнәк булуда зур әһәмияткә ия. Сез һәрвакыт ярдәм кулын сузучы, мохитне яхшыртуга омтылган шәхес буларак хөрмәткә лаек. Сезнең эшчәнлегегез һәм изге ниятләрегез җәмгыятебездәге ышанычны һәм өметне ныгыта.
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм якыннарыгыз белән җылы, тыныч тормыш телим. Көннәрегез шатлыкка һәм уңышларга тулы булсын, һәр яңа башлангычыгыз биек үрләр яуласын. Илһам һәм энергия сезгә һәрвакыт юлдаш булсын!
И.Г.Шәкүров, Самар шәһәренең Иҗтимагый палата әгъзасы,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,
Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.
Просмотров: 2249




Рифкать әфәнде, Яңа еллар белән сезне, туган кенегез белән!!! Исәннек, байлык, таза тормыш телим. Маннанов Марсның әнисе Сария.